События

Фәрит Мөхәммәтшин Арчада семинар-киңәшмәдә катнашты 19.11.2017

Фәрит Мөхәммәтшин Арчада семинар-киңәшмәдә катнашты

17 ноябрьдә Арчада халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар башта “Түгәрәк өстәл” артында авылларны саклап калу, халыкның активлыгын арттыру юллары, проблемалар турында сөйләштеләр.

Пленар өлешендә кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча бурычлар куйдылар.

И.Фәттахов фотолары






http://arskmedia.ru/2017/11/17/farit-m-hammatshin-archada-seminar-ki-ashmada-katnashtyi-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение