События

Арча районыннан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды 17.11.2017

Арча районыннан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды

Дан һәм хөрмәт аларга!

2017 елның 3 августыннан 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы” дигән конкурс үткәрде. Аның максаты иген уңышын җыйнап алуда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып–җыю техникасының җитештерүчәнлеген арттыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү иде. Конкурста ашлык суктыру комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләүче 1000ләп механизатор катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 200 комбайнчыга 100әр мең сум акчалата бүләк бирергә тәкъдим иткән иде. 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов кыр батырларына менә шул бүләкләрне тапшырды.

Безнең районнан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды. “Тукай” ширкәтеннән Рәдиф Сәфәров, “Вектор–410” комбайнында 1794 тонна ашлык суктырып, беренче төркем комбайнчылар арасында республикада иң югары нәтиҗәгә иреште.

Җиңүчеләр арасында безнең районнан тагын “Ак барс” агрокомплексы”ннан Ренат Котдусов, “Кырлай” ширкәтеннән Нияз Сибаев, Раил Гомәров, “Курса МТСы”ннан Фәнис Хөснетдинов, “Тукай” ширкәтеннән Рамил Фәттахов, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗев, “Игенче” ширкәтеннән Хәлим Вилданов, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтеннән Хәйдәр Хәсәнов, Илдус Саттаров бар.

Ильяс Сәхәпов    Автор фотосы


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение