События

Арчаның 11 нче балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” узды 21.11.2017

Арчаның 11 нче балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” узды

Узган атна безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның әти- әниләре өчен дә “Балалар китабы атналыгы” булып күңелләргә кереп калды. Атналык барышында күп төрле эшләр башкарылды . Һәр үткәрелгән чараның максаты нәниләргә китапка карата кече яшьтән мәхәббәт, хөрмәт , кызыксыну уяту иде.Бу оештырылган чараларга барлык группалар да бик ныклап әзерләнделәр,әти- әниләрдә үзләренең актив эшчәнлеген күрсәттеләр.

Бакчабыз бүлмәләрен рус халкының балалар язучысы А.Барто иҗатына , 2017 елның юбиляр язучыларына , рус һәм татар халык әкиятләренә карата күргәзмәләр бизәде. “Әкияттә- кунакта”, “Китап каян килеп чыккан?” дигән тематик шөгыльләр узды. Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр әти- әниләр белән берлектә “Рус һәм татар халык әкиятләре” дигән темага кечкенә китапчыклар ясадылар.Барлык группалар да таушалган китапларны ремонтлау эшләре оештырылды, китапларны саклау тоту кагыйдәләре аңлатылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары С.Маршакның “Аңгыра тычкан баласы”әкиятен сәхнәләштерделәр,үзләреннән кечкенәрәк тәрбияләнүчеләргә китапка карата сак караш тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Шулай ук “ Бу дөнья нинди матур!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенә дә балалар бик ныклап хәзерләнгәннәр иде. Шау –гөр килеп үзган атналыкның йомгагы Арча шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәдән килгән кунаклар Капралова Любовь Викторовна һәм Ибәтуллина Нелля Викторовналар белән берлектә узган “ Әкияттә кунакта” кичәсе белән тәмамланды. Балалар кунакларга эчтәлекле бәйрәм кичәсе күрсәтсәләр, кунаклар әкият геройлары ролендә балаларның китаплар турында белемнәрен тикшерделәр: төрле викториналар үткәрделәр,у еннар оештырдылар. Уртанчылар төркеменең кунакларга бүләге “Шалкан “әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар да, кунаклар оештырылган чарадан бик канәгать калдылар , киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр. Кече яшьтән үк кулына китап алып карарга ,ә соңрак анда язылганнарны күңеле аша аны үткәреп укырга, начарлыкны яхшылыктан аерырга өйрәнеп үскән балалар безнең киләчәк тормышыбызга ышанычлы алмаш булыр дип ышанып калабыз.

Арча шәһәренең “Гомуми үсеш бирү төрендәге 11 нче номерлы балалар бакчасы”ның методисты Абдуллина Дилә Вансит кызы.             

Автор фотосы

http://arskmedia.ru/2017/11/21/archanyi-11-nche-balalar-bakchasyinda-balalar-kitabyi-atnalyigyi-uzdy...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение