![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча Мәдәният йортының иҗат коллективы Халыкара фестиваль–конкурстан уңышлар яулап кайтты
18-19 ноябрьдә Екатеринбургта милли мәдәниятнең I нче Халыкара фестиваль–конкурсы узды. Татарстан данын яклап анда Арча Мәдәният йорты иҗади коллективы катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) “Инструменталь башкару.
Ансамбль” һәм Вагыйз Әһлиуллин “Инструменталь башкару. Солист” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат, Валентина Вәлиуллина «Халык вокалы. Солист” номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булып танылды һәм дипломнар. фестиваль-конкурсның истәлек кубоклары белән бүләкләнде.