События

Арчада “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт узды 25.11.2017

Арчада “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт узды

Кем ничектер, тик мин Арча һәвәскәрләре, үзешчәннәре катнашындагы концертны карарга яратам. Үзебезнекеләрнең чыгышы ничә карасаң да ялыктырмый. 22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортындагы ике сәгатьлек концерт та шулкадәр тиз узгандай булды, карап туеп та булмады.

Район үзешчәннәренең “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт ел дәвамында районда үткәрелгән мәдәни чараларга хисап тотуга тартым да, быелгы-киләсе елгы кышкы-язгы чорга планнар да кебек булды.

Үзе фильм сыман, үзе концерт. Алып баручылар Айван кызы Эльза Минашаева (сүз уңаеннан, районда тагын бер алып баручы үсә икән!) белән Яңа Кенәр егете, “Татар радиосы” ди-джее Рамил Шәрәфиев ел башыннан үткән истәлекле дата, чараларга бераз гына аңлатма бирә дә, сәхнәдәге экраннан бер-бер артлы шул чарага бәйле видеороликлар, кадрлар уза.

Бу концертта район сәхнә осталары чыгышының чиреге генә күрсәтелгәндер, чөнки ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районыбызда һәм авылларда 11271 бәйрәм чарасы узган. Бу исемлеккә Арчада йортлар, район җирлегендә чишмәләр ачу кебек бәйрәм чаралары да керә. Никадәр хезмәт, көч түгелгән! Тамашачыга сәхнәдәге матурлык кына күренсә, артында чутсыз башкарылган эш, нерв киеренкелеге ята бит.

Бүгенге “Елъязма битләреннән…”дә тәкъдим ителгән чаралар районда һәркем күреп бетерә алмаган чаралар иде, — ди оештыручылар. — Мәсәлән, районның бер авылындагы чишмә ачуга барлык теләгән кеше дә килеп бетә алмый. Киләчәк буын өчен, сәнгатькә генә түгел, спортка тартылучы балаларга да районда бөтен шартлар тудырылган, бары осталыгыңны эшкә җигеп, көчеңне кызганмыйча хезмәт кенә ит. Талантлы балаларыбыз җитәрлек”.

Һәркем күреп бетерә алмый калган чаралардан Арча үзәк стадионында кышкы каникул чорында балалар өчен оештырылган “ТатАрча кар бабайда кунакта”, авыл җирлекләре арасында узган концертлар, районның барлык тармагыннан алдынгы хезмәткәрләрне зурлау, башта авылларда узып, аннан Арчада тәмамланган гаилә бәйрәме, Арча якташлык җәмгыяте очрашуы, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләре җыены кунакларының безгә килүе, райондашларыбызның чит өлкәдә яшәүче милләттәшләребезгә Сабантуйлар уздыруда мәдәни ярдәмнәре, мәчет, мәдәният учаклары, йорт, чишмә ачылу, Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музее ишегалдында ел әйләнәсе узучы интерактив уеннар, мәдәният-сәнгать өлкәсендә кайнап яшәүче балалардан алып, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренең халыкара бәйгеләрдән дәрәҗәләр яулап кайтулары, тагын әллә никадәр хезмәтләре турында сөйләнде.

Арчаның үзендә генә дә, авылларны санамыйча, районда узган төрле чараларда катнашучы 300дән артык үзешчән бар икән! Алар чыгышлары өчен түләү дә сорамый, әллә ниләр таләп тә итми, һәм кайчан сорасаң, шундук килеп җитеп  чыгышлары белән сөендерүче фидакарьләр. Бүгенге бәйрәмдә район мәдәният идарәсе тарафыннан шуларның берничәсе — 2017 елда иң актив булганнары бүләкләнде. Менә алар: районда үткәрелгән барлык чараларның иң актив катнашучысы — Фәрхат Зыятов, Яңа Кенәрдә үзешчән сәнгатьне барлап, оештырып торучы Диләрә Иванова, ярминкә, урам концертларының алыштыргысыз җырчысы Фирдүс Ганиев, арчаларны матур җырлары белән рухландырып торучы Фәнил Миннекәев, Арча станциясендәге күп функцияле үзәкнең үзешчән җырчысы Алсу Фәйзрахманова, Иске Кишет “сандугачы” Рәнис Хәйруллин, республикада узган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә ипи-тоз чыгаручы 30 кызның берсе Илнара Гыйльметдинова, районыбызның кабатланмас тавышлы актив, яшь, талантлы җырчысы Инсаф Гаптелбәров, республика, район конкурсларының актив катнашучысы, иң яшь талантларның берсе Диана Алмаева.

Бәйрәмдә “Арча” радиосының хит-парад һәм arskmedia.ru сайтында узган “Сайт гүзәле” фотоконкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнде.

Алда — елның тагын бер ае бар. Ул ай инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлеге чикләнгәнннәр өчен тәкъдим ителәчәк тамашаларга, Яңа ел бәйрәменә әзерләнү мәшәкатьләренә һәм чыршы бәйрәмнәренә бай булачак. Киләсе ел башында балаларны үзәк стадионда янә “ТатАрча кар бабай” кунакка көтеп кала. Димәк, елъязма китабына яңа битләр өстәләчәк…

Розалия Зиннәтова    Автор фотолары







http://arskmedia.ru/2017/11/23/archada-elyazma-bitlarennan-dip-ataluchyi-kino-kontsert-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение