Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе узды
Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе булды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. 24 районнан 38 кыз килгән иде. Икенче турга 11 гүзәл үтте. Беренче урынны Түбән Камадан Ләйсән Әхмәтҗанова алды һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.
Арча районыннан ике гүзәл көч сынашты. Алар – Арча агросәнәгать көллиятеннән Алинә Сафина һәм Арча педагогика көллиятеннән Ләйсән Мусина. Икесе дә бик матур чыгыш ясады. Ләйсән ахыр чиктә иң күп балл җыйды. Әмма бәйге көллиятнең үзендә үткәнгә, Ләйсән конкурстан тыш кына катнашты. Шулай да бүләксез калмады. Жюри рәисе Бөтендөнья татар хатын–кызлары форумы бюросы рәисе, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова аңа Бөтендөнья татар хатын–кызлары форумы исеменнән бүләк итеп планшет тапшырды.
Г.Зәкиева фото-видеолары
http://arskmedia.ru/2017/11/24/archa-pedagogika-k-lliyatenda-tatar-kyizyi-2017-respublika-baygese-uz...