События

Арчада мөнәҗәтләр кичәсе узды 24.11.2017

Арчада мөнәҗәтләр кичәсе узды

Район үзәк китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлекчәсенең чираттагы очрашуында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.

Үзенә бертөрле җылы мохиттә үтте ул. Уку залы шыгрым тулы иде. Каршыга, ярым түгәрәк ясап, мөнәҗәт укучылар утырган. Аларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән яктылык сирпелеп тора. Китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова кичәләрне эчтәлекле, матур итеп үткәрә белә. Ул үзе дә мөнәҗәтләр кичәсенә зәвыклы итеп киенеп куйган. Тавышы да йомшак, йөрәктән чыга.

Мөнәҗәт укучыларның берсе – заманында китапханәләләр системасында эшләгән Әлфия Рәхимова, пенсиягә чыккач та халыкны агарту эшен дәвам итте. Арча станциясе мәдрәсәсендә дини белем бирә. Әлфия апаны коръән ашларында йомшак вә көйле тавыш белән дога, мөнәҗәтләр укыганын яратып тыңлыйбыз, мәгънәле һәм гыйбрәтле вәгазьләрен дә көтеп алабыз, ул бервакытта да кешене ялыктырмас. Бу юлы Әлфия апа Аллаһы Тәгаләне зурлап, Коръән аятьләренә нигезләнеп язылган мөнәҗәтләр укыды.

Шушмабаштан килгән Нурания Габдрахманова шулай ук авылда дини гыйлем дәресләре алып бара.

– Бүген җомга көн – Ислам дөньясында иң бөек көн, – дип сөйләде ул. – Җомганы зурлаганнар җәннәткә эләгер, ди.

Нурания ханым мөнәҗәтләр көйләгәннән соң, сүзне Арча станциясендә яшәүче Нурфия Шәйхиева алды.

– Салават әйтик, дуслар, – дип башлады ул сүзен.

Сәхнә ветераны Нурфия Шәйхиева рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган мөнәҗәтне көйләде.

– Мөнәҗәтләрне төркемнәргә бүлеп йөртәләр. Дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала һәм Коръәндә күп тапкырлар макталган сыйфат – сабырлык, яшәү һәм үлем турындагы мөнәҗәтләр алар, – дип сөйләде кичәне алып баручы Әлфия Галимова. – Туган ил турындагы мөнәҗәтләрне туган җирне сагынып, юксынып язылган әсәрләр тәшкил итә. Ә хәзер Арчадан сәхнә ветераны  Хәсибә Гатауллина “Туган ил исемнән китмәс” дигән мөнәҗәт укыр.

Ана кичерешләре, аның тирән, сагыну хисләре белән сугарылган мөнәҗәтләрне Арча станциясе мәдрәсәсе мөгаллимәсе Нурхадә Хәнәфиева көйләде.

Китапханә ветераны, Шәрык бистәсе мәчете мөгаллимәсе Мәрьям Кашапова сабырлык турында мөнәҗәт укыды.

Мөнәҗәт укучылар арасында район мөхтәсибәтенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рая ханым Фәтхуллина да бар иде. Ул сугыш темасына, толлар, әтисез үскән балачагы турында мөнәҗәтләр көйләде.

– Мөнәҗәтләр сагыштан, сагынудан, моңаюдан килеп чыга, – дип сөйләде ул. – Мин үзем дә мөнәҗәтләр язгалыйм. Иптәшем вафат булгач, шулай урамда йөрим, сагынудан телгә сагышлы сүзләр килә. Менә шулай туа ул мөнәҗәтләр.

Мондый җылы очрашуны оештыручыларга, мөнәҗәт укучыларга бик зур рәхмәт. Мөнәҗәтләрне, аларны көйләүчеләрне тыңлаганда халыкның хикмәтле философ, нечкә күңелле шагыйрь булуына, аларның тәрбияви көченә хәйран каласың.

Эчләрем тулы зарым, җиһанга салсаң барын,

Җиһанны көйдерер иде, менә шундый хәлдә җаным…

Румия Надршина      Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2017/11/24/archada-m-na-atlar-kichase-uzdyi-foto-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение