События

Казанбаш мәктәбе ярты гасырдан соң 01.09.2015

Казанбаш мәктәбе ярты гасырдан соң

Белем көнендә Казанбаш мәктәбе укучылары мәктәпкә аяк баскач танымый торганнардыр, мөгаен. 1967 елда ишекләрен ачкан мәктәп быел өр–яңа сулыш кичереп, яңартылып, укучыларын кабул итте.

Мәктәпнең түбәсен 2014 елның декабрь аеннан алмаштыра башлаганнар. Һәм менә шул айлар эчендә куелган тырыш хезмәт аны яңартып бүгенге укучылары белән очраштырды. Заманча искиткеч төзекләндерү уздырылган, бөтен мәктәпкә бер генә керү–чыгу юлы калдырылып (аңарчы берничә бина булган), ашханәгә дә урамга чыкмыйча гына керә торган матур мәктәпне элеккеге укучылары күрсә, танымас та сыман. Элеккеге мәктәпнең эзе дә калмаган. “Арча КСМы” ширкәте ясаган төзекләндерү 18 млн. сум тәшкил итә. “Безнең оешма быел 5 мәктәпне төзекләндереп тапшырды. Казанбаш мәктәбенә килгәндә, укуга комачаулык китергәнбездер, чөнки уку елы уртасыннан тотынылды бит. Ләкин коллектив тарафыннан ризасызлык та сизелмәде. Мәктәп коллективына, авыл халкына зур рәхмәт. Бергәләп эшләмәсәк, башкарып чыга алмаган булыр идек”, – ди ширкәтнең прорабы Азат Җәләлетдинов.

Гадәттә, бездә ремонт булды, дигән сылтау белән бакчага игътибар аз бирелә. Ә биредә бөтенләй башка күренеш: мәктәпнең капка төбендә үк күз явын алырлык чәчәк диңгезе каршы ала. Яшелчәләр дә түтәл–түтәл утыра, күбесен инде җыеп алырга да өлгергәннәр. “Укытучылар төзелеш белән җәй буе ял күрмәде, — ди директор Рамил Мөхәммәдиев. — Тик нәтиҗәсе бик рәхәт”. Укытучылар исә директорны мактый, “Җитәкчебезнең тырышлыг белән шулкадәр эш башкарылды, аңа рәхмәт”, — диләр.

Казанбаш мәктәбенә 1964 елда нигез салынып, 1967 елда мәктәп тәүге укучыларын кабул иткән. Белем көнендә төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылган мәктәпне ачу тантанасында мәктәпкә шул елда беренче сыйныфка укырга кергән беренче чыгарылыш укучысы Газинур Гарипов балаларны Белем көне белән котлап, беренче сыйныф укучысына символик ачкыч тапшырды. 

Тантанага кунаклар күп килгән иде. Һәммәсе бүләк белән. Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина мәктәпкә кирәкле җиһаз алу өчен 50 мең сумлык сертификат бүләк итте. “Хөрмәтле укучылар, укытучылар, сезнең укуда, спортта ирешкән нәтиҗәләрегез өчен бүләк бу мәктәп”, — дип уңышлар теләп яңа уку елына озатты һәм беренче сыйныфка керүче балаларга район башкарма комитеты җитәкчесенең котлау хатын тапшырды.

Яңа сулыш өрелгән мәктәптә барысы да яңа — тирә–якны әйләндереп алган коймалары да. Коймаларны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәме белән төзегәннәр.

Мәктәпкә 48 ел. 70–80 елларда тирә–яктагы 15 авылга бер урта мәктәп булып, икешәр смена (бер сыйныфта 30га якын укучы) укытканнар. Ул еллардагы укучыларын сыендырган интернат хәзер мәктәпнең склады булып хезмәт итә. Казанбаш мәктәбе быел районда укыту, тәрбия эшләре буенча төп мәктәпләр арасында 1 урынга лаек булды. Киләчәктә якты мәктәп диварлары аларга шушы югарылыкны сакларга тагын да күбрәк көч бирер әле.

Заманында ничаклы баланы үз кочагына сыендырган мәктәптә быел 69 укучы укыячак, аларга 14 укытучы белем бирә. Үзвакытында 30ар балага хезмәт иткән сыйныфларны төзекләндерү барышында икегә бүлеп, икешәр сыйныф бүлмәсе ясаганнар. Шунлыктан, бүлмәләр күп, урын иркен, балалар бакчасына да урын калган. Төзекләндерү бәхете шулай итеп бакчага да елмайган. Аларга Арча урман хуҗалыгы ишегалдына уен мәйданчыгы бүләк иткән. Бакчага 20 бала йөри. Киләсе елларда да балаларның саны кимү күзәтелми икән. Димәк, киләчәкккә өмет бар, бакча да, мәктәп тә балалар авазыннан гөрләп торыр.

Розалия Зиннәтова

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение