События

Син аңа Әни диячәксең 29.11.2017

Син аңа Әни диячәксең

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

– Ул дөньяга мин ник киләм?

– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

– Ә мин аны ничек аңлармын соң?

– Ул сине үз теленә өйрәтер.

– Фәрештәмнең исеме ничек була?

– Син аңа әни диячәксең.

Узган якшәмбе менә шушы фәрештәгә тиң әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне чәчәк кибетләре ишеге ябылып тормады. Яшь кенә бер кыз баланың сатучы белән сөйләшеп торуына колак салдым. “Миңа чәчәкләрнең иң-иң матурларын бирегез, зинһар. Алар минем әниемә”, – диде ул. Йөзендә елмаю балкый, күзләре яна… Үземнең балаларым бер кочак чәчәк бәйләме алып кулыма тоттыргач, ничек куанганымны күз алдына китерәсезме? Барлык балалар да шундый булсын, әниләрен күркәм гамәлләре белән куандырып торсын иде. Алар өчен кечкенә генә куаныч та чиксез дәрьяга тиң.

Чәчтән генә сыйпасаң да, югала бөтен хәсрәт.

Барысы, барысы өчен, әнкәй, сиңа зур рәхмәт.

Арча сәнгать мәктәбендә әниләр көне уңаеннан үткән бәйрәмне Расих Галимҗанов әнә шундый юлларны эченә алган җыр белән башлап җибәрде. Ә хезмәттәшебез Рәмзия Гарифуллинаның алты яшьлек кызы Рәфинә башкарган “Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры өлкәннәрне үзләренең ерак балачакларына алып кайтты. “Кояш, кояш, мәңге балкый, мәңге нур сибә, кояш гомере телим мин, әнием сиңа”.

– Кечкенәдән биш бала табам дип хыялланган идем. Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килде, күрәсең. Өч кызыбыз, ике улыбыз бар. Үзем лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Анда да балаларны үземнеке кебек яраттым, – диде Арчадан биш бала анасы Лилия Мөбарәкова. – Һәрберсе үз бәхетләре белән туа, диләр. Дөрес икән. Олысы кияүдә инде. Ике оныгым бар. Кечкенәсен 41 яшьтә тапкан идем. Анысы да мәктәптә укый. Ярый алып кайтканмын дип сөенеп бетә алмыйм.

Сарай–Чокырчадан Илһамия Хөснетдинова да биш бала анасы. Ире Фәнис “Курса МТСы” ширкәтендә алдынгы комбайнчы.

– Быел республика күләмендәге ярышта җиңеп, 100 мең сум грант отты, район башлыгы премиясенә лаек булды, – ди Илһамия балаларының атасы белән горурланып. – Терлекләр асрыйбыз. Алты баш эре терлегебез генә бар. Ике сыер тота идек, аларның санын да дүрткә җиткерергә планлаштырабыз. Хуҗалык печәнен, саламын, ашлыгын бирә. Менә тагын 35 мең сумлык ашлык алырга өметләнәбез. Үзем хуҗалыкта склад мөдире булып эшлим. Кыш көне өйдә торам. Тырышсаң, балалар тәрбияләүнең кыенлыгы юк. Алар гаиләгә бәхет өстенә бәхет кенә өсти.

Апайкина–Гарь авылыннан Лилия Шакирова, Мөндештән Гүзәл Исмәгыйлева, Түбән Мәтәскәдән Гөлнур Шәйхуллина гаиләләренә дә нур өстенә нур өстәп быел сабыйлар дөньяга килгән. Бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов әлеге әниләргә “Ана капиталы” алу өчен сертификат тапшырды. Ул шулай ук барлык аналарны бәйрәм белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. “Сөембикә гөлләре”, “Ариэль” бию коллективлары, “Мизгел” вокаль ансамбле, Рәсим Низамиев, Валентина Вәлиуллина, Инсаф Гаптелбәров, Диләрә Хәйдәрҗанова, Рилә Абдрахманова, Алинә Шиһабиева, Эльвина Сәләхетдинова, Артур Хафизов, Люзия Латыйпова башкарган җырлар иң изге затларга – аналарга бәйрәм бүләге булып яңгырады.

Гөлсинә Зәкиева                 Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2017/11/29/sin-a-a-ani-diyachakse/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение