События

Бүген, 2 нче декабрь көнне, Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2020

Бүген, 2 нче декабрь көнне, Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!

Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертәсез. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
Сезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар, хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! 

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение