События

Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды 05.12.2017

Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды

“Рафис Тимерханович мәгарифнең нәрсә икәнен аңлый, шуңа күрә без аның Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүе турындагы хәбәрне сөенеп, әмма дулкынлану белән кабул иттек”, — дип белдерде Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Эльмира Сафина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

4 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1978 елда аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган булган.

Рафис Борһанов тумышы белән Мөслим районыннан булса да, Арча мәктәбенә укый. “Рафис Тимерхановичның әтисе партия эшчесе булган. Мактаулы эшчеләр бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Әтисе монда Башкарма комитет рәисе булып эшләде. Аннары әти-әниләре Казанга бераз иртәрәк күченеп китте, ә ул 1978 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казанга юл тотты. Анда Казан авыл хуҗалыгы институтында механика факультетына укырга кергән”, — дип сөйләде мәктәп директоры.

Эльмира Сафина, мәктәпне тәмамлагач та бүгенгәчә Рафис Борһановның мәктәп белән элемтәсе беркайчан өзелмәвен билгеләп узды. “Нинди генә вазифада булса да, бу мәктәпкә һәрвакыт килеп тора. Күп кенә чаралар оештырды, ветеран укытучыларның хәл-әхвәлләрен белешеп, һәрвакыт ярдәм итте. Мәктәпкә спорт җиһазлары, спорт формалары белән дә тәэмин итте. Мәктәбебездә парламент дәресләре дә уздырганы булды аның. Шундый дәресләрнең соңгысы 2014 елда үткән иде. Ә быел исә, соңгы тапкыр әле сентябрь аенда гына кайтты мәктәпкә. Кыскасы, безнең белән даими элемтәдә. Сыйныфташлары белән дә элемтәсе өзелми. Ул үз мәктәбе турында горурланып сөйли, теләсә нинди чарага теләп кайта. Укытучыларына карата да тирән ихтирамлы”, — дип бәяләде аны мәктәп директоры.

Эльмира Сафина Арчаның 1 нче мәктәбеннән чыккан күренекле шәхесләр бер ул гына түгеллеген әйтте. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева да шушы мәктәпне тәмамлаган. Әлеге шәхесләр турында мәгълүмат “Мәктәп горурлыгы” исемле Мактау китабына тупланган.

“Рафис Тимерханович мәгарифнең нәрсә икәнен аңлый, ул Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы булып та эшләде, шуңа күрә мәгариф тармагы аңа ят түгел. Без бу хәбәрне сөенеп кабул иттек. Берникадәр дулкынлану да бар анысы, бу безгә хәзер тагын да зуррак җаваплылык өсти”, — дип белдерде мәктәп директоры Эльмира Сафина.

http://maydan.tatar/megarif-hem-fen-ministry-vazifalaryn-bashkaruchy-rafis-borhanov-uze-ukygan-archa-mektebe-belen-hervakyt-elemtede-buldy-direktor/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение