События

Курса–Почмак терлекчелек фермасы республика бәйгесендә җиңде 05.12.2017

Курса–Почмак терлекчелек фермасы республика бәйгесендә җиңде

Сентябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә республика бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгедә безнең районнан Курса–Почмак терлекчелек фермасы да (“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте) катнашты һәм беренче урынны яулады.

Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән Рәхмәт хаты, профсоюз оешмасына диплом, фермага радиоалгыч тапшырылды.


http://arskmedia.ru/2017/12/05/kursa-pochmak-terlekchelek-fermasyi-respublika-baygesenda-i-de/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение