События

Арча фермерлары 07.12.2017

Арча фермерлары

Районның беренче фермерларыннан булган Камил Фатыйхов бүген инде көлке тоелган бер вакыйга турында сөйләде. Колхоз рәислегеннән китеп аерым хуҗалык төзергә тотынган иде ул.

– Эшләп йөрим шулай, танышларым очраганда нәрсә белән мәшгуль булуым турында сорыйлар. Фермер мин дип әйтергә оялам бит. Ул вакытта кимсетүле сүз кебек иде, бүген инде менә күпме кеше “Мин – фермер!” – дип күкрәк сугып әйтә ала.

Әйе, дәүләт бүген махсус программалар белән авылның булдыклы кешеләренә фермалар төзергә, терлек алырга, яшелчә үстерергә һ.б. ярдәм итә. 1 декабрьдә район фермерлары белән үткәрелгән семинар–киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең баш хисапчысы Рәшит Мифтахов безнең районда 61 фермер хуҗалыгы исәптә торуын, аларның быел 9 айда 42 млн. сум субсидия алуын әйтте.

Районда эшмәкәрлек белән иң беренчеләрдән булып шөгыльләнә башлаган Исхак Минхәиров та шәхси эшмәкәрләргә 1993 елдан бирле соңгы еллардагы кебек ярдәм күрсәтелгәне юк иде дип әйтте.

Айван авылында яшәүче Нафил Гатауллин дәүләт программасы ярдәмендә сугару системасы алып бәрәңге , яшелчә үстерә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин район фермерларының эшчәнлегенә анализ ясады.

Алтмыштан артык фермер хуҗалыгы, 37 гаилә фермасы сөтчелек, итчелек, атчылык, кошчылык, сарыкчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Быел 10 айда алар 336 млн. сумлык продукция җитештергәннәр, 27097 тонна ашлык җыеп алганнар. 9 крестьян–фермер хуҗалыгы бәрәңге үстерә. Кибет, базарларда үзебездә үскән помидор, кыяр, кәбестә, башка яшелчәне сатып алып була.

Районның крестьян–фермер хуҗалыкларында 5982 баш мөгезле эре терлек, 1125 баш кәҗә һәм сарык, 123 баш ат бар.

– Конкурста отып акча алу гына түгел, үзеңә йөкләнгән бурычларны үтәп, торакларны терлекләр белән тутырырга һәм каралганча эш урыннары булдырырга кирәк, – диде Марат Абдуллин.

Республикада шартларны үтәмәгән кешеләрдән акчаларны кире алу мисаллары да бар.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов фермерлар карамагындагы техникага карата таләпләрнең бер булуын, вакытында исәпкә куеп, техник карау үткәрергә кирәклеген аңлатты.

Район ветеринария идарәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов терлек авыруларын булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Шәхси эшмәкәрләр читтән терлек алып кайтканда аеруча сак булырга тиешләр. Куркыныч авырулар ерак түгел, янәшә  республикаларда да килеп чыкты. Тиешле документлары булмаган терлекне алмаска, алып кайткан малны ветеринария белгечләренә күрсәтергә!

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә киңәшләрен бирде, таләпләрне искә төшерде.

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар Көтек авылында Дамир Шакирҗанов, Мөндеш авылында Хәлим Гарипов хуҗалыкларында булдылар. Дамир Шакирҗанов районда беренче булып гаилә фермасы төзегән кеше. Колхоздан калган элекке торакларны торгызып эшли башлаганнар иде. Хуҗалык гел үсештә, яңа торак та төзеделәр. 140 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, 70 сыерлары бар. Быел 10 айда 300 тонна сөт җитештерделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов фермерлар белән очрашуның файдалы булуын әйтте, уңышлар, проблемалар турында эшлекле сөйләшү булды. Ул уңышлы эшләүче хуҗалыклар җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ильяс ФӘТТАХОВ    Автор фотосы

Фотода Шакирҗановлар гаиләсе

http://arskmedia.ru/2017/12/06/archa-fermerlaryi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение