События

Арчада Геройлар көнен билгеләп үттеләр 08.12.2017

Арчада Геройлар көнен билгеләп үттеләр

9 декабрь Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар оештыру матур да, патриотик тәрбия ягыннан файдалы да традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә бик теләп Россия Геройлары кайта, мәктәпләргә барып укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең яшь армиячеләр отрядына аның исеме дә бирелгән иде.

Россия Герое, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы разведка идарәсендә отряд командиры полковник Дмитрий Сафин быел да 5 декабрь көнне Арчада булып китте, аның белән полковник Ринат Абубакиров та килде. Герой белән очрашу үзенчәлекле үтте. Чара Арчадагы рус зиратында Советлар Союзы Герое Владимир Ежковның әнисе Клеопатра Ежкова һәм туганнары кабере янында митинг белән башланып китте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Ежковның туганнары Ольга һәм Анна Прокофьевалар, Арчаның беренче мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

– Ни өчен бу чара бүген, 5 декабрьдә уза? Бу Россиядә хәрби дан көне. Совет гаскәрләре Мәскәү астында барган сугышта немец фашистларына каршы һөҗүмгә күчкән һәм беренче җиңүгә китергән көн, – диде Арчаның беренче мәктәбе тарих укытучысы, республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булган мәктәп музее җитәкчесе Илмира Ибраһимова. – Сугышта якташыбыз, мәктәбебездә белем алган В.Ежков та һәлак була. Аның турында дуслары: “Ул я күкрәге тулы орден–медаль белән кайта, я герой булып яу кырында ятып кала”, – дигән була. Аның батырлыгы мәңге безнең күңелләрдә сакланачак.

– Без үзебезнең геройларыбыз белән горурланабыз. Алар безнең матур киләчәгебез өчен көрәште. Минем дә бабам, абыем сугыш кырында башын салды. Геройларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк, – диде Илшат Нуриев. – Киләчәктә беребезгә дә сугыш ачысын татырга язмасын.

Ольга Прокофьева Валентин Ежковны онытмаулары, әнисе Клеопатра Михайловна турында да онытмаулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

– Геройларны искә алу беркайчан да туктамасын, киләчәк буыннар да бу изге эшләребезнең дәвамчылары булсын иде, – диде Дмитрий Сафин.

Геройларны искә алу шәһәр үзәгендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган стелла янында дәвам итте. Илшат Нуриев һәм Дмитрий Сафин биредә укучылар белән аралашты.

– Бүген районда 50 меңнән артык кеше яши. Ә сугышка безнең районнан 30 меңгә кадәр кеше киткән. Шуларның 16 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. Күз алдына китерегез, һәрберегезнең бабасы, туганы сугышта булган, һәлак булган, исән–сау кайтып та, хәзер вафат булган. Аларның барысы да герой. Алар алдында без баш иябез. Алар киләчәк буын бәхетле булсын өчен көрәшкән. Сез яхшы укуыгыз, матур гамәлләрегез белән җавап бирегез. Матур яшәгез, бәхетле булыгыз, – диде Илшат Нуриев.

Стелла каршындагы ак карга кызыл чәчкәләр ятты, һәркем башын иеп һәлак булганнарның рухы каршында бер минутка тын калды. Геройлар һәйкәлләре каршында да кызыл чәчәкләр урын алды.

Очрашу Арчаның алтынчы мәктәбендә укучылар белән “тере” әңгәмә формасында дәвам итте. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Чечня сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Герой исеме алган кунагыбыз Дмитрий Сафин укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Балалар каршында Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова да чыгыш ясады, үзе, эше турында сөйләде.  Укучылар Геройлар, шулай ук Арчадан отставкадагы офицерлар мичман Ильяс Рәхмәтуллин, прапорщик Раян Заппаров, майор Юрий Козлов, өченче ранг капитаны Марат Әхмәдуллин белән бик теләп фотога төштеләр. Соңыннан Алмаз Борһанов һәм Дмитрий Сафин Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин һәм район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән Стелла Габдрахмановага бүләк тапшырдылар.

Арчада “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия балалар–яшүсмерләр хәрби–патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе (штаб җитәкчесе Илдус Әскәров) уңышлы гына эшләп килә. Бу көнне Арча укучылар сараенда яшь армиячеләр белән дә очрашу узды. Район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин анда да катнашты. Шулай ук бирегә “Яшь армиячеләр” төбәк хәрби хәрәкәте штабы начальнигы запастагы генерал–майор Александр Бородин да махсус кайтты.

– Туксанынчы елларда пионерлар, пионер хәрәкәте беткәч, ниндидер бушлык калды. Шуны тулыландыру йөзеннән “Яшь армиячеләр” хәрәкәтен төзергә булдык. Бүгенге көндә республикада 1062 отрядта 16000 яшь армияче бар. Максаты – тарихыбызны, географиябезне өйрәнү, өлкәннәр турында кайгырту, сугыш, тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Арча районын мин бүген мактап кына телгә алам, – диде генерал–майор һәм Илдус Әскәровка, икенче мәктәптән яшь армиячеләр Левон Алврцян һәм Адель Гариповка мактау грамоталары тапшырды.

Бу көн чараларга бик бай булды. Кунаклар яшь армиячеләр белән бергә Җиңү паркында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар, Арчаның җиденче мәктәбендә дә укучылар белән очраштылар.

Гөлсинә Зәкиева    Автор фотолары

http://arskmedia.ru/2017/12/06/archada-geroylar-k-nen-bilgelap-ttelar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение