События

Алар 60 ел пар канатлы 12.12.2017

Алар 60 ел пар канатлы

Тәскирә апага Аллаһы Тәгалә бәхетле гомер, куанычлы картлык насыйп иткән — янәшәсендә ире Ришат абый хатынын кадерләп йөри, тирә-ягында терәкләре — балалары, оныклары тәгәрәшә. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап Тәскирә Абдрахманова янына район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ришат абый белән 3 бала тәрбияләп үстергән алар. Балалары үзләрен 6 онык белән бүләкләсә, оныклар әби белән бабайны 6 оныкчык белән сөендергән. 90 яшеңә җитеп, 60 елдан артык пар канатлы булып яшәү бәхетенең асылын аңлый Тәскирә апа. Мөгаен, әнисенә күрсәткән кадер-хөрмәте өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләгедер бүгенге тормышы.

Олы Мәңгәрдә өч кыздан соң дүртенче булып туган Тәскирәгә тормышның үзәк өзгеч кыенлыкларын күрергә туры килми (бусы да зур бәхет бит!), апалары сеңелләренә авыр эшләр эшләтмичә кадерләп үстерәләр. Әтисе дә, яше чыкканга, сугышка алынмый. Шуңа кыз урта мәктәпне тәмамлый ала. 10ны бетергәндә рус теленнән тапшырган имтиханда нинди сораулар туры килүен бүген дә хәтерли. Гомумән, хәтере шәп әбекәйнең, барлык вакыйгаларны көнен, елын гына түгел, хәтта сәгатьләрен дә әйтеп сөйләшә.  Апалары кияүгә китеп баргач, сукыр әнисен биш ел карап соңгы юлга озата.

Ришат атлы Өҗем егете белән кыз буфетта эшләгәндә таныша. Бер күрүдә гашыйк булумы икән — егет кызны, танышуларына бер атна тулганчы ук килен итеп төшерә. Кыз күңелендә ул чакта баш әйләндергеч мәхәббәт булмый. “Олы яшьтәге, авыру әти-әнисен күргәч, аларның хәтерен калдырмас өчен ризалаштым. Яши торгач, мәхәббәт тә килде. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Бабаем миңа авырлык китермәде”, — ди Тәскирә апа.

Ришат абыйның хезмәте күченеп йөрергә мәҗбүр иткәнгә (ул эчке эшләр органнарында хезмәт куя), гаилә Сабада, Балтачта яшәп, аннан Арчага килеп төпләнә. Тәскирә апа Арчада кибеттә эшләп лаеклы ялга чыга. “Үзем мәктәптә яхшы укысам да, русчаны әйбәт белмәгәч, югарырак укырга керергә курыктым. Үзем укый алмаганга, балаларны укыттык”, — ди.

Аларның нәселе озын гомерлеләр исәбендә. Бертуган апасы 92не узып вафат булса, тагын берсе шөкер, үз аякларында. 94нче яше белән бара. Туганнары күп булгач, Тәскирә апаның аралашыр кешесе җитәрлек. Кайчак, көннәр буе телефоны кулыннан төшми икән — кайсына үзе шалтырата, кайсы үзе аңа. Кеше белән аралашудан көч ала ул. Әби белән бабай һәр баланың, оныкның тормышыннан да хәбәрдар. “Берәр җиргә әйтмичә китсәң, я әйтми нидер эшләсәң, без белми калдык дип үпкәлиләр”, — ди киленнәре Илсәрия. Илсәрия ханым кайнанасына ихластан рәхмәтле. “Ул мине тормышта бик күпкә өйрәтте, мине килен генә түгел, кызлары итеп кабул иттеләр”, — ди.

Өлкәннәр 10 ел инде кызлары Ләлә янында, тормышларына шөкер итеп яши. “1992 елдан мин намазда, көн дә 5 тапкыр тәһарәт алам, ел да ураза тотам. Шул елларда мәдрәсәдә Коръән укырга өйрәндем. Аллаһы Тәгалә гел сораганымны биреп тора. Яшьләргә дә гел, Аллаһы Тәгаләдән генә өмет итегез, дим”, — ди Тәскирә апа .

Әти-әнисенең кешегә булган хөрмәтен балалары үзләренә үрнәк итеп яши. “Әни кешегә бик мәрхәмәтле булды. Тукталышта соңга калганнарны, бер белмәгән булса да, алып кайтып кундырып чыгара идек. Ул безне “Әтиегез ни әйтер?” дип, әтигә олы хөрмәт белән тәрбияләде”, — ди Ләлә ханым.

…Әби белән бабай янында ике-өч яшьлек оныкчык бөтерелә. Өлкәннәр шуның белән бәхетле дә — киләчәк, яшьлек аларга көч бирә, килер көннәренә өмет өсти. Андый бәхеткә ия булучылар гомер агышын сизми…

Розалия Зиннәтова      автор фотолары 




http://arskmedia.ru/2017/12/09/alar-60-el-par-kanatlyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение