Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сикертәндә Мөхәммәт Мәһдиев укулары
Арча районы Сикертән мәктәбендә III Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары бара. Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.
Тик бүген аларның яртысына гына язучының туган җиренә аяк басу насыйп булды. Кар явып, юлларның начар булуы сәбәпле, һәммәсе килә алмаган. Ләкин һава торышының көйсезлеге Актанышлыларны куркытмаган, ерак араларны якын итеп, килә алгаанар. Бүген алар Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булып, язучының сөйләгәнен аудиотасма аша тыңлап, күңелләренә рухи байлык алып китәчәк.
Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районараукулар өч төркемдә бара: «Туган ягымның күренекле кешсләре», «М.Мәһдиев иҗат иткән темаларның әдәбиятта бирелеше», «Мин — авыл баласы» хикәя-тасвирлама. Укуларны мәктәп директоры Шәүкәт Сөнәгатов ачып җибәрде. Аннан укучыларга Арча районы мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина уңышлар теләде.
Сикертән мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективының җыр-биюле, нәфис сүзле чыгышлары катнашучыларга көч, дәрман өстәде.
Бүләкләү тантанасыннан соң кунаклар Гөберчәккә Мөхәммәт Мәһдиев музеена сәяхәт кылачак.
фото: Р.Сафина
http://arskmedia.ru/2017/12/13/sikertanda-m-hammat-ma-diev-ukularyi-bara-foto-video/