События

Божа балалар бакчасы балалар кышкы урманга «сәяхәт кылды» 16.12.2017

Божа балалар бакчасы балалар кышкы урманга «сәяхәт кылды»

Туган ягыбызга карлары, бураннары белән кабат салкын кыш килде. Ә кышын табигать искиткеч матур була. Аеруча кышкы урман шушы ел фасылына гына хас булган гүзәллеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Ак мамык шәлләрен ябынган купшы чыршылар, йомшак бүрекләрен кигән куаклар, карлы юрганын ябынган җир сирәк кенә күренгән кояш нурларында җемелдәп йокыга талган табигатькә ниндидер әкияти сихрилек өсти.

Шушы матурлыкны күзәтер өчен, 13 нче декабрь көнне безнең Божа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да кышкы урманга “сәяхәт” кылдылар. Алар сәяхәт барышында кыргый хайваннарның кышын яшәү рәвеше белән таныштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, кисмә рәсемнәр җыйдылар. Балалар шөгыль барышында төрле уеннар аркылы җәнлекләрне эзләре буенча танып-белү күнекмәләрен ныгыттылар, урманда очраган мультфильм персонажы Маша белән җырлар җырладылар, бармак уены уйнап белемнәрен тагын да арттырдылар.

Балалар кышын кыргый хайваннарга азык табуы авыр икәнен белделәр. Ярдәм итү йөзеннән урманга барганда үзләре белән күчтәнәчләр алдыдар. Шул күчтәнәчләр белән очраган җәнлекләрне сыйладылар,аларның балаларын атап , яшәү урыннарын билгеләп ,урмандагы дусларының кышкы яшәү рәвеше турында мәгълүмат тупладылар. Чараның азагында балалар мамыктан ябыштырып ак куяннар ясадылар.

Кичәгә килгән кунакларыбыз Арча районы экология хезмәткәре Латыш Фирдәвес Камил кызы һәм “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы белән Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы чараны йомгаклап балаларга үзләренең теләк –киңәшләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Чарада алган белемнәр нәни дусларыбызга киләчәк тормышларында да табигатькә һәм барлык тереклеккә карата кешелекле, сакчыл карашлы олы йөрәкле булып калырга ярдәм итәр дип чын йөрәктән ышанабыз.

Кичәне Божа балалар бакчасы тәрбиячеләре Сабирова Ләйсән Наил кызы һәм Сабирова Резедә Әгъзәм кызы әзерләделәр.

http://arskmedia.ru/2017/12/14/bozha-balalar-bakchasyi-balalar-kyishkyi-urmanga-sayahat-kyildyi/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение