События

Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина республика ярышында икенче урында 19.12.2017

Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина республика ярышында икенче урында

Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” исемле рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика бәйгесе булды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан ел арта бара. Алай гына да түгел, рус телле тәрбиячеләрнең әлеге бәйгегә әзерлекләре дә яхшырганнан яхшыра.

— Рус телле тәрбиячеләрне татар балалары белән татар телендә эшләргә өйрәтү буенча 2012 елдан башлап Татарстан Республикасында күп төрле курслар эшләде. Безнең милли кадрлар әзерләүче үзәк аша да 700дән артык кеше үтте, — диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Әлеге бәйгене оештыру да шуннан килеп чыкты. Быел ул бездә дүртенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар санының артуы, сыйфатының яхшыруы тәрбиячеләрнең үз өсләрендә күп эшләүләрен күрсәтә. Татар телен яратып өйрәнүегез өчен зур рәхмәт. Татар теле бетмәячәк, киресенчә, ул тагын да камилләшәчәк.

Башта тәрбиячеләр бәйгегә видеороликлар эшләп җибәргән. Барлыгы 50 видеоролик каралган. Алардан 12 иң яхшысы сайлап алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева җиткерде. Менә шул иң  яхшылар арасыннан бу көнне тагын да яхшыларын сайладылар.

Иң беренче булып бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырды. Татар телендә. Дөрес, кайберләренә татар теле авыррак бирелә, ә икенчеләре бер рус сүзе кулланмыйча, акцентсыз, чиста татар телендә сөйләшүе белән сокландырды. Сөйләшеп кенә дә калмыйлар, җырлыйлар, шигырьләр дә сөйлиләр. Чистайдан Олеся Солодова шундыйларның берсе. “ Нәрсә соң ул бәхет? Гаилә, балалар, әти-әни. Бер-береңне яратып, булышып яшәү. Бәхет ул – һөнәрең, эшең булса, көтеп алыр кешең булса”, — диде Олеся.

Яшел Үзәннән Мария Евграфова үзе белән татар халкының кунакчыллыгы символы булган чәкчәк аша таныштырды. “Татарстанда туып-үсеп, ничек инде татар телен белмисең? Мин татар телен бик яратам. Шуңа үземә яр итеп татар егетен алдым да”, — диде Яр Чаллыдан Алла Ибраһимова.

— Татар телендә спектакль карарга туры килде. Тик телне белмәгәч, берни дә аңламадым. Һәм үземә татарча өйрәнергә сүз бирдем, — диде Казаннан Ирина Альмухаметова. – Башта мин инглиз теле укыттым. Ул миңа татар телен өйрәнергә ярдәм итте.

Шулай ук Казаннан Мария Михайлова “Мин яратам сине, Татарстан”ны җырлап, шунда ук тамашачы күңелен яулады. Арчаның тугызынчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина да бар иде финалистлар арасында. Ул үзе белән видеофильм аша таныштырды. Ярдәмгә балалар да чыкты.

Икенче бәйге “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” дип аталды. Монда рус телле тәрбиячеләр татар телендә уенны тәкъдир итәргә тиеш. Телдән генә түгел, практикада. Тәрбияләнүчеләре ролен Арча педагогика көллияте янында гына урнашкан бишенче балалар бакчасына йөрүче балалар үтәде. Алар берсеннән-берсе тере, чит кеше дип уңайсызланып та тормадылар, уеннарда бик теләп катнаштылар.

Бу көнне балалар өчен нинди генә уеннар булмады. Алар сатучы, сатып алучы да, “Могҗизалар дөньясы” уенында да катнаштылар, төрле каршылыклар аша үтеп, серле сандыкны да эзләделәр, хәрәкәтле “Капка” уенында да уйнадылар, паровозга утырып кунакка да киттеләр.

Ә безнең Елена Фәрхуллина балаларны туплап халык уен кораллары оркестры оештырды. Үзе дирижер булып, балаларны нәкъ оркестрдагыча уйнарга да өйрәтте. Бик матур һәм күңелле килеп чыкты.

Юк, рус телле тәрбиячеләрне сынау моның белән генә бетмәде. Алар уен-викторинада сүзләрне тәрҗемә иттеләр, үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. “Тәрбияче җырчы да, артист та, нәфис сүз остасы да булырга тиеш”, — дигән иде үзенең чыгышында Олеся Солодова. Бу бәйгедә алар шуны исбатлап та күрсәттеләр.

Җиңү бу көнне җиңел генә бирелмәде, әнә шулай күп көч түгәргә туры килде. Бәйгедә беренче урынны Казаннан Мария Михайлова    яулады.  Арчадан Елена Фәрхуллина икенче урында. Рус телле тәрбиячеләрне бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.

Гөлсинә Зәкиева




 Г.Зәкиева фотолары


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение