События

Онытылмас моң 21.12.2017

Онытылмас моң

“Казан арты” тарих-этнография музеенда «Арча кичләре, сагыну хисләре…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәбез фронтовик шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мостафа Ногманның тууына 105 ел тулуга багышланды. Мостафа Ногманның иҗаты белән якыннан таныштык, җырларын тыңладык, шигырьләрен укыдык. «Казан арты» тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы Мостафа Ногманның биографиясе, иҗаты турындагы тулы мәгълүматны кичәбез кунакларына җиткерде. Арча педагогия көллияте студентлары Илһам Яруллин, Маннур Вильданов, Фәндүс Гыйлметдинов, Рәсим Хөснетдиновларның

Мостафа Ногман сүзләренә язылган җырлары әдәби-музыкаль кичәбезне тагы да җанландырып, ямьләндереп җибәрде. Килгән кунаклар арасында да якташыбыз турында якты истәлекләр сөйләүчеләр күп булды, кичәбезне тулыландырып бәйрәм рухы керттеләр. Киләчәктә дә аның иҗаты, җырлары, шигырьләре онытылмасын иде!

Фотолар Алисә Маүлиева




http://arskmedia.ru/2017/12/21/onyityilmas-mo/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение