События

Эшлим дигәнгә эш бар 22.12.2017

Эшлим дигәнгә эш бар

22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар.

Ашабаш авылында яшәүче Илдус Кәримов “Башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн. сумлык грант откан иде. Ул 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзеде. 22 декабрьдә әлеге ферманы ачу тантанасы булды.

Айван авылында иң актив эшмәкәрләребезнең берсе булган Нафил Гатауллин яшелчә саклагыч төзеде. Ул кәбестә, салат, бәрәңге, кишер һ.б. үстерә, ярминкәләрдә актив катнаша.

Яңа бинаны тантаналы итеп, тасма кисеп ачтылар.

Бу көнне шулай ук Түбән Пошалым авылында фермер Илназ Фатыйхов төзегән ферманы ачу тантанасы булды.

Кунаклар Михайловка авылында яшәүче фермер Евгений Гаврилов хуҗалыгында да булдылар.

Ильяс Фәттахов фотолары




http://arskmedia.ru/2017/12/22/eshlim-diganga-esh-bar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение