События

Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды 25.12.2017

Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды

23 нче декабрь көнне “Ладья” шашка-шахмат клубында Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча  Арча районы беренчелеге  булып узды. Ярышларда барлыгы 11 ир-ат һәм 4 хатын-кыз “Районның иң көчле шашкачысы” исеме өчен көрәште. Чыннан да районыбызның иң көчле шашкачылары җыелган иде бирегә һәм ярыш та бик кискен барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: ир-атлар арасында беренчелекне Ашытбаштан Галиуллин Сөләйман кулдан ычкындырмады. 2-3 нче урыннарны Арчадан Нугуманов Мәхмүт һәм Рахимов Данил бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Арчадан Зайнуллина Ландыш беренче баскычка күтәрелде. 2 нче урында Арча педагогия көллиятендә белем алучы Хафизова Ләйсән, 3 нче урында Арчадан Давадова Анжела. Шулай итеп 2017 нче елның иң көчле шашкачылары булып Галиуллин Сөләйман һәм Зайнуллина Ландыш танылды.




http://arskmedia.ru/2017/12/24/kyish-babay-am-kar-kyizyi-prizyina-shashka-buencha-archa-rayonyi-bere...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение