События

Арчаның Үзәк чыршысында утлар кабынды! 25.12.2017

Арчаның Үзәк чыршысында утлар кабынды!

23 декабрь кичендә, Казансу паркының икенче өлешен тантаналы шартларда ачканнан соң, район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның Үзәк чыршысы янына килде һәм халыкны киләсе Яңа ел  белән котлады. Район башлыгы Илшат Нуриев районда башкарылган һәм дәвам итәсе эшләр турында сөйләде.

Бәйрәм мәдәният, мәгәриф йорты хезмәткәрләре һәм башка оешма хезмәт коллективлары әзерләгән күңелле чыгышлар белән дәвам итте. Сәхнәдән тыш төрле урыннарда уеннар оештырылды. Чанага хатынын, баласын, йөргән кызын утыртып узыштылар, юнылмаган агач такта белән йөрделәр, боҗра эченә күмәкләшеп кереп йөгерделәр, тагын әллә ниләр кыландылар, ә икенче чыршы янында педагоглар балаларның күңелен күрде. Кибетләр янында халык мәш килде. Кем шашлык белән сыйланды, кем кайнар чәй эчте…

Бәйрәмне Казаннан кайткан «Айфара» ансамбле күтәреп алды. Халык кызганнан кыза барды. Хәтта сәхнәгә үк менеп биеделәр.

Сәгать 10нчы яртыда салют атты. Биюләр дәвам итте. Миңа быел Үзәк чыршыны ачу тантанасы күңеллерәк булды кебек тоелды. Сезгә ничек?

Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Румия Н. тексты һәм фотолары.






http://arskmedia.ru/2017/12/24/archanyi-t-p-chyirshyisyinda-utlar-kabyindyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение