События

Арчада Казансу паркының икенче өлеше ачылды 26.12.2017

Арчада Казансу паркының икенче өлеше ачылды

23 декабрьдә кичке сәгать 7дә Казансу паркының икенче өлеше тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый уңайлы, матур ял итү паркы төзелүенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, районда матур үзгәрешләр дәвам итәчәген әйтте, район халкын Яңа ел белән котлады һәм паркны саклап тотарга,  сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән Казансу паркының икенче өлешенә үтү юлына аркылы сузылган ал тасманы балалар белән бергә кисте һәм бергәләп паркны карадылар.

Андагы матурлыкларны, уңайлыкларны көндез фотога төшереп күрсәтербез әле! Румия Н. фотолары һәм тексты.




http://arskmedia.ru/2017/12/24/archada-kazansu-parkyinyi-ikenche-leshe-achyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение