События

Яңа ел бәйрәме чаралары 01.01.2018

Яңа ел бәйрәме чаралары

30 декабрь, 2–9 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы.

31 декабрьгә кадәр Арчаның 1нче, 2нче, 3нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, 6нчы мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшли.

30 декабрь, 3–10 гыйнварда “Музейда яңа ел каникуллары” – балалар өчен бушка экскурсияләр.

29, 30 декабрьдә, 3–5 гыйнварда 13 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Кышкы уеннар” (уеннар, мәзәкләр, конкурслар), кайнар чәй.

29 декабрьдә 19 сәгатьтә Арчаның күпфункцияле үзәгендә “Яңа ел, рәхим ит!” яңа ел тамашасы.

29–31 декабрьдә 19 сәгатьтә авыл мәдәният йортлары һәм клубларында олылар һәм балалар өчен Яңа ел программасы.

30 декабрьдә 9 сәгатьтә “Арча Арена” Боз сараенда 2008 елгы яшүсмерләр арасында Кыш бабай призына хоккей буенча турнир.

31 декабрьдә 20 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Хуш киләсең, Яңа ел!” яңа ел тамашасы.

1 гыйнварда 1.30 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Хуш киләсең, Яңа ел!” яңа ел тамашасы. Эстрада артисты Илназ Гарипов чыгышы.

2 гыйнварда 12 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “STAR–СТАРТ“ сәламәтлек көне. Күңелле стартлар: эстафеталар, чанада шуу.

2 гыйнварда 10 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр мәктәбе спорт залында тхэквондо буенча күрсәтмә чыгышлар.

2, 3, 5 гыйнварда 12, 15, 17 сәгатьләрдә “Арча Арена” Боз сараенда массакүләм Яңа ел шуулар.

3 гыйнварда 10 сәгатьтә  “Арча” балалар–яшүсмерләр мәктәбе спорт залында  2002 елгы һәм өлкәнрәк, 2003–2005, 2006 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ачык турнир.

3 гыйнварда 10 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр мәктәбе спорт залында 2003 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир.

3 гыйнварда 10 сәгатьтә Арчаның күпфункцияле үзәгендә “Яңа ел уеннары” спорт уеннары һәм эстафеталар.

3, 4 гыйнварда 10 сәгатьтә район Мәдәният йортында “Җидегән чишмә“ халык театры спутник төркеменең “Яңа ел маҗаралары” спектакле.

4 гыйнварда  9 сәгатьтә Укучылар сараенда укучылар арасында шахмат буенча район беренчелеге.

4 гыйнварда 9 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр мәктәбе  спорт залында 2006–2009 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча фестиваль.

4 гыйнварда 12, 15, 17 сәгатьләрдә “Арча Арена” Боз сараенда “ШуаБоз” район маскарады кысаларында массакүләм шуу.

5 гыйнварда 10 сәгатьтә Җиңү паркында “Кышкы уеннар”: уеннар, конкурслар. Кайнар чәй.

5 гыйнварда 10 сәгатьтә “Колос” мәдәният йорты спорт залында 1999–2000 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында бокс буенча күрсәтмә чыгышлар. Балалар спорт мәктәбенең бокс бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр арасында күңелле стартлар.

5 гыйнварда  9 сәгатьтә белем бирү оешмаларында “Чаңгы юлы чакыра!” чаңгы ярышлары.

5 гыйнварда 10 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе бассейнында 2002–2007, 2008–2009 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр һәм кызлар, малайлар һәм кызлар арасында “Спорт дулкыны” йөзү буенча фестиваль.

6 гыйнварда 9 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында 2004–2005 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча фестиваль.

6 гыйнварда 11 сәгатьтә Арча күпфункцияле үзәктә “Раштуа бәйрәме” балалар өчен мәдәни–күңел ачу программасы.

6–8 гыйнварда 9 сәгатьтә “Арча Арена” Боз сараенда 2009 елгы малайлар командасы арасында ТР хоккей федерациясе призына турнир. Зона ярышлары.

7 гыйнварда 9 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында 2007–2008 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында мини–футбол буенча фестиваль.

7 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Арча кичләре” – үзәк чыршы янында Яңа ел мәдәни–күңел ачу программасы.

13 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Иске Яңа елда Яңа ел сюрпризлары” – үзәк чыршы янында мәдәни–күңел ачу программасы.

Румия Надршина

http://arskmedia.ru/2017/12/29/ya-a-el-bayrame-charalaryi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение