События

Район башлыгы сәләтле балалар белән очрашты 03.01.2018

Район башлыгы сәләтле балалар белән очрашты

Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриевның сәләтле балалар белән очрашуы, чәй өстәле артында кара-каршы утырып аралашуы матур гадәткә кереп бара. Быел да ул 26 декабрьдә Арча Мәдәният йортында үтте. Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф һәм  мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

Очрашуга иң сәләтле дип танылган 15 укучы килгән иде. Гадәттә, Илшат Нуриев башта үзе белән таныштыра иде. Бу юлы сез мине беләсез инде, дип турыдан–туры алар фикерләрен, теләкләрен тыңлады, яңа елдан нинди яңалык көтүләре, планнары белән кызыксынды,  сорауларына җаваплар бирде.

Ә сораулар төрле иде. Кайберләре гади генә. Район башлыгының мәктәптә ничек укуы, яңа елны ничек каршы алуы турында белергә теләделәр. Икенчеләре үзләре өчен мөһим проблемаларны күтәрделәр, киләчәккә планнар белән кызыксындылар. Илшат Нуриев һәрберсен игътибар белән тыңлады, тулы һәм аңлаешлы җавап бирде. Кайбер сорау-җавапларны газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

– Мин чаңгы спорты белән шөгыльләнәм, – диде Курса–Почмактан Таңсылу Шиһапова. – Тау шуарга Кукмарага йөрибез. Андый база Арчада да булырмы?

– Без аны Бирәзә тавында эшли башлаган идек. Тик газ челтәре шул турыдан үтү сәбәпле, туктаттык. Хәзер Көнбатыш микрорайонында икенче урында эшләргә булдык. Дөрес, тау зур түгел, әмма тауга күтәрелү җайланмасы, скейтборд белән шөгыльләнү, тау чаңгысы белән шуу мөмкинлеге булачак. Быел өлгерә алмадык, киләсе елга дип планлаштырабыз.

– Бүген районга нинди һөнәр ияләре кирәк? – дип сорады Наласа мәктәбендә укучы Аида Йосыпова.

– Тормыш шундый тиз үзгәрә, иртәгә нинди һөнәр кирәклеген бүген төгәл әйтеп тә булмый. Мине авылдан яшьләр китүе борчый. Эш урыны юк, аңлыйм. Әмма терлекләр асрап, игенчелек белән шөгыльләнеп сез аны үзегез булдыра аласыз. Авылда да бай һәм матур яшәп була. Мин сезнең яңа технологияләр кулланып, якыннарыгызны, туганнарыгызны тартып, авылны торгызу өчен яңача эшләвегезне теләр идем.

– 2018 елда районда нинди үзгәрешләр булыр? – дип сорады 7нче мәктәптән Камилла Әхмәдова.

– Быел без ерак авылларга юллар салдык, мәктәпләрне төзекләндердек. Үзара салым акчасына күп эш башкарылды. Су мәсьәләсе чишелә. Быел яңа мәктәп ачып, ике смена укуны күпмедер дәрәҗәдә хәл иттек. Киләсе елга яңа балалар бакчасы төзүне планлаштырабыз. “Арчабаш” зонасында да балалар бакчасы булачак. Үзәк стадионны, Казансу паркын тагын да камилләштерү буенча эш алып барылачак. Зур урамны  парк шикелле итеп эшләргә уйлыйбыз. Проблема – уртача укыганнар өчен эш урыны кирәк. Көн саен өч меңгә якын кеше Казанга йөреп эшли.

Бишенче гимназиядән Алсинә Сәфиеваны район башлыгының нинди хыяллар белән яшәве кызыксындырды.

– Арча районы һәрвакыт чәчәк атсын, һәрьяктан мактау сүзләренә генә лаек булсын. Минем хыялым шул, – диде Илшат Нуриев.

Ә уңышлы лидер булу өчен нәрсә кирәк, дигән сорауга: “Принципиаль булырга, үз өстеңдә туктаусыз эшләргә, кешеләр белән сөйләшә белергә һәм башкалар. Тормышта без үз-үзебезне сыныйбыз һәм сыналабыз. Йөзегезне саклап кала белегез, кешелекле булыгыз”, – дип җавап кайтарды.

– Мин кайсы мәктәпкә нәрсә кирәк икәнлеген белеп бетерә алмаска мөмкин. Фикерләрегезне җиткерегез. Дөрес итеп гражданлык позициягезне әйтергә курыкмагыз, – диде соңыннан укучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Илшат Нуриев.

Очрашудан соң укучылар район башлыгы чыршы бәйрәмендә катнаштылар, “Яңа ел маҗаралары” дигән сәхнәләштерелгән җырлы-биюле тамаша карадылар. Соңыннан кечкенә сыйныфларда укучылар өчен чыршы янында бәйрәм дәвам итте, ә өлкән сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уеннар булды. Һәм, әлбәттә, бу көнне бәйрәмнән һәр бала Кыш бабай күчтәнәче белән кайтып китте.

Гөлсинә Зәкиева (автор фотосы)

http://arskmedia.ru/2017/12/29/rayon-bashlyigyi-salatle-balalar-belan-ochrashtyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение