События

Руслан Әгълиев — изге күңелле тылсымчы 09.01.2018

Руслан Әгълиев — изге күңелле тылсымчы

Яңа ел алдыннан районга Казаннан Кыш бабай белән Кар кызы кайтты.  “Изге күңелле тылсымчы бул” акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре ятим балаларга чын бәйрәм бүләк итте.

– Бу чараны оештыручыларның берсе – Арчада яшәүче Руслан Әһлиев, – диде район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина.

Руслан Әһлиевны Арчада риэлтор буларак беләләр. Әмма аның изге күңелле кеше булуы күпләргә мәгълүм түгел. Берара ул редакциягә килеп, акча түләп, песи балаларын яхшы кулларга тапшырам, дигән белдерү бирә башлады. Бер тапкыр гына булса, игътибар да итмәгән булыр идем, ешаеп киткәч, аптырашта калдым һәм нинди песи балалары урнаштырып йөрүе белән кызыксындым.

– Подъездда калдырып китәләр. Кеп-кечкенә бит алар, әни назына мохтаҗ. Туңалар, ачтан тилмерәләр. Жәлләп, бәлки, берәрсе алыр, дип өметләнеп белдерү бирәм. Изге күңелле кешеләр аз түгел, алып китеп баралар, – дигән иде ул шунда.

Ул чакта бер гаҗәпләнсәм, яңа ел алдыннан икенче тапкыр аптырашта калдырды егет. Интернетта Русланның: “Яңа елда ятимнәргә бәйрәм бүләк итик, аларга Кыш бабай бүләге алыйк, теләге булганнар кушылыгыз”, – дигән язмасы күзгә чалынды. Ул вакытта мәшәкатьләр белән аны игътибардан читтә калдырдым. Хәзер аңладым – Руслан Әһлиев әти-әни назына мохтаҗ нәниләрне сөендерергә теләгән икән.

– Миңа Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре шалтыратты. Шунда аларга үземнең әлеге теләгемне җиткердем. Хуплап каршы алдылар һәм Яңа ел алдыннан кайтып та җиттеләр, – диде Руслан.

– Без мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы балаларны сөендерергә булдык. Арчада гына түгел, авылларга да чыгарга планлаштырдык, – дип аңлатты Рафия Яруллина.

Казаннан кайткан Кыш бабай белән Кар кызы 25 баланың янында булып, аларның күңелен күрделәр, җырлаттылар, биеттеләр, шигырьләр сөйләттеләр. Соңыннан үзләренә йомшак уенчык һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Кичке караңгыга кадәр өйдән-өйгә йөрде алар.

Икенче көнне Руслан белән Рафия Яруллина авылларга юл алды. Руслан Әһлиев 35 балага бүләк әзерләгән иде.

– Ярдәм итәргә теләүчеләр табылды. Ләйсән Исхакова (“Самина-тур”), шәхси эшмәкәр Алмаз Шәфигуллин, Рәсим Бариев (“Фаворит-авто”), икенче мәктәптән Айнур Ахунов, Алсу Каюмова, Рөстәм Әхмәдуллин, “Энергосбыт” оешмасы коллективы берсүзсез үз өлешен кертте. Аларга чиксез зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде Руслан Әһлиев.

Изгелек җирдә ятмый ул, Руслан. Никадәр ятим сабыйга чын яңа ел тылсымы бүләк иттең бит син. Үзенә дә эшеңдә уңышлар гына юлдаш булсын.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2018/01/09/ruslan-agliev-izge-k-elle-tyilsyimchyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение