События

Арча Укучылар сараенда шашка буенча район ярышлары уздырылды 08.01.2018

Арча Укучылар сараенда шашка буенча район ярышлары уздырылды

4 нче январь көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары узды-рылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.

1-2 нче сыйныф  кызлары арасында район чемпионы-Яңа Кырлай  мәктәбеннән  Ландыш Галимуллина  . Икенче урында Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова, 3 нче урынга Арчаның 1 нче мәктәбеннән Эльвина Сабирова лаек булды.

Малайлар   арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай  мәктәбеннән Булат Шакиров  яулады. Икенче призлы урында  Кәче  мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин. Носы мәктәбеннән килгән Фәннүр Рәхмәтуллинга 3 нче урын бирелде.

3-4 нче сыйныф кызлары  арасында  иң көчлесе- Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова. 2 нче, 3 нче урыннарда  Кәче мәктәбеннән Зәринә Гыйльметдинова  һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән Ралина Хәбибуллиналар.

Малайлар арасында Кәче  мәктәбеннән Ильяр Мортазинга  тиңнәр булмады. 2нче, 3нче урыннарны Арчаның 2 нче мәктәбеннән Булат Хәлиуллин  һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов бүлештеләр.

5-7 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Кәче  мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева. Түбән Аты мәктәбеннән Алинә Шәмсиева һәм Лесхоз  мәктәбеннән Нәргизә Зиннәтовалар 2 нче, 3 нче призерлар булдылар.

Егетләр арасында Арчаның  6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов җиңеп чыкты. Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закиров 2 нче урында. Носы мәктәбеннән Илшат Сафиуллин 3 нче булды.

8-11 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 2 нче мәктәбеннән Чәчкә Зәйнуллина күтәрелде. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Фирүзә Минҗанова  2 нче урынны яулады.  Яңа Кишет мәктәбеннән Диләрә Гайфуллина 3 нче урында.

Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-Яңа Кишет  мәктәбеннән Салават Сабирҗанов  һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шиһаповлар.

Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның  3 нче мәктәбе.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче, Яңа Кишет мәктәбе 2 нче, Носы мәктәбе 3 нче урыннарны алдылар.

Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе. Арчаның 2 нче һәм  Арчаның 1 нче мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар.

Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне дипломнар  һәм медальләр  белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.

Азалия Борханова фотолары




http://arskmedia.ru/2018/01/08/archa-ukuchyilar-saraenda-shashka-buencha-rayon-yaryishlaryi-uzdyi-ry...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение