События

Күпне күргән әбиләр 07.01.2018

Күпне күргән әбиләр

7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.

Кафия Сәйфетдин кызы Көек авылында ишле гаиләдә туа. Әнисе берүзе биш бала тәрбияли. Әтиләре сугышка киткәндә иң кечеләре Василның туганына җиде көн генә була. Әнисе хәрби комиссариатка кадәр аны күтәреп озата килә.

Кафия башлангыч мәктәпне тәмамлауга колхозга эшкә чыга. Урман кисә, лобогрейка белән иген ура. 1947 елда кияүгә чыга, аерылышкач улы Наилне алып туган авылына кайта. 1953 елда Арчага күчеп килә, пекарняга эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы камыр баса. Энесе – Васил белән улы Наил озак еллар машина белән кибетләргә ипи ташыдылар.

Кафия әби улы Наил, килене Нәсимә белән матур гомер кичерә, кадер-хөрмәттә яши.

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

http://arskmedia.ru/2018/01/07/k-pne-k-rgan-abilar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение