События

“Мин татар дип горур басып торам…” (бәйгегә нәтиҗә) 10.01.2018

“Мин татар дип горур басып торам…” (бәйгегә нәтиҗә)

Ана телебезне, милләтебезне  саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм, әлбәттә, районның яшь каләм тибрәтүчеләрен барлау максатында, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арча–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” дигән бәйге игълан иткән иде. Яңа ел алдыннан аңа нәтиҗә чыгарылды.

— Бәйге өч номинациядә (проза, шигърият, публицистика) үткәрелде. Темалары – татар теле, милләт, телебезне саклау, гореф–гадәтләр, милли бәйрәмнәр, йолаларыбыз, республикада төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәве, башка милләт вәкилләренең дә татар телен өйрәнергә әзер торуы, — диде Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әлфия Галимова.

Бәйге туган телебез проблемасы кискен күтәрелеш алган көннәргә туры килде. Әллә шуңа катнашучылар да бик күп булды. Сигез яшьлек укучы баладан алып 80 яшьлек хезмәт ветеранына кадәр үз хезмәтен юллаган иде.

— Мин жюри әгъзасы буларак “проза” һәм “публицистика” номинациясенә килгән эшләрне тикшердем. Тикшердем дигәч тә, берүзем генә бәя куймадым, әлбәттә. Менә шушында, китапханәгә килеп, жюри әгъзаларына кычкырып укып, урыннар билгеләдек. Эшләрне сайлаганда бәйгенең темасына туры килү-килмәвен карадык. Нигезләмәдә күрсәтелгән темадан тайпылган эшләрне төшереп калдырдык. Сөйләм культурасы һәм грамоталылыкка,, эзлеклелек, мавыктыргыч итеп бирелешкә һәм яңа фикер булуга игътибар юнәлттек. Әсәрнең идея эчтәлеге нидән гыйбарәт, ягъни, тәрбияви роле бармы? – дигән сорау куйдык, — диде Халидә Фәйзрахманова. – Язмаларын җибәреп, бәйгедә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Бүген призлы урын алган һәм урын алмаганнарның барысына да зур рәхмәт.

“Милләтебез горур–тиз бирешмәс!

Көрәшергә аның бар хәле.

Бердәм булып сафка басыйк, халкым,

Хәтер барда татар бар әле”.

Әйе, бәйгегә 120дән артык эш килде. Проза әсәрләре дә бар, публицистикага да тукталганнар. Әмма иң күбе – шигырьләр. Һәркем туган телебезне яклап үз фикерен җиткерергә теләгән. Аз гына вакыт эчендә бәйгедә катнашырга дип шигырь язу җиңел әйбер түгел. Чөнки аның өчен илһам булу кирәк.  Ә ул заказ белән килми.

– Башта ничек язарга икән, дип авырсынып та калдым. Ә бер тотынгач күңелдәге хисләр үзләреннән үзләре ташып чыккандай булды, – диде Өтнә авылыннан Фәния Низамиева.

Фәния ханымның барлык шигырьләре дә шулай йөрәк аша ташып чыга, шуңа аларны укырга да рәхәт һәм җиңел.

“Мин татар дип горур басып торам,

Татар каны ага безләрдә.

Күпне күргән халкым, каралмаган,

Иман нуры балкый йөзләрдә.

Иман нуры безнең телләрдә”, – дип яза ул.

Иң сөендергәне – бәйгедә яшьләрнең күп катнашуы. Дөрес, килеп җитмәгәннәре дә, шул ук вакытта искиткеч матур чыкканнары да бар. Арча педагогика көллиятеннән Ләйсән Мусинаның шигырьләрен энҗе бөртекләрен берәмтекләп чүпләгәндәй укыйсың. Алар искиткеч.

“Татарлык ул – мин, әбиең,

Өебездәге яран гөл.

Тәрәздәге чиккән пәрдә,

Ул да татар, шуны бел.”

Апаз урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәдуллина үз шигырендә бик акыллы һәм төпле фикерләр әйткән.

“Нинди матур, аһәңле бит

И, минем татар телем!

Телем бетсә, үземнең дә,

Бетмәсме соң кадерем?

Бу хурлыкка түзмәс иде,

Җәлил Фәнис, Туфаннар.

Алар кебек телне сөйгән,

Юкмы җиргә туганнар?

(Авыз ачып сүз әйтергә

Һич курыкмый торганнар!)

Кыскасы, һәр әсәр, шигырьме ул, хикәя яки публицистик жанрдамы, барысы да уңышлы килеп чыккан. Шуңа иң яхшыларын сайлап алу да җиңелләрдән булмады.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты. Каләм тибрәтүчеләр өчен иң куанычлысы – танылган шагыйрь, якташыбыз Рифат Җамал кайтты.

– Бу чараны мин бик кирәкле әйбер дип саныйм. Ул беренче тапкыр сездә үткәрелә. Киләчәктә аны республика күләмендә итеп оештырырга кирәк, – диде соңыннан шагыйрь.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара чын бәйрәм төсен алды. Бәйгедә катнашып, “Проза” номинациясендә призлы урынны яулаган Өчиледән Халидә Вафина яраткан җырларын бүләк итте. Ветеран укытучы Фәрхат Зыятов шигырьләрен укыды. Әдәби бәйге булгач, ничек шигырьләрсез үтсен, ди. Җиңүчеләребезнең дә кайберләре  үз иҗатлары белән таныштырып китте.

“Мин татармын” әдәби бәйгесендә үз номинацияләрендә беренче урыннарны яулаган кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студенты Энҗе Фәйзрахманова, җиденче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев, Арчадан Минһаҗ Кашапов, “Тукай якташы” әдәби–иҗат берләшмәсе әгъзалары Илүзә Гыймаева, Зөлфия Хәсәнова, Иске Кырлайдан шәфкать туташы булып эшләүче Гөлшат Дәүләтбаева, Арчадан Ләйлә Арсланова иҗат әсәрләре “Арча хәбәрләре” газетасы биләрендә басылып чыгачак.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2018/01/10/min-tatar-dip-gorur-basyip-toram-baygega-nati-a/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение