События

Җиңүчеләрне котладык 12.01.2018

Җиңүчеләрне котладык

2017 ел азагында мәктәп укучылары арасында  “Геройлар көне уңаеннан” үткәрелгән иншалар конкурсына йомгак ясап, нәтиҗәләрен газетага язып чыккан идек. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Арча ДОСААФ оешмасыннан да килделәр. Рамил Гарифҗанов җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, ил-көнгә лаеклы уллар һәм кызлар булып үсүләрен теләде.

Хәрби бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов иң башта без геройларны белергә тиешлек хакында һәм батырлыкны сугышта гына түгел, гадәти тормышта да эшләп булуы турында сөйләде, конкурста җиңүчеләргә һәм аларның укытучыларына хәрби комиссариат һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе исеменнән Мактау грамоталары, “Геройлар” китабы, сертификат тапшырды.  Районның ДОСААФ оешмасы “Батырлык” китабы, “Арча хәбәрләре” газетасы редикциясе телефон белешмәсе һәм стена календаре бүләк итте.

Иң әйбәт иншалар Носы мәктәбеннән килде. 1 урын Носы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәнис Хлопушинга “Көчле рухлы буын” язмасына бирелде. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Мостафина.

2 урынга Арча педагогика көллияте гимназясендә 9 сыйныфта укучы Руслан Сөнгатуллин “Россия герое” язмасы белән лаек булды. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Гыйләҗева.

3 урынны Лесхоз мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәлидә Фәттахова “Гади солдат” язмасы өчен алды. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Дәүләтъярова.

Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз! Аларның язмалары газетабызда басылды һәм басылачак. Конкурска килгән башка язмаларның да иң яхшылары газетада урын алачак.


.         


http://arskmedia.ru/2018/01/12/i-chelarne-kotladyik/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение