События

«Кышкы уеннар» җанга рәхәт бирә! 11.01.2018

«Кышкы уеннар» җанга рәхәт бирә!

Ап-ак карлары, могҗизалы бизәкләре, кызыклы уеннары белән Яңа ел килде. Яңа елны һәркем узенчә көтеп ала. Без – балалар –  кышкы каникулларны аеруча зарыгып көтеп алабыз. Шуңа күрә дә тимераякта шуабыз, кардан әкият геройлары һәм кар бабай ясыйбыз, чаналарда бер-беребезне узышабыз. Чаңгы юлы буенча шууы үзе бер күңелле!

Ә менә каникулда оештырылган чаралар бигрәк күңелле иде. Казансу буендагы яңа паркта балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур-зур шугалаклар,  төрле уен мәйданчыклары шау-гөр килеп торды. Җыр-музыка тавышы, ә иң кызыклы — Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройларын барыбызны да узенә чакырып торды.

Ул көнне 5 нче гимназия укучылары нинди генә уеннарда катнашмады.  Без күңелле тамаша карадык, тәгәрәшеп уйнадык, командаларга да бүленеп ярыштык, әле Белмәмеш сорауларына да җавап эзләдек. Әти-әниләребез безнең шаярганны елмаеп карадылар. Аннары үзләре дә түзеп тора алмадылар: безнең белән ярыштылар. Кыш бабай бигрәк юмарт булды, һәрберебезгә призлар өләште. Безнең кәефләрне күреп,  Убырлы гел янда йөрде, кызык-мызык эзләде, хәтта биетеп тә алды.

Борыннарны кытыклап, тәмле коймак исе килеп керде. Арып-талып уйнаганнан соң, пешекче апаларыбыз пешергән тәмле коймак белән  кайнар чәй эчүләре тәнгә сихәт, җаныбызга рәхәт өстәде. Кыш бабайның котлау сүзләренә кушылып, яңгыраган көйгә биеп киткәнебезне сизми дә калдык. Рәхәтләнеп, хәлдән тайганчы, шәп итеп биедек! Кышның бер мизгелен, матурлыгына сөенеп, истә калырлык итеп, дусларыбыз, әти-әниләребез, укытучы апаларыбыз белән шау-гөр килеп уздырдык. Безнең балачак  шуклыгын  табигать  тә  яратты. Ул көнне  кояш җылы нурларын сипте. Безнең кышкы ялларны шундый матур итеп оештырганнары өчен, өлкәннәребезгә чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Гатауллина Камилә,

5 нче гимназиянең

8 нче Б сыйныфы укучысы.

Автор фотосы

http://arskmedia.ru/2018/01/11/kyishkyi-uennar-anga-rahat-bira/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение