События

Район башлыгы призына татарча көрәш 13.01.2018

Район башлыгы призына татарча көрәш

13 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. 2002—2004нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев яшь көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Көрәштә барысы 80ләп яшүсмер көрәште. Район көрәшчеләр федерациясе рәисе Ринат Алиев: «Көрәшне үстерер өчен эшләргә кирәк, — диде. — Тренерларның эш нәтиҗәсе менә шушындый ярышларда күренә инде. Әнә, күрәсез бит тренерларның үзләрен дә, ничек җан атып йөри алар үз көрәшчеләре өчен. Әнә, Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин, Курса ягыннан Марат Әхмәдиев…

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

40кг. үлчәүдәгеләр

1.Эмиль Гыйззәтуллин (Курса Почмак),

2.Илдар Гөбәйдуллин (Шушмабаш),

3. Нурсиль Сабиров (Апаз)

45 кг  авырлыктагылар.

1. Инсаф Нигъмәтҗанов (Апаз)

2. Илмир Гыйззәтуллин (Курса Почмак)

3. Илгиз Хисмәтов (Курса Помак)

50 кг.

1.Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш)

2. Надир Фазуллин (Яңа Кенәр)

3.Мөхәммәт Ашуров (Сикертән)

55 кг

1.Әлфис Маннанов (Түбән Мәтәскә)

2. Дилүс Әхмәдиев (Сеҗе)

3. Рәдис Шәмсетдинов (Шушмабаш)

60 кг.

1. Инсаф Абдуллин (Яңа Кенәр)

2.Айрат Закиров (Апаз)

3.Альмир Чумаков (Апаз)

65 кг.

1.Алмаз Сабиров (Түбән Мәтәскә)

2.Илназ Закирҗанов (Урта Курса)

3.Рафил Вәлиев (Яңа Кенәр)

70 кг.

1.Илнар Сәләхов (Урта Курса)

2.Рафиль Нәҗметдинов (Яңа Кенәр)

3.Илназ Рамазанов (Урта Курса)

75 кг.

1.Рәниф Нурисламов (Урта Курса)

2.Раил Вәлиев (Шушмабаш)

3.Инсаф Фазуллин (Яңа Кенәр)

80 кг.

1.Рәсүл Шәрифуллин (Апаз)

2.Разил Шәмсетдинов (Шушмабаш)

3.Фирдүс Вәлиев (Яңа Кенәр)

80кг.нан югары

1.Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса)

2.Алим Абдуалимов (Урта Курса)

3.Адел Сингатуллин (Яңа Кенәр)

Яңа Кенәр мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Илсаф Хәбибуллинның бармак буыны урыныннан чыгып, ул башка көрәшмәде. Эх, 1нче урынны аласы егет иде, бик кызганыч, дип уфтанды тренерлар.

Командалар арасыннан 1нче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы алды, тренеры Зөлфәт Хәйруллин. 2нче урында — Апаз мәктәбе командасы, тренеры — Марат Фаязов. 3нче урында — Шушмабаш мәктәбе командасы, тренеры Марат Сәләхов.

1нче урынга җиңүчеләргә тузан суырткыч, 2, 3нче урыннарга чәйник—термопотлар бирелде. Шулай ук җиңүчеләр медальләр, гармоталар белән бүләкләнделәр.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2018/01/13/rayon-bashlyigyi-prizyina-tatarcha-k-rash/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение