События

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел! 17.01.2018

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел!

Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгын билгеләп үттеләр. Музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гөбәйдуллин кичәне алып барды. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Казаннан якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Закуан кайтты. Очрашуда шулай ук хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз арасыннан дин әхелләре катнашты.

Музейдагы кичә җылы мохитта бик матур барды. Район мөхтәсибе Раил хәзрәт догалар укыды. Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде. «Шиһабетдин Мәрҗанине искә алырга килдек, — дип сөйләде ул. — Шиһабетдин кечкенәдән үткен зиһенле булган. Малай вакыттан ук иптәшләрен җыеп, төрле уеннар оештырган. Үз гомеренә 30дан артык китап язган. Гарәп телендә язган. Мисырның югары дини уку йортында шәкертләрне Шиһабетдин Мәрҗани китабы буенча укыталар. Алдынгы фикерле кеше булган ул. Һәр имам Шиһабетдин Мәрҗанине догасында үзенең остазы буларак искә алсын иде.

«Мәктәп балалары Ш.Мәрҗанине тиешенчә белми, — дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гөбәйдуллин. — Мәчет, мәдрәсәләрдә дини белем бирүче мөгаллимәләр һәм имаманар балаларга, яшьләргә Шиһабетдин Мәрҗанинең кем икәнен, аның алдынгы фикерләрен аңлатсалар иде.»

Арчада яшәүче Рая Фәтхуллина, Нурфия Шәйхиева мөнәҗәтләр көйләде. Шиһабетдин Мәрҗани җыр, музыкага каршы булмаган.

«Казан арты» тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов Шиһабетдин Мәрҗанинең үзе язган һәм аның турында язылган китаплар белән таныштырды. Ш.Мәрҗани турындагы китаплар белән китапханәләрдә һәм районның әдәбият һәм сәнгать музеенда танышырга була.

«Таттелеком» акционерлык жәмгыятенен матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Закуан болай дип сөйләде: «Икенче ел алдынгы фикерле мәгрифәтчеләрнен һәм аларн турындагы сирәк язмаларны өйрәнәбез. Искитмәле мәгълуматларга юлыгабыз. Шиһабетдин Мәрҗанине без белеп бетермибез. Шиһабетдин Мәрҗани дини кануннарны саклап, дөньяви фәннәрне белергә өндәгән». Рөстәм Закуан Шиһабетдин Мәрҗани турында рус телендә нәшер ителгән «Татарский Геродот» китабын  районга бүләк итте.

«Таттелеком» аксионерлык җәмгыятенен (җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин) Ташкичү мәктәбендә Ш.Мәрҗани музеен, бакчасында һәйкәлен, олы юл буенда чишмәсен эшләве турында рәхмәтле сүзләр әйтелде. Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу кичәсенен рәсми өлешеннән соң Ташкичү авылына юл тоттылар. Алар анда чишмәсенә тукталып, музеена кереп, мәчетендә намаз укып, бик риза булып кайттылар.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.



Румия Надршина тексты һәм фотолары


http://arskmedia.ru/2018/01/16/shi-abetdin-mar-anine-b-gen-tugan-k-ne/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение