Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Равил манаралар ясый
Күптән түгел генә Курса–Почмак авылына барып Мөнәзәхә әби Галимбәкованы туксан яшьлек юбилее белән котлап кайттык. Бик авыр заманнарны кичергән буын бу, ачлы–туклы килеш бушка диярлек колхозда хезмәт иткәннәр, сугыш елларында урман кискәннәр, окоп казыганнар. Мине иң тетрәндергәне әбинең: “Чана тартып басуга тирес түктек”, – дигән сүзләре булды. Күз алдына китерегез: 14–15 яшьлек кызлар карга бата–чума тирес төялгән чана тарта. Кышын чана, җәен “уфалла” арбасы…
Без дә тарттык ул чана, арбаларны. Алар авылда һәр йортта иде. Авыл араларында да чана тартучылар еш очрый иде. Әмма безнең буынга колхоз басуына кул чанасы белән тирес чыгарырга, ерак аралардан симәнә ташырга туры килмәде. Инде тракторлар, машиналар кайта башлаган чор җиткән иде.
Ул чана, арбалар да бит күпмедер дәрәҗәдә авыл кешесенә җиңеллек китергән, хезмәт иткән. Безнең әтинең: “Пошалымнарга рәхмәт, станциядә чана саталар, яңасын алып кайттым әле”, – дигәне хәтердә.
– Безнең әти Бәдегытдин чаналарны, арбаларны күп ясады, – ди Югары Пошалым авылында яшәүче Равил Галәветдинов. – Кошевка чаналарны күннән тышлап ясый иде.
Билгеле инде, мондый әти янында малай да һөнәргә өйрәнеп үсә.
– Чана, арбаларның кирәге калмады, – ди Равил. – Берзаман күн белән тышланган кошевкаларга мода булып алды бит, шуларны ясадым. Рөстәм Закировка “Пошалым чаналары”н башлаган елда 15 кечкенә чана ясап бирдем.
Равил белән сөйләшүе рәхәт, ачык кеше, йөзеннән елмаюы китми. Йорт–җирләре, капка–койма таза, зәвык белән эшләнгән. Капка төпләрендә кечкенә манаралы кое “өе”. Зират өендә дә манара. “Мин ясаган манаралар, – ди Равил. – Ундүрт манара ясадым инде. Муллага “Минем урын оҗмахта булыр инде, дип әйткән идем. Болар исәпкә алынмый, иң беренче шарт – намаз”, – диде дип, елмая ул.
Мәчет янәшәдә генә. Шушы авылның ир–егетләре Равил Галәветдинов, Рәдиф Нигъмәтуллин, Фаил Шәрәфиев, Миннехан Шәймуллин, Хәйдәр Минһаҗев, Рәфыйкъ Шәкүров 24 көн буе бушка эшләп мәчеткә яңа манара ясаганнар. “Аллаһның ризалыгы өчен эшләдек”, – ди Равил. Казан шәһәрендә өч мәчеткә манара ясаган.
Авыл җирлеге башлыгы Мәмдүдә Галәветдинова да (туганы түгел) Равилгә бик рәхмәтле.
– Бөтен эшкә булышам, дип тора, – ди. – Балаларга Яңа ел бүләкләре өләшә, спорт ярышлары үткәргәндә ярдәм итә.
Равил авылда кибет ачкан, хатыны Тәнзилә сатучы. Бу яктан да авылның бөтенлеген саклаучы алар.
– Безнең ике әни (Тәнзиләнең, үзенең әниләре) ун ел бездә бергә яшәделәр, – ди ул. – Шулкадәр тату иделәр, бер сүзгә килгәннәре булмады.
Равилнең үз әнисе өч ел элек мәрхүмә булган.
Өйләрендә рәхәтлек. Оныклары Тимерхан бабасының алдыннан бер дә төшмәде инде, сабыйлар кемнең кем икәнлеген тиз чамалый алар. “Миңа мыеклы бабай кирәк дип кенә тора”, – ди Равил, елмаеп.
Кичке якта Равилгә кәрәзле телефоннан шалтыраткан идем: “Мин урманда әле”, – ди.
– Анда нишләп йөрисең? – дим.
– Кода белән урман кисәм, – ди.
– Хәзер урман кискән кеше юк та бугай инде, – дим.
– Минем пилорам бар бит, заказлар булып тора, – диде ул.
Ильяс Фәттахов
http://arskmedia.ru/2018/01/19/ravil-manaralar-yasyiy/