События

Бакча балалары Алтын Көз кызын тозактан коткарды 02.11.2020 Бакча балалары Алтын Көз кызын тозактан коткарды

Арчаның 1 нче балалар бакчасында гаҗәеп матур, күңелле "Алтын Көз һәм шаян Кикимора" дигән бәйрәм узды.

Бакчабызның мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалар янына кунакка Алтын Көз килде. Ләкин...

Якташыбыз Диас Вәлиев тууына 82 ел! 01.11.2020 Якташыбыз Диас Вәлиев тууына 82 ел!
Драматург һәм прозаик Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Казанбаш авылында туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. Студент чагыннан ук геологик экспедицияләрдә катнаша, Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Хабаровск краенда, Уралда була, Казакъстандагы Тимертау шәһәрендә металлургия комбинаты төзешә, ә 1962 елда университетны тәмамлап чыккач, өч ел буе Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Казанга кайта һәм, берникадәр вакыт шәһәрдәге геологик оешмаларда эшләп алганнан соң, 1966 елнын, мартыннан алып 1973 елнын, җәенә кадәр республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973—1975 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны бетереп кайткач, Д. Вәлиев профессиональ язучылык эшенә күчә. Ул—1977 елдан КПСС члены.

«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Чишмәләребезне саклыйк» табигать саклау акциясе үткәргән 28.10.2020 «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Чишмәләребезне саклыйк» табигать саклау акциясе үткәргән
Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чишмәләребезне саклыйк» дигән табигать саклау акциясе үткәргән. Чара «ЭКО стилендә яшәү» проекты кысаларында оештырылган.

Уйнамадылар, яшәделәр 27.10.2020 Уйнамадылар, яшәделәр
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Вәгъдәләр бирештек җәйләрдә” дигән спектакль күрсәтелде.

Аны Арча станциясе, Айван, Күпербаш авыллары үзешчәннәре куйды. Режиссеры – Илмира Фазылҗанова. Әлеге спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган район бәйгесе кысаларында үтте.

"Поле чудес"та Шушмабаш мәктәбе директоры катнашты 26.10.2020 "Поле чудес"та Шушмабаш мәктәбе директоры катнашты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова "Поле чудес" та катнаша. Финалга үткән. Уңышлар телибез.Тапшыру 6 ноябрьдә күрсәтелә.

10 "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы да бар 25.10.2020 10 "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы да бар
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде.  Җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант каралган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Алар арасында районыбызның 11нче балалар бакчасы да булуы аеруча куанычлы.

Конкурска барлыгы 44 балалар бакчасыннан гариза кабул ителде.

Вәкил абый 20 яшендә бер кулсыз кала 24.10.2020 Вәкил абый 20 яшендә бер кулсыз кала

Бервакыт районның башкарма комитеты җитәкчесе төзү материаллары комбинаты директоры Вәкил абый Вафинны чакырып ала да, өстәл сугып сүгә башлый. Бик каты сүгенә торган кеше иде ул, болай начар да кеше түгел үзе, әмма бер сүзне икенчесе белән сүгенмичә ялгый алмый иде.

Ярар, кызып-пешеп сүгә бу директорны, берзаман авызын ачып туктап кала, чөнки Вәкил абый аның һәр сүгенгән сүзе саен рәхмәт укый.

Язмышлары шулай язылган... 23.10.2020 Язмышлары шулай язылган...
Без быел сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән якташларыбызның күбесенең язмышын ачыклый алабыз.

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышлары ачыклана башлагач мин “Сугышчан дан” клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепановка үземне кызыксындырган дүрт авылдашым турында мәгълүматлар тутырып анкеталар җибәрдем.

Үрнәктә чишмәләр территориясен чистарттылар 22.10.2020 Үрнәктә чишмәләр территориясен чистарттылар

Табигатьне саклау акциясен Урман хуҗалыгы урта мәктәбенең урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үткәрде.

Укучылар һәм укытучылар «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе», «Ишморат чишмәсе» һәм «Наратлык чишмәсе» су чыганаклары әйләнә-тирәсен тәртипкә китерде. Чишмәләрнең исемнәре язылган аншлаглар да урнаштырдылар.

Игелекле хезмәттә узган гомер 21.10.2020 Игелекле хезмәттә узган гомер
Әңгәмә вакытында Флюзә Нәкыйб кызы үзенең әти-әниләре, бала чагы, уку һәм һөнәр алу еллары турындагы хатирәләрен яңартты. Мәгариф ветераны буларак үзе эшләгән еллардагы укыту-тәрбия эшләре, хезмәттәшләренең уңышлары турында  истәлекләр сөйләде. Ул безгә тормышы, хезмәт юлы белән бәйле булган фотолар, газеталарда басылган мәкаләләр алып килде һәм алар белән таныштырды. Алга китеп, шуны әйтәсе килә, бу очрашу вакытында Флүзә Нәкыйб кызы безне нык гаҗәпләндерде. Ул музейдагы 1996 елгы Арча сабантуенда Борис Ельцинның  катнашуы турындагы экспозициядәге фотоларны карагач, үзендә Россия Президенты ваткан чүлмәкнең бер кыйпылчыгы саклануын әйтте. Ул көнне аңа бу кыйпылчыкны мәктәп директоры, сабантуй үткәрү комиссиясе әгъзасы  Ленар Заһидуллин биргән булган. Безнең музейда Россия Президентының күзен бәйләгән тасма,  чүлмәк ваткан таяк саклана иде инде, ә чүлмәк ватыклары юк иде әле. Икенче килүдә Флүзә Нураева сабантуй истәлеген музейга бүләк итте, күптәнге хыялыбыз 24 елдан соң тормышка ашты, музейда тарихи истәлекле чүлмәк китеге дә булды.

Яшьләр тарихка битараф түгел 20.10.2020 Яшьләр тарихка битараф түгел
Артур Тумаков 2018 елда Арча Үзәк китапханәсенә  очрашуга килгән иде.

Ул чакта аның православие диненә бәйле районыбызның үткәнен барлаган “Арск. Новые подробности, факты и открытия” дигән китабын кулына алып шаккатучы, рәхмәт әйтүчеләр күп булды.

Фәйзи абый дәресләре 19.10.2020 Фәйзи абый дәресләре

Дәресләрең өчен рәхмәт, Фәйзи абый! Сез безнең алда һәрвакыт якты маяк булып торасыз!

Бөек Ватан сугышы ветераны, илле елга якын колхоз рәисе, ТАССР, СССР Югары Советлары депутаты булган, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры Фәйзи ага Галиев 96нчы яшендә якты дөньядан китеп барды.


Туганыбыз – безнең горурлык 18.10.2020 Туганыбыз – безнең горурлык
Наласа авылында яшәүче мәгариф ветераннары Лилия һәм Камил Габдрахмановлар бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия  бирүгә багышладылар.

Тагын 11 якташыбызның язмышлары ачыкланды 17.10.2020 Тагын 11 якташыбызның язмышлары ачыкланды
Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов Арчага бер кайтканында: “Сезнең районнан Бөек Ватан сугышында 14 мең кеше һәлак булган дип исәпләнә. Чынбарлыкта  күбрәк алар”, – дигән иде.

Казанбашта яңарыш 16.10.2020 Казанбашта яңарыш

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров Казанбашта үткән семинарда: “Без быел урак өстен 12 августка төгәлләдек, бушаган кешеләр белән менә машина-трактор паркында шундый зур эшләр башкардык”, – дип сөйләде.

Үзләрендә урып-җыюны төгәлләгәч комбайнчылар үзебезнең һәм күрше районнар хуҗалыкларында ике мең гектарга якын иген суктырганнар. “6 млн сум акча эшләделәр, бу быел иген игүгә киткән чыгымнарны капларлык булды”, – ди җитәкче. Комбайнчылар да канәгать, алар быелгы уракта 200әр мең сум чамасы акча эшләгән.


Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне! 15.10.2020 Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!
Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!   Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчаның ветераннар командасы чемпион булды! 14.10.2020 Арчаның ветераннар командасы чемпион булды!
Бүген район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат-шашка буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Анда 6: Арча, Әтнә, Саба, Кукмара, Биектау һәм Минзәлә районнарының ветеран шахмат-шашка осталары катнашты. Һәр командада икешәр ир-ат һәм хатын-кыз уйнады. Безнең район данын шахмат буенча Марсель Хәлилов һәм Гәүһор Сәйфуллина, шашка буенча Мөдәрис Лотфуллин һәм Равилә Әхмәдиева яклады.

Уеннар киеренке һәм кызыклы шартларда үтте. Нәтиҗәсе дә безнең өчен куанычлы: районыбызның ветераннар командасы чемпион булды. Иң кызыгы шунда, һәр төрдә дә безне

Курса Почмак кызы Таңсылуны котлыйбыз! 13.10.2020 Курса Почмак кызы Таңсылуны котлыйбыз!
Спорт һәм сәламәтлек. Спортта уңышларга ирешү өчен сәламәт булырга кирәк. Сәламәт булу һәр кешенең үзеннән тора. Спортта уңышларга ирешү өчен даими шөгыльләнергә кирәк.

Ләкин үз көчеңә карап. Җиңел атлетиканы гына алыйк. Кемдер кыска арага йөгерә. Ә кемгәдер ерак ара ошый.

90 яшьтә без! 12.10.2020 90 яшьтә без!

1930 елның 10 августында Арча районы оеша. Аның составында 138 торак пункт булган, аларда 66 мең 177 кеше яшәгән

Аерым хуҗалыкларны колхозларга кертү чоры була бу. Колхозлаштыруны 1932 елга төгәлләү бурычы куела. Бу эш чамадан тыш кызу темплар белән башкарыла. Үз чиратында бу кызу темп авыл халкында зур канәгатьсезлек тудыра. Болар барысы да хәлле крестьяннарның йорт-җирләрен, милекләрен тартып алу, Себергә куу һәм мәчетләрне ябу юлы белән эшләнә. 1929 елның 8 апрелендә М.Калинин дини җәмгыятьләрне һәм оешмаларны җәмгыять тормышыннан алып ташлау турында Указ чыгара.

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне 11.10.2020 Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне
Бүген Сафин Габделфәт Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туган. Бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән Тукай–Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы. Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче түгел, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр…

Чемпион безнең районнан 10.10.2020 Чемпион безнең районнан
Бүген Арчада бочче буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты булды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән мөмкинлекләре чикле спортчылар катнашты. Безнең район командасы (тренеры Фәрит Минхаиров) һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясады. Рамил Шәрәфетдинов республика чемпионы исеменз лаек булды.

Курса якларында Самат кебек талант ияләре яши 09.10.2020 Курса якларында Самат кебек талант ияләре яши
Самат белән Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Урта Курса мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы яшүсмер бирегә укытучысы Булат Гайнуллин белән бергә концерт карарга килгән иде.

Чаллы шәһәрендә яшәүче  якташларыбыз 08.10.2020 Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз
Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән Өлкәннәр көне уңаеннан телефон аша сөйләшкәндә: “Быел безнең театр коллективы өчен бик куанычлы ел булды.  Чаллы татар дәүләт драма театры  яңа бинага күчте һәм театрга Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Безнең коллектив театрыбызга  олпат язучының исеме бирелүне күптән көткән иде, зур горурлык хисләре кичерәбез. Минем үземә килгәндә, башкара торган рольләрем күп, исән-сау булып уйнарга язсын. Драматург буларак яңа әсәрләр өстендә эшлим. Районда театр елына багышланган “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабыгыз басылып чыккан икән, безгә дә бүләк итәрсез дип ышанабыз. Арчада Чаллы театры коллективы куйган спектакльләрне яратып карыйлар, җай чыгу белән кабат очрашырбыз әле,” – дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты.

Якташларыбызның уңышлары 07.10.2020 Якташларыбызның уңышлары
“Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда булдырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия  унбишенче тапкыр тапшырыла. Быел бу бүләккә “Язмышлар такыясы” шигырьләр җыентыгы өчен якташыбыз, Һади Такташ исемендәге  әдәби бүләк иясе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да лаек булды. Аның шигырьләр, поэмалар һәм тарихи цикллар тупланган бу китабы безнең  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә авторның: “Минем тыйнак кына иҗатым Арчамның дәртле йөрәк тибешенә куәт бирсә, бик бәхетле булыр идем”, – дип язган кулъязмасы белән истәлекле экспонат буларак саклана. Премияне тапшыру тантанасы 26 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә булачак.

Ул мине гел озатып йөрде 06.10.2020 Ул мине гел озатып йөрде
– Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Гел аның ярдәме белән уңышларга ирештем. Ун яшьлек вакытта ук колхозның сарык көтүен көттем, — дип сүз башлады Данил абый Шәяхмәтов. – Сарык көтүен яхшы көтте дип, икенче елны абый белән икебезгә дуңгыз көтүен ышанып тапшырдылар. Колхоз рәисенең ышанычын акладык, эшләгәнебез өчен ике центнер арыш бирделәр. Сугыштан соңгы авыр елларны исәпкә алсак, ул ашлык безнең өчен алтын тапкан күк булды. Чөнки халыкның таякка эшләгән чоры. Бездән бигрәк әти-әни бик куанды. 1936 елның 6 апрелендә туган малай мин. Туган авылым Күлтәстә башлангыч белем алдым, аннары Урта Пошалымда җидееллыкны тәмамладым. 

Укытучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлый 05.10.2020 Укытучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлый

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Октябрь ае башында матур традиция буенча без сезне һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

"Автобабай-2020" бәйгесендә кемнәр җиңде? 04.10.2020 "Автобабай-2020" бәйгесендә кемнәр җиңде?
"Автобабай - 2020" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. 
Хатын-кызлар арасында1 урында Гыйззәтуллина Наҗия, икенче - Гаязова Сәгыйдә, өченче - Сабирова Мөнирә.
Ирләр арасында беренче урында Шакиров Дамир, икенче - Павел Герасимов, өченче урында Ринат Галеев.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар… 03.10.2020 Сезгә тиеш әле бик күп назлар…
Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Сезгә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез.

Арчада Гариф Ахунов премиясен кемнәр алды? 02.10.2020 Арчада Гариф Ахунов премиясен кемнәр алды?
Арчада Гариф Ахуновның 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан районга бер төркем язучылар кайтты.

Кунаклар Арча станциясендәге татар зиратына юл алдылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин Гариф ага Ахуновның рухына дога кылды. Язучы каберенә чәчәкләр салдылар. Чарада язучының кызы шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты.

Гомер көзендәге якты көн 01.10.2020 Гомер көзендәге якты көн
Бүген Арчадагы өлкәннәр интернат йортында бәйрәм чарасы булды. Интернат йортта яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котладылар.  Арча үзәк китапханәсе Арча сәнгать мәктәбе белән берлектә "Гомер көзендәге якты көн" дип аталган концерт куйды. Балалар анда яшәүчеләргә картиналар да бүләк иттеләр.

Якташыбыз, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалны туган көне белән котлыйбыз! 01.10.2020 Якташыбыз, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 1 октябрь көнне якташыбыз  Рифат Җамалның туган көне!  “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Бүген Арча районында 87нче мәчет ачылды 30.09.2020 Бүген Арча районында 87нче мәчет ачылды
Бүген Сеҗе авыл җирлегенә кергән 32 хуҗалыклы Чөмә-Елга авылында яңа мәчет ачылды.

Мәчет ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Урманда туган, шунда үскән 25.09.2020 Урманда туган, шунда үскән
“Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала.

"Яшь йөрәкләр" яшьләрчә 23.09.2020 "Яшь йөрәкләр" яшьләрчә
Арча районының "Яшь йөрәкләр" җыр ансамбле Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә бик матур чыгыш ясадылар. 

Оештырып йөрүчеләре Нәсимә Гарифуллина үзе дә ансамбль белән җырлый. Художество җитәкчесе Гүзәл Минхәирова да ансамбль белән бергә. Киемнәре матур, үзләре матур, җырлаулары матур! Бәйрәмне менә дигән итеп күтәреп җибәрделәр. Афәрин! Исән-сау булсыннар! Халыкны шулай куандырып торсыннар! 

Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды 22.09.2020 Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды

Узган шимбәдә Арча спорт сараенда “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол ярышлары уздырылды.

Районда волейболны яраталар. Әлеге ярышларга да 12 команда килгән иде. Район волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов спортчыларга уңышлар теләделәр.

Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды. Арчаның җыелма командасы – икенче, Арчаның яшьләр командасы – өченче, Урта Курса командасы дүртенче урында.

Атлар өстендә "Аударыш" ярышында кем җиңде? 22.09.2020 Атлар өстендә "Аударыш" ярышында кем җиңде?
Үткән шимбә көнне Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә "Аударыш" ярышы бик күңелле үтте.

Видеода узган ел җиңгән Лениногорски егете Динар Хәйбриев белән Кукмарадан атлар тренеры Фирдүс Халиков (кара башлыктан) "көрәшә". Кукмара егете Фирдүс җиңде! "Аударыш" ярышы кыен түгел", -- ди. Карап торышка ансат түгел. Көч, җитезлек кирәк. Арча егетләре бу ярышта катнашмады. Карап кына торды.

Арча районында Гариф  Ахуновны  хөрмәтләп искә алдылар 21.09.2020 Арча районында Гариф Ахуновны хөрмәтләп искә алдылар
18 сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алып районыбызда төрле мәдәни чаралар үтте.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән бер төркем язучылар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булдылар. Якташыбызга Әлмәт шәһәрендә язучы дуслары моннан 55 ел элек бүләк иткән ике тумболы өстәлдә әтисенең иң яраткан ромашка чәчәкләрен күреп кызы Наилә Ахунованың күңеле нечкәрде. Ул Гариф абый һәм Шәһидә апа белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Арчада Ат көне 20.09.2020 Арчада Ат көне
Яңа Кырлайда Ат көне иртәнге сәгать 5тә башланып китте.

120 км араны үтәргә 5 ат чыгып китте.

Ярышлар шулай ук 100 км, 80 км, 40 км арага да булды. Барысы 100ләп ат булгандыр.

Яңа Кырлайда яңа төрле китапханә эшли башлады 19.09.2020 Яңа Кырлайда яңа төрле китапханә эшли башлады
Бүген, 19нчы сентябрь көнне илкүләм милли проект кысаларында Яңа Кырлай авылында заманча, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган Модель китапханә ачылды. Аны ачу тантанасында премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Якташыбыз Гариф Ахунов тууына 95 ел! 18.09.2020 Якташыбыз Гариф Ахунов тууына 95 ел!

Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов, 1925-2000) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.

“Иң зур терәгем – ирем” 17.09.2020 “Иң зур терәгем – ирем”
ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган “Изгелек кыл” хәйрия акциясе дәвам итә.

Әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Аның өченче этабы кысаларында мәгариф учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче күп балалы һәм аз керемле хезмәткәрләрнең гаиләләренә планшетлар тапшырылды.

Апазда һәм Шушмабашта тантаналар 16.09.2020 Апазда һәм Шушмабашта тантаналар
Бүген Арча районының Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә күңелле вакыйгалар булды.

Апаз авылында авыл җирлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада Арча район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.

Бүреләр килеп ишек төбендә улый 15.09.2020 Бүреләр килеп ишек төбендә улый
Яңа Кенәрдә яшәүче Равил абый Хәбибрахманов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

“Кешенең бер гасырга якын гомерен берничә кәгазь битенә сыйдыру җиңелләрдән түгел. Аның бөтен күргәннәрен тасвирлау өчен китап кирәк булыр иде”, – ди кияве Сергей Баһаветдинов.

Равил абый Шекә авылында 7 балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Араларында 2 генә кыз була, калганнары малайлар. Гаилә Касыймовлар фамилиясен йөртүгә карамастан, авыл җирлегендә ялгышып аны Хәбибрахманов дип теркиләр. Бүгенге көнгә кадәр ул башка гаилә әгъзаларыннән аермалы буларак шул фамилияне йөртә.

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла 14.09.2020 Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла
Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә.

Югары Пошалымнан борчулы хәбәр килде 10.09.2020 Югары Пошалымнан борчулы хәбәр килде
Май аенда редакциягә Югары Пошалымнан борчулы хәбәр керде. “Бу ни хәл инде? Мелиораторлар буадагы суны җибәрә. Монда балык! Җәйгә керәбез, ә безне хәзер сусыз калдыралар. Язын түгел, көзен эшләргә кирәк ремонт эшләрен. Язын кар сулары җыелып кала”.

Ул вакытта буадагы су тулысынча җибәрелмәде.

Август башында Югары Пошалым буасы вакыйгасы тагын баш калкытты. Электрон челтәрләргә куелган видеода суы җибәрелгән әлеге буада халык, пычрак, ләм ерып, кул белән балык чүпли... Бу хәл Татарстан Республикасының Экология министрлыгына кадәр барып җиткән.

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! 08.09.2020 Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!   Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

“Китап”апай 07.09.2020 “Китап”апай
– Әнием! Дәү әнием! Китап апай килә!

Кечкенә оныгым Ясминә шулай шатланып каршы ала Гөлфирә апасын.

Кем соң “Китап” апай? Ул – Гөлфирә Зөфәр кызы. Минем тырыш укучым. Гөберчәк авыл китапханәчесе.  Казаклар авылының уңганлыклары,  булганлыклары белән авылдашларының хөрмәтен казанган Зөфәр абый һәм Суфия апаның кызлары.

Очрашуның шаһите – ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач һәм зәңгәр күк йөзе 06.09.2020 Очрашуның шаһите – ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач һәм зәңгәр күк йөзе
Җиңү паркы узган шимбәдә чәчәкләргә күмелгән иде. Биредә чәчәк күргәзмәсе оештырылды.

Укытучылар кулы тигән әйбер начар булмый, дия торган гадәтем бар. Чыннан да, элек-электән укытучы иң булган, иң оста, иң талантлы кеше саналган. Хәзер дә аларның сәләтләренә сокланып туя алмаслык. Бала тәрбияләүче, аларга белем бирүче кеше шундый булырга да тиештер, мөгаен.



Арчада 140 урынлык балалар бакчасы ачылды 04.09.2020 Арчада 140 урынлык балалар бакчасы ачылды
Бүген «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән "Балачак" балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

140 бала сыйдырышлы балалар бакчасында алты төркем җиһазландырылган. Биредә чишенү бүлмәсе, уен, йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет, музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блоклары бар.

“Заря” уракны тәмамлады 03.09.2020 “Заря” уракны тәмамлады
Халык инвесторга бик рәхмәтле. Киптерелгән, чиста ашлык бирделәр, мондый хәлне күргәнебез юк иде, дип шатланып бетә алмыйлар “Заря” ширкәтендә.

Район башлыгы Илшат Нуриев 30 августта игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Аю” ширкәте комбайнчысы Илдар Хәсәновка, “Заря” ширкәте комбайнчысы Илдар Кавиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Заря” ширкәте районыбызның иң ерак почмагында урнашкан. Анда һава торышы да үзгәрәк, яз башкаларга караганда ун көнгә соңрак килә, кыр эшләре дә соңрак башлана. Шуңа күрә быелгы уракны районда икенче булып төгәлләүләре соклану тудыра.


Сәрдәбашта төзекләндерелгән клуб ачылды 01.09.2020 Сәрдәбашта төзекләндерелгән клуб ачылды
Бүген Сәрдәбаш авылында ныклап төзекләндерелгән клуб ачу танатанасы узды

Анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. 60 нчы еллардан бирле клуб хезмәтен үтәгән элеккеге Зиннур бай складлары булган бинага күптән кул тимәгән булган. Ниһаять , быел ул республика программасы нигезендә ныклап төзекләндерелде. "КСМ" ширкәте егетләре биредә күңел җылысын биреп, җиренә җиткереп эшләгән. Түбәсе, диварлары, эчке бизәлеше тулысынча яңартылган клубны хәзер танырлык түгел. Килгән кунаклар авыл халкына мәдәният учагын гөрләтеп эшләтүләрен теләделәр. Авыл - милләтнең рухын саклаучы төп терәк булырга тиеш, дигән фикерне җиткерде министр биредә җыелган мәдәният хезмәткәрләренә. Моның өчен республикада бик күп эшләр башкарыла. Район башлыгы да авылда яшәүчеләр өчен дәүләт тарафыннан каралган төрле ярдәм чараларын санап күрсәтте. Җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов әйткәнчә, Шушмабаш авыл җирлеге мисалында да моңа инанырга мөмкин. Быел гына Шушмабашта балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, Носы, Сәрдәбаш авылларына асфальт юллар килгән, яшәү һәм ял итү өчен биредәге халыкка барлык мөмкинлекләр тудырылган.


Арча урамында изге бәйрәм узды 30.08.2020 Арча урамында изге бәйрәм узды

Шәһәребезнең "40лет Победы" урамында бүген матур бәйрәм оештырылды.

Аның төп оештыручысы - Арчада яшәүче Рифат Шәйхетдинов. Изге күңелле райондашыбыз Корбан чалып, үзе яшәгән йорт ишегалдында балалар һәм олылар өчен менә дигән бәйрәм уздырды. Сабыйлар өчен аниматор чакырып, плов пешерүче пешекче чакырып, менә дигән мул табын ясап, бар теләүченең күңелен ача ул. "Минем бу эшемне хуплап, ярдәм итүчеләр күп булды. Үзем генә булдыра алмас идем. Бөтен район булышты дисәм дә була. Шушмабаштан плов пешерергә утынга кадәр китереп бирделәр," - дип уртаклашты ул.


Түбән Мәтәскәдә тагын бер чишмә ачылачак 28.08.2020 Түбән Мәтәскәдә тагын бер чишмә ачылачак
29 августта сәгать 11дә чишмәне ачу тантанасы була.

Тагын бер чишмә Түбән Мәтәскәдән Югары Мәтәскәгә бару юлында эшләнде. Аны бертуган апасы Рузилә Хөснетдинова истәлегенә Даниал Шакир улы Фәсәхиев эшләтте. Халык чишмәләрдән су алырга ярата. Янәшәдәге чишмәдән юлчылар чират торып су ала. Бу чишмәнең булуы бик әйбәт булган. Озак еллар халыкны куандырып торыргы язсын. Чишмәләр булып, алар артып торсын. Чишмәләрне эшләүчеләргә рәхмәт.

Равил Вәлиевне юксынып… 27.08.2020 Равил Вәлиевне юксынып…
Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Равил Вәлинең 75 еллык бәйрәменә әзерлек вакытында аның белән Казан шәһәрендә очрашкан идек. Ул үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрен сөйләде, төрле елларда басылган китапларын, фотоларын, шәхси документларын музейга бүләк итте. Аның балыкчылар турында җыйган материаллары гына да берничә папка иде.Тормыш иптәше Зәллә апа, кызлары Зөлфия безне якын итеп каршы алдылар, бу очрашу истә калырлык булды. Равил абыйның юбилее уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Казансу” паркында “Әдәби мәйдан”, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Якташыбыз Равил Вәлинең тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә янында экскурсия оештырган идек.”Арча хәбәрләре” газетасында аның турында “Камаз төзүдә катнашкан якташыбыз” дигән мәкалә бирелде, “Арча” радиосы аша берничә тапшыру оештырылды. Равил абый үзе дә бу хөрмәтләүне белеп бик канәгать булган иде.

Арчада Кырым кунаклары осталык класслары үткәрделәр 26.08.2020 Арчада Кырым кунаклары осталык класслары үткәрделәр
Бүген Арчага Кырымнан рәссамнар, кулланма сәнгать осталары кайттылар. Алар “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар, Арча сәнгать мәктәбендә осталык класслары үткәрделәр, безнең кул эше осталары әзерләгән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Соңыннан “Әлифба” музеена, Яңа Кырлайга юл алдылар. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.




Мөнәвир абыйны искә алып... 25.08.2020 Мөнәвир абыйны искә алып...
Арча эшчеләр бистәсендә озак еллар яшәп, җаваплы урыннарда эшләп халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче Мөнәвир Гәрәй улын районыбыз халкы яхшы хәтерли. Алар тормыш иптәше, озак еллар Арча район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән Шәфика апа белән, үрнәк гаилә булып яшәделәр һәм өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Әлфия Түбән Кама педагогия училищесында һәм Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядә директор урынбасары, ә Гөлсинә Арча педагогия көллиятендә методик кабинет җитәкчесе булып эшләп әтиләренең һөнәрен дәвам иттеләр. Ә кече кызлары Лилия төзүче һөнәрен үзләштереп, Ижау шәһәренең төзелеш оешмаларында җитәкче булып эшләде. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, әти-әниләрен искә алып, горурланып яшиләр.


Яхшы эшләгәннәргә бүләк 24.08.2020 Яхшы эшләгәннәргә бүләк
23 августта Арча район башлыгы Илшат Нуриев югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Мондый бүләкләргә “Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков, “Северный” ширкәтеннән Мидхәт Мифтахов, “Тукай” хуҗалыгыннан Рафил Фәттахов, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллин, “Ватан”нан Константин Захаров, “Кишет”тән Ренат Галәветдинов лаек булды.




Кушлавыч авылына Татарстан велоберлеге җитәкчеләре кайтты 23.08.2020 Кушлавыч авылына Татарстан велоберлеге җитәкчеләре кайтты
Кушлавыч авылына #тукайюлы бренды әйдәманнары, Татарстан Республикасы велоберлеге җитәкчеләре Илдус Янышев һәм Дамир Сафин кайтты, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов үзенең шәхси Инстаграм битендә.

Очрашу Россия дәүләт флагы көнендә булуы белән үзенчәлекле. Алдагы көнне 90 километр юл үтеп кайткан кунаклар "Тукай эзләре" буйлап йөрде, "Мулла чишмәсе" суыннан авыз итте, төзекләндерелгән истәклекле урыннарда булды.



Арчада алдынгы яшь комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар 22.08.2020 Арчада алдынгы яшь комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар
Арча районында алдынгы яшь комбайнчылар Рәхмхт хаты һәм истәлекле бүләкләр алды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов алдынгы яшь комбайнчыларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Алдынгылар рәтендә "Курса МТСы"ннан Ранис Хөснетдинов, "Ак Барс" агрокмплексыннан" Ранил Туктаров һәм Раил Фәйзрахманов.

Мәскәүләр Арчадан өйрәнә 21.08.2020 Мәскәүләр Арчадан өйрәнә
21 августта Арча шәһәренә Мәскәүдәге “Стрелка” дип аталган институтта укучы архитекторлар килде. Алар шәһәрнең Зур урамында, Совет мәйданында бара торган төзекләндерү эшләрен карадылар, “Казансу” паркында булдылар.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин каршылады һәм озатып йөрде.

Хәбәрсез югалганнар исемлеген җибәргәннәр (+исемлекләр) 20.08.2020 Хәбәрсез югалганнар исемлеген җибәргәннәр (+исемлекләр)

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан бик күп якташларыбызның соңгы язмышы әлегә кадәр ачыкланмаган. Алар һаман да “хәбәрсез югалганнар” исемлегендә йөри.

Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов быел февральдә Арчага кайтып хәбәрсез югалган, дип исәпләнгән 15 якташыбызның документларын тапшырган иде. Ул шунда хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән якташларыбызның туганнарына алар турында мәгълүматлар язылган анкеталар тутырып җибәрергә тәкъдим итте.

Җиңүне якынайткан Кишет малае 19.08.2020 Җиңүне якынайткан Кишет малае
Авылыбызда исән-сау калган тыл ветераннарын санау өчен ике кул бармаклары да җитә.Шулар арасыннан Хөсәенов Нургали Фәйзрахман улы турында язмамны тәкъдим итәсем килә.Ул 1929 елның 26 июнендә туа.6 бала булалар.Ислам 1925,Зөлхәбирә 1927,Дәүләт 1933,Ильдар 1937,Зөлфирә 1939.Олы абыйсын сугыш вакытында сәламәтлеге зәгыйфь булуына да карамастан урман кисәргә җибәрәләр һәм ул шунда вафат була.

Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз! 18.08.2020 Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 17.08.2020 Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
17 август көнне якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриев туган көне! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Талантлы яшьләребезнең берсе 14.08.2020 Талантлы яшьләребезнең берсе
Районның яшьләр парламентына кандидатлар белән очрашуда катнашты Фәнил Хәбибуллин. Соңыннан сүз алды. Кыска гына чыгышы да аңа карата зур кызыксыну уятты.

– Моңа кадәр кайда булдыгыз сез? – дип сорадылар аннан.

– 30 яшькә кадәр фәнни эшләрне төгәлләргә кирәк, дигән фикердә мин. Хәзер туган районыма һәръяктан ярдәм итәргә әзер, – дип җавап бирде ул. 

Авылдашыбыз Миңлебәдәр 13.08.2020 Авылдашыбыз Миңлебәдәр
1909 елда туган Гайфуллина Миңлебәдәр Хәбибулла кызы Гөберчәк авылында абыстайда белем ала. Белем алырга теләүчеләр утын яки күпмедер икмәк алып килергә тиеш булган чорда, мөмкинлегеннән чыгып, кечкенә Миңлебәдәр дә мәдрәсәгә алып килгән ул утын кисәкләрен, укырга-язарга өйрәнгән, Коръән укыган. Беренче Бөек Ватан, Гражданнар сугышы, колхозлар оешу чорларының шаһиты булган кыз тормыш кануннары белән үсә. Тырышлык, әдәп-әхлак тәрбиясе алган Миңлебәдәр чибәрлеге, үткенлеге, җор теллелеге белән яшьтәшләре арасында хөрмәт казана.

Якташыбыз Мөнир Абдуллин вафат 13.08.2020 Якташыбыз Мөнир Абдуллин вафат

Ул туган авылы Урта Аты зиратында җирләнде.

Ул һич уйламаганда, көтмәгәндә мәңгелеккә китеп барды. Авырыйм дип зарланганы да булмады, игътибарлы, көр күңелле, ил, дөнья вакыйгалары белән һәрвакыт хәбәрдар, кызыксынучан хезмәттәшебез иде. Хәтере бик яхшы, буй-сынына, йөз кыяфәтенә, тьфү-тьфү, күз тиярлек түгел. «Мин бит – сугыш чоры баласы, үлән ашап үстем, шуңа таза, нык бәдәнле», – дип шаяртырга да ярата иде.


Марат Әхмәтов Арчага килде 12.08.2020 Марат Әхмәтов Арчага килде
12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенеңз беренче урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Арча районында комиссиянең күчмә утырышы үткәрелде.

Анда 11 районның башлыклары, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре, социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар катнашты.

Соңыннан Марат Әхмәтов Наласа авылында республика программасы буенча төзелгән объектларны карады, халык белән очрашты, Арча элеваторында, "Ак барс агрокомплексы" ширкәтендә булды.


Арча районы оешуга 90 ел 10.08.2020 Арча районы оешуга 90 ел
1930 елның 10 августында ТАССРда административ берәмлек буларак кантоннар үзгәртелеп 46 район төзелә, бу документта тугызынчы номерда Арча районы да күрсәтелгән. Бүген Татарстанда иң зур районнарның берсе булган Арча районы оешуга 90 ел. Шул уңайдан “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Арча районының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче китаплар, төрле елларда чыгарылган буклетлар, газета-журналларда чыккан мәкаләләр, фотолар, Арча районында җитәкче булып эшләгән шәхесләр турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

Арчаның Шәрык өлешендә яшәүчеләр игътибарына! 05.08.2020 Арчаның Шәрык өлешендә яшәүчеләр игътибарына!
Бәйрәмгә гаиләгез, балаларыгыз, оныкларыгыз белән килегез!

6 августта Арча шәһәренең Шаляпин урамы 8нче йорт каршындагы балалар мәйданчыгы янында мәдәният йорты хезмәткәрләре урам концерты куя. Башлана 15 сәгатьтә.

Килми калмагыз, күңелле булачак!

Менә бу уңыш! 04.08.2020 Менә бу уңыш!
Быел район басуларында мул уңыш үсте. Әмма “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендәге кебек үк булыр дип кем уйлаган? Бу хуҗалыкта 80 гектардагы көзге бодай һәр гектардан 71,6 центнер уңыш бирде! Моңа ышануы да кыен, әмма бу чынбарлык.

– Әлеге басуга 2018 елда күп итеп органик ашлама кертелгән иде, – ди хуҗалыкның баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев. – “Львовская-4” дигән югары уңыш бирә торган сорт чәчтек. Яхшы кышлап чыкты. Гектарга тамырдан 150 килограммнан аммиак селитрасы керттек. Чүп үләннәргә, авыруларга каршы эшкәрткәндә кыяктан карбомид, микроэлементлар кертелде.



Кунаклар Арчада 03.08.2020 Кунаклар Арчада
3 августта Арча районына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация Департаменты директоры Дмитрий Сорокин белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Чөмә Елга мәчетенә ярым ай урнаштырылды 02.08.2020 Чөмә Елга мәчетенә ярым ай урнаштырылды
Чөмә Елга авылында истәлекле вакыйга булды.

Тарихи вакыйгага урындагы җитәкчелек, дин әһелләре һәм авыл халкы җыелды. Тарихи вакыйга дулкынландыргыч булды.

Бүген Түбән Пошалымда һәйкәл ачылды 01.08.2020 Бүген Түбән Пошалымда һәйкәл ачылды
1 август көнне Корбан бәйрәмен билгеләп үткән изге көннәрне ямьләндереп Түбән Пошалым авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар – сугышта шаһит киткәннәр һәм сугыштан исән – сау кайтып, инде вафат булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы булды. Авылдашыбыз, бүгене көндә Балтачта яшәүче Зөлфирә Фәсхи кызы Баева, авылдашлар теләген искә алып, шушы һәйкәлне төзү өчен, оештыру эшләрен башлап җибәрде. Аны барлык авыл халкы хуплап алып, бик зур эш эшләнде. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер шушы һәйкәлне төзү эшендә хезмәте белән булышты. Авылда яшәүче һәрбер кешенең өлеше тиде бу һәйкәл төзү эшенә. Без, авылдашлары, аеруча якташыбыз Мансур Нәкыйп улы Хафизовка рәхмәтле. Авылыбызны юллы, мәчетле иткән бу олы йөрәкле авылдашыбыз бу юлы да безгә бик зур ярдәмен күрсәтте.

“Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде 29.07.2020 “Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде
24 нчы июль көнне Арча педагогия көллияте базасында “Без –Тукай оныклары“ республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 

Лагерьны ачу тантанасына район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдьяров килгән иде. Тукай әкияте геройлары катнашында үткән тантана бик күңелле генә килеп чыкты.

Син алдан  тартырсың... 28.07.2020 Син алдан тартырсың...
Өч абыйсы сугыш кырында ятып кала Мөндештә яшәүче тыл ветераны Оркыя апа Хәсәнованың.

– Кырыкка якынлашып килгән әтине дә фронтка аласылар иде. “Син бар, чыгып тор әле”, – дип районнан берәү бүлмәдән чыгарып җибәргән. Өчиле авыл Советы рәисе итеп куйганнар үзен. Самат абый Читада хезмәт итеп, көзгә кайтасы иде.

Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады 27.07.2020 Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады
26 июльдә “Казанка” хуҗалыгы Арча элеваторына беренче булып ашлык тапшыра башлады. Тәүге олауны Разих Хәмзин алып килде. Элеватор җитәкчелеге аңа бүләк тә әзерләп куйган иде.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Армиядән — комбайнга 26.07.2020 Армиядән — комбайнга
Югары Аты егете Зөлфәт июльнең 7сендә армиядән кайткан да, өченче көндә үк комбайн иярләп басуга уракка чыккан.

Икенче көнне үк чыккан булыр иде дә, ул көнне солдат белән күрешергә килгән туган-тумача, дус-иш, күрше-күләннең игътибар үзәгендә булырга туры килгән үзенә.

Зөлфәтнең әти-әнисе Фирдәүсә һәм Илнур Габдрахмановлар белән узган ел көзге чакырылышта Иске Кишеттә, солдатларны озатканда Гани Сафиуллин музеенда күрешкән идек. Аларны хәрби комиссар уллары хезмәт иткән җирдән Рәхмәт хаты алырга чакырган. 4 ай чамасы гына хезмәт итүче уллары өчен мондый бүләк әти-әни өчен әйтеп бетергесез шатлык, горурлык булды.

Поч Поник авылында "Авыл киче" узды 24.07.2020 Поч Поник авылында "Авыл киче" узды
Авыллар таркала, заманында гөрләп торган, эшләгән колхозлар бетерелде, авылларда калырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә дияргә яратабыз.

Ләкин бу сүзләр безнең җирлегебезгә кагылмый диярлек. Аллага шөкер басуларыбызда күкрәп иген үсә, тырыш игенчеләребез, терлекчеләребез бар,авылларыбыз матур,халкыбыз тырыш,бай яши. Әйе, Татарларны дөньяга таныткан Тукайлы Арчалылар – гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы.Шулай эшләп, яшәргә язсын киләчәктә дә халкыбызга. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында . Менә шундый җирлектә үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләребез дә бар безнең . Алар халыкның якын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.Шундыйларның берсе:,,Авылым кичләре”, Арчабызның 90 еллыгы, ТАССның 100 еллыгы ,Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап халкы аз,кечкенә,клублары булмаган авылларда ачык һавада концертлар оештырды.

Сез дә кушылыгыз 23.07.2020 Сез дә кушылыгыз
Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте Арча районы мөхтәсибәте белән берлектә, агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция башлап җибәргән иде. Мөселман кардәшләребез әлеге изге гамәлдә яратып кушылдылар. Соңыннан җыелган кәгазьне "Зәкәт" фондына @fond_zakyat_dumrt алып барып тапшырдылар. Бу гамәлләре белән алар кәгазьләрне исрафтан сакладылар, исән агачларны саклауга үз өлешләрен керттеләр һәм, иң мөһиме, ул авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дә. Әле дә макулатура җыю дәвам итә. Аны Арча шәhәре, Галактионова урамы 38 А йортына тапшырырга була. (Үзәк мәчет). Белешмәләр өчен телефон: 89274418177


Авыллар кунакка йөрешә 22.07.2020 Авыллар кунакка йөрешә
Пандемия тормышның яшәү рәвешен үзгәртте. Гөрләп барган мәдәният тормышы да чабуыннан тарткандай, яз айларында кинәт туктап калды. Ә соңрак, бераз чикләүләр йомшартылгач, мәдәниятчеләр дә халык белән очрашып, дәртле җырлары белән билгесезлектә яшәүче күңелләрне күтәрергә тырышты.

Хәер, районыбызның һәвәскәрләре режим катгый вакытта да халыкның күңелен күрде — инстаграмда туры эфирда концертлар бирде алар. Ә соңгы вакытта урам концертлары аша аларның үзләрен күреп, тере тавышларын тыңлап кинәнәбез.

Аның терәге көчле 21.07.2020 Аның терәге көчле
“Авылда иң матур капка төбе аларныкы”, – диделәр Иске Масрада Чулпан Һадиеваларның кайда яшәүләре турында сорагач.

Шул “адрес” буенча киттек һәм туп-туры аларга килеп чыктык. Чыннан да, Чулпаннарның капка төбеннән андагы матурлыкка сокланмыйча тыныч кына үтеп китеп булмый. Менә алмагач. Кып-кызыл “алмаларын” үрелеп өзәсе килә. Зәңгәр күлдә ике аккош йөзә. Шунда җәйге кояш якты нурларын сибә. Шул кояш нурына сөенеп чәчәкләр елмая. Һәм, ышанырсызмы, юкмы, болар бар да пластик шешәләрдән ясалган.

Арчага юл кыскара 20.07.2020 Арчага юл кыскара
Шушмабаш мәктәбе җитәкчесе Рәзилә Шәймәрданова: “Шушмабаш–Носы юлында бик каты эш бара. Бөтен техника шушында, Арча юлчылары бик әйбәт эшлиләр”, – дип хәбәр итте. Фотолар да җибәрде. Без бу күңелле хәбәрне газетабыз сайтына шунда ук урнаштырдык. Ул якларга барып та кайттык.

Чокырлы-чакырлы юлдан Носыга барган саен: “Бу юлны кайчан рәтләрләр икән?” – дип сөйләшми калмый идек. Юлга чыгар алдыннан “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сәфиев белән сөйләштек.

Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды 19.07.2020 Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды

Кичә, 18 июльдә, районыбызның Яңа Иябаш авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, эшмәкәр, чараның иганәчесе Илшат Гәзизов, район башкарма комитет җитәкчесенең  урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәмәтшина, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгәзизов катнашты. Матур чараның иң дулкынландыргыч мизгеле - ал тасманы кисү. Яңа спорт һәм уен  мәйданчыгын тантаналы ачуга барлык авыл халкы җыелган иде. 

Мөндештә булган янгын 18.07.2020 Мөндештә булган янгын
Кичә, 17 июльдә, кичке сәгать 5 тулганда йорт яна башлый.

Сарай һәм йорт янып бетә. Хуҗалар берни дә алып чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр тизарада килеп җитсәләр дә, уңай нәтиҗә булмый. 


Тормышка ашкан нәзер 17.07.2020 Тормышка ашкан нәзер
Районыбызның бер үк җирлегендә мәчет тә төзелә, чиркәү дә яңартыла. Бу вакыйгалар үзе үк районыбызда милләтара татулык һәм дуслык турында сөйли. Мәчет һәм чиркәүгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар 

Игенче”ләр уракка төште 16.07.2020 Игенче”ләр уракка төште
Районның алдынгы механизаторы, спортчы, тренер Илнур Габдрахмановның улы Зөлфәт әле июль башында гына хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан. Дүрт көннән комбайн белән шепкән урырга чыккан. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Зөлфәт оста хоккейчы, әтисе белән кечкенәдән техника янында.

Рәгыйб Усман улы истәлегенә 15.07.2020 Рәгыйб Усман улы истәлегенә
Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормышны алып бару авыр булу сәбәле, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый.

1942 елның 2 сентябрендә Рәгыйбне , Яңа Кенәрнең унбер егете белән бергә армиягә алалар. Ул Иваново өлкәсе Ковров шәһәре тирәсендәге кавалерия полкына эләгә. Сталинград янындагы сугышлардан соң, көч тупларга, тулыланырга чыккан 5 нче Дон казаклары корпусына караган 87 запас полк була ул. “ Өч дивизиянең һәрберсендә атлар бар иде. Кайда пехотаның хәле авыр – шунда кавалерия керә. Фронтны өзәргә дә атлы кавалерия кулланыла иде”, – дип искә ала Рәгыйб Усман улы ул көннәрне.

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! 14.07.2020 Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз!
Якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары һәм сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып туган.

Арчаның яшь сәнгать осталарын котлыйбыз! 13.07.2020 Арчаның яшь сәнгать осталарын котлыйбыз!
“Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсе тарафыннан “Балалар илне ясый” республика конкурсының район этабы узды.

Арча сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате һәм инглиз теле бүлеге укучылары Рамина Васильева, Мәликә Минһаҗева, Еамилә Котдусова, Фаяз Галимҗанов, Ислам Сәмигуллин, Сафия Хәбибуллина, Сафия Әскәрова, Адилә Солтанова, Иркә Гарипова, Азалия Сираҗиева конкурста җиңү яулап, партиянең җирле җүлекчәсенең грамоталары һәм истәлек бүләкләренә ия булды. Укытучылары А.Кәримова, А.Галимҗанова.

Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар 10.07.2020 Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар
Янгыннар турында язып утырганда Түбән Атыдан кызыклы бер хәбәр килеп иреште. Фотосын да салганнар. Киттек шунда!


– Машинаны Марсель Хисмәтуллин, Казанда МЧСта эшләүче Инсаф Хисмәтуллин, Рәмис Маликов белән бергәләп ремонтладык, менә монда күршедә генә яшәүче Рашат абый Мортазин, Инсаф Нотфуллин да булыштылар, – дип сөйләде алар.

Яңа әтнәләргә сәлам! 09.07.2020 Яңа әтнәләргә сәлам!
Шушы көннәрдә бер авылда гаҗәеп хәлгә тап булдым мин. Бу авылда йортлар да юк, бер генә кеше дә очрамады

Ә мин үземне гөрләп торган авылда кебек хис иттем, кешеләре дә бар да шунда кебек тоелды...

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов белән печән басуларында булдык, матур булып үсеп килгән игеннәрне карап үттек

64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле» 08.07.2020 64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле»

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстанда матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Исемнәре республика күләмендә билгеле шәхесләр дә байтак. Арчада яшәүче Ләлә һәм Наил Сабировлар да шундыйлардан. Алар бергә кулга-кул тотынышып 64 ел гомер итәләр. Күпме ул дигәч, 64 көн кебек сизелмичә үтеп китте диләр.

Еллар ничек яшәсәң дә уза, вакыт тәгәрмәчен туктата торган түгел. Аны Сабировлар шикелле үкенмәслек итеп, картлык көндә дә, без бәхетле, дип үтәрлек булсын иде. Алар белән гаилә тормышы, балалар тәрбиясе турында да сөйләштек. Бу хакта сүз чыккач, Наил абый, ике дә уйламыйча:

Халык язучылары аллеясы 07.07.2020 Халык язучылары аллеясы
15 ел элек, 2005 елда Арчада Халык язучылары аллеясы ачылган иде. Соңгы вакытта Арча шәһәренең үзәгендә төзекләндерү эшләре башкарганда алар яңартылды. Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал бюстларында алар турында кыскача мәгълүматлар бирелгән, һәрберсе янында уңайлы утыргычлар урнаштырылган.

Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь! 06.07.2020 Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь!
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына 20 ел.

53 ел элек... 02.07.2020 53 ел элек...
Арча районына 90 ел
          
1967 елда узган Арча сабантуен 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова һәм Арча мәдәният йорты директоры Нургаян Имаметдинов алып барганнар. Телефон аша сөйләшкән вакытта Клара Мәрдән кызы: “ Ул вакытта сабантуе чын халык бәйрәме иде. Халык уеннары, бигрәк тә татарча көрәш чын күңелдән, истә калырлык итеп оештырыла, аларның барышын хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез күзәтә, җиңүчеләрне билгели. Үзешчәннәр арасында терлекчеләр дә, механизаторлар да, район интеллигенциясе дә чыгышлар ясап үз осталыкларын күрсәтә. Арча районында эшчән, сәнгатьне ярата торган халык яши бит анда. Гомүмән , Арча сабантуе язгы чәчү беткәннән соң, печәнгә төшәр алдыннан  рәхәтләнеп ял итеп ала торган бәйрәм иде,” – дип истәлекләрен сөйләде. Ул безгә шул елда оештырылган Арча сабантуе фотосын җибәрде. Бәйрәм хәзерге Арча шәһәре стадионы урынында булган.

Якташыбыз, Вил Усмановның хәле ничек? 01.07.2020 Якташыбыз, Вил Усмановның хәле ничек?

Җырчы көн дә велосипедта йөри торган булган. Әмма аның чираттагы велосәяхәте бик аянычлы тәмамлана язган. Бәхеткә, барысы да исән. «Шулай язган, күрәсең. Фаҗигә булган көнне Казанга кайтып килгәндә, М7 трассасында арттан машина бәргән. Мин хәтерләмим. Аңымны югалтып, асфальтка очканмын. Күзне ачкач, яныма кешеләр җыелган. Башта нәрсә булганын аңламый тордым. Ларгус машинасы бәрдергән дип әйттеләр. Аның хуҗасы да янымда иде. Миңа таба җиткәндә аның уң як көпчәге шартлаган. Шул көпчәк шартлау сәбәпле, машина минем якка тартып алган»,- дип аңлаткан борчылучыларга җырчы килеп туган хәлне.

Якташыбыз Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер» 30.06.2020 Якташыбыз Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер»
Фердинанд Фәтхи белән сөйләшкәч, каршыңда алтмыш яшен тутырып килүче абый дип уйламассың да. Ул вакыты әзәйгәннән-әзәя барган бер яшь егет кебек. Сөйләгән сүзе урынлы, фатиры да бар, машина алырга акчасы да. Әле өстәвенә халык та үзен хөрмәт итә. Үзем хатыны булып куяр идем, билләһи! Яше генә бара шул...

Гармун серләрен белүче Салих 29.06.2020 Гармун серләрен белүче Салих
Музыкант, гармуннар ясаучы оста, гаилә һәм гармунчылар ансамбльләре җитәкчесе Салих Вәлиевнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу, 26.06.1900 – 19.11.1970)

Салих Вәли улы Вәлиев 1900 елның 26 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Ул музыкага  кече яшьтән үк гашыйк була, үзенең туган авылы Казанбашта, күрше авылларда үзешчән сәнгать коллективлары оештырып  йөри.  Салих Вәлиев төрле җаваплы урыннарда эшләгәннән соң 1938 елда  Арча машина -трактор станциясенең директоры итеп билгеләнә. Анда эшләгәндә Салих ага Вәлиев механизаторларда да сәнгатькә мәхәббәт уята. Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшенә зур игътибар биреп, механизаторларның төрле урыннарда чыгышлар ясавын оештыра һәм турыдан-туры үзе дә катнаша.

Иң бай гаилә Югары Курсада яши 25.06.2020 Иң бай гаилә Югары Курсада яши
Алар икесе дә бер елны, бер үк көнне туган, өстәвенә, фамилияләре дә бер төрле булган.

24 июньдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Югары Курса авылында яшәүче Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовларны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.

Сирәк була торган хәл: Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа бер елны, берүк көнне туганнар. Аларга язылышканда паспорт алыштырып йөрисе дә булмаган: фамилияләре дә берүк


Новости 1401 - 1500 из 3508
Страницы: