События

Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде 02.02.2018 Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде
Арча педагогика көллиятендә III Халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.

Булачак укытучылар өчен Арчада «Кышкы мәктәп» эшләде 01.02.2018 Булачак укытучылар өчен Арчада «Кышкы мәктәп» эшләде
26- 28 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен «Кышкы мәктәп» уздырылды. Бу проект Татарстан Республикасы территориясендә вузларда педагогика юнәлешләре буенча укучы студентларга ярдәм буларак оештырылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Арча зыялылары җыены 31.01.2018 Арча зыялылары җыены

Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр 31.01.2018 Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр
27 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, 1995 елда туган Артур Тумаковның «Арск. Новые подробности, факты и открытия» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Арчада район башлыгы призына көрәш булды 30.01.2018 Арчада район башлыгы призына көрәш булды
27 гыйнварда «Арча» спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш ярышлары булды. Ярышта Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче районнары, Казан көрәшчеләре  катнашты.Арча районыннан «Ак Барс Агро», «Игенче», Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы командалары көч сынашты. Көрәшчеләр Арча, Күпербаш, Наласа, Түбән Мәтәскә, Масра, Урта Курса, Яңа Кенәр, Шурабаш, Өчиле, Иске Кишет, Иске Чүриле һ.б. авыллардан иде.

«Балакайларым». «Җидегән чишмә» премьерага чакыра 28.01.2018 «Балакайларым». «Җидегән чишмә» премьерага чакыра
«Җидегән чишмә» Арча халык театры тамашачыларын премьерага чакыра. Быел ул Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» спектаклен тәкъдим итә. Театр үзенең эшен дә  шушы спектакль белән башлап жибәргән иде. 30 гыйнварда Арча мәдәният йортына премьерага рәхим итегез. Башлана кичке 7 сәгатьтә.  14+

Аты якларында чын ир солтаннары яши 27.01.2018 Аты якларында чын ир солтаннары яши
“Ир солтаны – 2018” бәйгесенең чираттагысы Түбән Аты мәдәният йортында узды. Биредә Урта Сәрдәдән Илдар Зарипов, Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев, Утар Атыдан Руслан Хәкимҗанов, Кушлавычтан Раил Фәттахов, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов ир солтаны исемен яулау өчен көрәште.

Арчада “Яшь армиячеләр” сафы арта 26.01.2018 Арчада “Яшь армиячеләр” сафы арта
Арчаның 2нче урта мәктәбендә “Яшь армиячегә багышлау” дип аталган тантаналы чара үтте. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, әфганчы–ветеран Рәфикъ Җамалиев, директор Гөлназ Гыйниятуллина катнашты. Алар укучыларны әлеге мөһим вакыйга белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр.

Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты 26.01.2018 Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Арчада лаеклылар бүләк алды 25.01.2018 Арчада лаеклылар бүләк алды
19 гыйнварда “Лотфуллин З.Р.” ширкәте базасында терлекчелектә 2017 ел йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма фөдирләре, ясалма орлыкландыру техниклары катнашты.

Иске Ашытта “Сәяра” халык театр ветераннарының иҗат кичәсе узды 24.01.2018 Иске Ашытта “Сәяра” халык театр ветераннарының иҗат кичәсе узды
Шимбә көн кич белән авыл халкы Иске Ашыт клубына “Сәяра” халык театр ветераннары Илшат Заһидуллин белән Галимулла Шәрәфиевның иҗат кичәсенә җыелды.

Равил манаралар ясый 23.01.2018 Равил манаралар ясый
Күптән түгел генә Курса–Почмак авылына барып Мөнәзәхә әби Галимбәкованы туксан яшьлек юбилее белән  котлап кайттык. Бик авыр заманнарны кичергән буын бу, ачлы–туклы килеш бушка диярлек колхозда хезмәт иткәннәр, сугыш елларында  урман кискәннәр, окоп казыганнар. Мине иң тетрәндергәне әбинең: “Чана тартып басуга тирес түктек”, – дигән сүзләре булды. Күз алдына китерегез: 14–15 яшьлек кызлар карга бата–чума тирес төялгән чана тарта. Кышын чана, җәен “уфалла” арбасы…

Сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе ачылды 22.01.2018 Сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе ачылды
Арча сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе ачылды. Тукай иҗатын чагылдырган бу галереяда сәнгать бүлегенә йөрүче балаларның рәсемнәре урнаштырылган.

Казанбашта зур бәйрәм булды 21.01.2018 Казанбашта зур бәйрәм булды
Кичә Казанбашта зур бәйрәм булды. Шигърият бәйрәме. Гөлара Шәрипованың шигырьләр китабы дөнья күрде. Шул «Баллы көзләрем» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Үзешчән шагыйрәнең дуслары, туганнары, якыннары һәм аның иҗатын яратучылар җыелды ул көнне бирегә. Тулырак Гөлара ханым турында газетабыз битендә укырсыз.

Корайван тарихында күптәннән булмаган хәл 20.01.2018 Корайван тарихында күптәннән булмаган хәл
Яңа ел каникуллары матур бәйрәмнәре, күңел ачу чаралары белән сизелмичә дә үтеп китте. Истәлекле вакыйгалары да күп булды. Шуларның берсенә генә тукталыйк әле. Корайван авылыннан Азат һәм Рузилә Фәттаховлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килгән. Дүртенче бала табу бу авыл тарихында күптәннән булмаган. Рузилә Азатка әнә шундый Яңа ел бүләге ясаган. (Фото Ф.Бахтияровой)

Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры үткәрелә 19.01.2018 Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры үткәрелә
21 гыйнварда Арча Боз сараенда тууына 50 ел тулу уңаеннан Фәнил Гарәфиев истәлегенә  ветераннар арасында хоккей турниры үткәрелә. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Мамадыш командалары катнашыр дип көтелә. Башлана 8 сәгатьтә Җанатарларны көтеп калабыз!

Илдар Галәветдинов туганда белеп туган 19.01.2018 Илдар Галәветдинов туганда белеп туган
Миңа эшем буенча авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенә еш керергә туры килә.Кайчан керсәң дә финанс–икътисад бүлегенең өлкән белгече Илдар Галәветдинов компьютерга чумган булыр. Яныннан кеше өзелмәс, сорауларга тиз генә җавап бирер дә, тагын экранга чумар.

Румия Надршина җиңү яулады 18.01.2018 Румия Надршина җиңү яулады
17 гыйнварда район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы киңәшмәсендәТатарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева профсоюз тормышын даими рәвештә  гадел яктыртканы өчен “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел! 17.01.2018 Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел!
Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгын билгеләп үттеләр. Музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гөбәйдуллин кичәне алып барды. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Казаннан якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Закуан кайтты. Очрашуда шулай ук хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз арасыннан дин әхелләре катнашты.

Хатын-кызлардан волейболда кем көчле? 16.01.2018 Хатын-кызлардан волейболда кем көчле?
“Арча” спорт комплексында декабрьнең бер шимбә, якшәмбесендә – ике көн буе волейбол ярышлары булды. Беренче көнне район хатын-кыз командалары уйнаса, икенче көнне ир-атлар арасында ачык волейбол турниры үткәрелде.

Шушмабашта бәйрәм гөрләде 15.01.2018 Шушмабашта бәйрәм гөрләде
Шушмабашта бәйрәм гөрләде: “Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, рәхәтләнеп күңел ача алабыз икән, бу үзе зур бәхет!”

Районның иң яхшы шахматчылары билгеләнде 14.01.2018 Районның иң яхшы шахматчылары билгеләнде
“Ладья” шахмат клубында район беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда районның иң көчле шахматчылары катнашты. Арчадан юрист Ленар Вахитов район чемпионы булды. Ленар Дамирович районда шахмат буенча бердәнбер спорт мастерлыгына кандидат. Районның ел чемпионы булып өч ел рәттән кала. Бик тыйнак кеше. Республикада үткәрелгән авыл шахматчылары арасында да 1нче урынны алды ул. Ә күптән түгел Зәйдә үткәрелгән ярышта безнең команда 4нче урынны алды.

Район башлыгы призына татарча көрәш 13.01.2018 Район башлыгы призына татарча көрәш
13 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. 2002—2004нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев яшь көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Көрәштә барысы 80ләп яшүсмер көрәште. Район көрәшчеләр федерациясе рәисе Ринат Алиев: «Көрәшне үстерер өчен эшләргә кирәк, — диде. — Тренерларның эш нәтиҗәсе менә шушындый ярышларда күренә инде. Әнә, күрәсез бит тренерларның үзләрен дә, ничек җан атып йөри алар үз көрәшчеләре өчен. Әнә, Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин, Курса ягыннан Марат Әхмәдиев…

Җиңүчеләрне котладык 12.01.2018 Җиңүчеләрне котладык
2017 ел азагында мәктәп укучылары арасында  “Геройлар көне уңаеннан” үткәрелгән иншалар конкурсына йомгак ясап, нәтиҗәләрен газетага язып чыккан идек. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Арча ДОСААФ оешмасыннан да килделәр. Рамил Гарифҗанов җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, ил-көнгә лаеклы уллар һәм кызлар булып үсүләрен теләде.

Сикертән мәктәбендә III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды 12.01.2018 Сикертән мәктәбендә III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.

«Кышкы уеннар» җанга рәхәт бирә! 11.01.2018 «Кышкы уеннар» җанга рәхәт бирә!
Ап-ак карлары, могҗизалы бизәкләре, кызыклы уеннары белән Яңа ел килде. Яңа елны һәркем узенчә көтеп ала. Без – балалар –  кышкы каникулларны аеруча зарыгып көтеп алабыз. Шуңа күрә дә тимераякта шуабыз, кардан әкият геройлары һәм кар бабай ясыйбыз, чаналарда бер-беребезне узышабыз. Чаңгы юлы буенча шууы үзе бер күңелле!

“Мин татар дип горур басып торам…” (бәйгегә нәтиҗә) 10.01.2018 “Мин татар дип горур басып торам…” (бәйгегә нәтиҗә)
Ана телебезне, милләтебезне  саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм, әлбәттә, районның яшь каләм тибрәтүчеләрен барлау максатында, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арча–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” дигән бәйге игълан иткән иде. Яңа ел алдыннан аңа нәтиҗә чыгарылды.

Руслан Әгълиев — изге күңелле тылсымчы 09.01.2018 Руслан Әгълиев — изге күңелле тылсымчы
Яңа ел алдыннан районга Казаннан Кыш бабай белән Кар кызы кайтты.  “Изге күңелле тылсымчы бул” акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре ятим балаларга чын бәйрәм бүләк итте.

Арча Укучылар сараенда шашка буенча район ярышлары уздырылды 08.01.2018 Арча Укучылар сараенда шашка буенча район ярышлары уздырылды
4 нче январь көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары узды-рылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.

Күпне күргән әбиләр 07.01.2018 Күпне күргән әбиләр
7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.

Мини-футбол буенча “Арча” спорт мәктәбе командасы 3 нче урында 06.01.2018 Мини-футбол буенча “Арча” спорт мәктәбе командасы 3 нче урында
6 нчы гыйнвар көнне Шәмәрдәндә Саба районының “Олимп” спорт мәктәбе беренчелегенә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте.

Ярышларда “Арча” спорт мәктәбе командасы да катнашты һәм 3 нче урын алды. Команданың тренеры – Насибуллин Ринат Рашшатович.

2017 ел нинди табышлары һәм югалтулары белән истә калачак? 05.01.2018 2017 ел нинди табышлары һәм югалтулары белән истә калачак?
Узып баручы 2017 ел төрле вакыйгаларга бай булды. Аларның кайберләре тарих битләрендә аеруча зур урын алып торачагы бәхәссез. Шулай да әлеге ел нинди вакыйгалары белән истә калачак? Быел безнең нинди зур табышларыбыз һәм югалтуларыбыз булды? Аларны кабаттан хәтеребездә яңартыйк.

Кыш бабай 3 миллион хат алган 04.01.2018 Кыш бабай 3 миллион хат алган
2017 елда “Россия почтасы” Кыш бабай резиденциясенә халыктан килгән 3 миллионнан артык хат һәм открытка тапшырган.

Район башлыгы сәләтле балалар белән очрашты 03.01.2018 Район башлыгы сәләтле балалар белән очрашты
Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриевның сәләтле балалар белән очрашуы, чәй өстәле артында кара-каршы утырып аралашуы матур гадәткә кереп бара. Быел да ул 26 декабрьдә Арча Мәдәният йортында үтте. Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф һәм  мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

2018 ел безгә нинди күчтәнәчләр әзерли 02.01.2018 2018 ел безгә нинди күчтәнәчләр әзерли
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик.

Яңа ел бәйрәме чаралары 01.01.2018 Яңа ел бәйрәме чаралары
30 декабрь, 2–9 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы.

31 декабрьгә кадәр Арчаның 1нче, 2нче, 3нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, 6нчы мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшли.

«Мин татармын» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде 30.12.2017 «Мин татармын» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Арча үзәк китапханәсе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Арск-информ» филиалы, «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе, Арча районы «Ак калфак» оешмасы «Мин татармын» дигән бәйге игълан иткән иде. Ул өч номинациядә — проза, шигърият, публицистика — үткәрелде.

Халык коллективы исемен алдылар 29.12.2017 Халык коллективы исемен алдылар
Арча Питомнигы клубы каршында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбленә (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), Шурадан “Чордашлар” фольклор ансамбленә (Клара Хөсәенова) һәм Кышкардан “Нур” театр төркеменә (Ләйсән Шәфигуллина) халык коллективлары исеме бирелде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

Рәсемдә «Нур» халык театры коллективы, сулдан икенче Ләйсән Шәфигуллина

Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады 28.12.2017 Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады
24 декабрьдә Казанда «SFORZANDO» балалар башкару сәнгатенең Халыкара Олимпиада фестиваль бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады. «Халык уен кораллары» (гитара) номинациясендә ул III дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Алеева Милеүшә Тәлгать кызы).

Арчада Кыш бабай бүләкләрен югалткан? 27.12.2017 Арчада Кыш бабай бүләкләрен югалткан?
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә «Күңелле Яңа ел яки Кыш бабай ничек бүләкләрен югалткан» дигән чыршы бәйрәме булды. Балалар Кыш бабай белән дә очраштылар, бүләкләрне дә табарга булыштылар, күңел дә ачтылар.

Арчада Казансу паркының икенче өлеше ачылды 26.12.2017 Арчада Казансу паркының икенче өлеше ачылды
23 декабрьдә кичке сәгать 7дә Казансу паркының икенче өлеше тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый уңайлы, матур ял итү паркы төзелүенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, районда матур үзгәрешләр дәвам итәчәген әйтте, район халкын Яңа ел белән котлады һәм паркны саклап тотарга,  сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Арчаның Үзәк чыршысында утлар кабынды! 25.12.2017 Арчаның Үзәк чыршысында утлар кабынды!
23 декабрь кичендә, Казансу паркының икенче өлешен тантаналы шартларда ачканнан соң, район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның Үзәк чыршысы янына килде һәм халыкны киләсе Яңа ел  белән котлады. Район башлыгы Илшат Нуриев районда башкарылган һәм дәвам итәсе эшләр турында сөйләде.

Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды 25.12.2017 Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды
23 нче декабрь көнне “Ладья” шашка-шахмат клубында Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча  Арча районы беренчелеге  булып узды. Ярышларда барлыгы 11 ир-ат һәм 4 хатын-кыз “Районның иң көчле шашкачысы” исеме өчен көрәште.

2017-18 нче уку елының чаңгы сезоны ачылды 24.12.2017 2017-18 нче уку елының чаңгы сезоны ачылды
21 нче декабрь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы буенча эстафета ярышлары узды. Шулай итеп 2017-18 нче уку елының чаңгы сезоны ачылды. Ярышларда Курса Почмак, Иске Кырлай, Ашытбаш, Сеҗе, Кенәр, Лесхоз, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәпләреннән 9 команда катнашты.

Хезмәттә үткән гомер 23.12.2017 Хезмәттә үткән гомер
Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, озак еллар Шушмабаш мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп спектакльләрдә төп рольләрне башкарган, берсеннән берсе тирән эчтәлекле, төрле номерларга бай булган концерт-тамашаларны алып баручы, район һәм республика күләмендә оештырылган бәйге-конкурсларда актив катнашучы, күп еллар оештырылган “Уйнагыз, гармуннар!” ярышларының алгы сызыгында булучы, мәдәният  чараларына багышлап чыгарылган альбомнардагы фотоларда еш күренүче Әхмәтов Хәйдәр Гани улы белән очраштык.

Эшлим дигәнгә эш бар 22.12.2017 Эшлим дигәнгә эш бар
22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар.

Онытылмас моң 21.12.2017 Онытылмас моң
“Казан арты” тарих-этнография музеенда «Арча кичләре, сагыну хисләре…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәбез фронтовик шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мостафа Ногманның тууына 105 ел тулуга багышланды. Мостафа Ногманның иҗаты белән якыннан таныштык, җырларын тыңладык, шигырьләрен укыдык. «Казан арты» тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы Мостафа Ногманның биографиясе, иҗаты турындагы тулы мәгълүматны кичәбез кунакларына җиткерде. Арча педагогия көллияте студентлары Илһам Яруллин, Маннур Вильданов, Фәндүс Гыйлметдинов, Рәсим Хөснетдиновларның

Бүкән белән сыйладылар 20.12.2017 Бүкән белән сыйладылар
Узган атнада Арчадан бер төркем делегация (фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, үзешчәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары) Оренбург өлкәсенең Татар Каргаласы авылында булып кайттылар. Ерак сәфәрнең максаты – Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребез тормыш–көнкүреше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, ике арада дуслык күпере төзү. Оренбург татарлары безне нәкъ үзебезчә гармуннар уйнап каршы алдылар. Мондый якты йөздән мең километрга кадәр юл үтү авырлыгы да, арганлык та эреп юкка чыкты. Соңга калып килүгә карамастан, Татар Каргаласы авылы үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән концерт тәкъдим иттеләр. Аннан фатирларга кунарга озаттылар.

Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина республика ярышында икенче урында 19.12.2017 Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина республика ярышында икенче урында
Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” исемле рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика бәйгесе булды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан ел арта бара. Алай гына да түгел, рус телле тәрбиячеләрнең әлеге бәйгегә әзерлекләре дә яхшырганнан яхшыра.

Якташыбыз «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде 18.12.2017 Якташыбыз «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире билгеле. Республиканың әдәби журналын Рөстәм Галиуллин җитәкләячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булган.

Якташыбыз Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде 17.12.2017 Якташыбыз Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде
Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты, дра­ма­тург, рес­пуб­ли­ка­ның язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы Бу­лат Сә­ла­хов­ның  бе­рен­че ки­та­бы дөнья күр­де.  “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” пье­са­лар җы­ен­ты­гы Та­тар­стан ки­тап нәш­ри­я­тын­да ба­сы­лып чык­ты.  Җы­ен­тык­ка 7 әсәр ( “Яр” драм­тик но­вел­ла­сы, “Бу­ла яз­ган  ва­кый­га” ко­ме­ди­я­се, “Яр буе Хә­ми­дул­ла” рет­ро-ко­ме­ди­я­се, “Йө­гән” моң­су ко­ме­ди­я­се, “Ел фа­сыл­ла­ры” әки­я­те, “Кө­тү” ли­рик ко­ме­ди­я­се һәм “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” бал­ла­да­сы) кер­гән.

Божа балалар бакчасы балалар кышкы урманга «сәяхәт кылды» 16.12.2017 Божа балалар бакчасы балалар кышкы урманга «сәяхәт кылды»
Туган ягыбызга карлары, бураннары белән кабат салкын кыш килде. Ә кышын табигать искиткеч матур була. Аеруча кышкы урман шушы ел фасылына гына хас булган гүзәллеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Ак мамык шәлләрен ябынган купшы чыршылар, йомшак бүрекләрен кигән куаклар, карлы юрганын ябынган җир сирәк кенә күренгән кояш нурларында җемелдәп йокыга талган табигатькә ниндидер әкияти сихрилек өсти.

Мирҗәмдә клуб ачыла. Рәхим итегез! 14.12.2017 Мирҗәмдә клуб ачыла. Рәхим итегез!
2017 елның 15 декабрендә халкыбызга өч Геройны биргэн данлыклы Арча районы Мирҗәм авылында зур вакыйга булачак. Ныклап төзекләндерелгәннэн соң авыл клубын ачу тантанасына Мирҗәм авылында туган авылдашларны чакырабыз.

Башлана 13 сәгатьтә.

Сикертәндә Мөхәммәт Мәһдиев укулары 14.12.2017 Сикертәндә Мөхәммәт Мәһдиев укулары
Арча районы Сикертән мәктәбендә III Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары бара. Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.

Арча Үзәк китапханәсендә конкурс-викторина узды 13.12.2017 Арча Үзәк китапханәсендә конкурс-викторина узды
12 декабря в Арской центральной библиотеке прошел конкурс-викторина «Конституция Российской Федерации – основной Закон России», посвященный Дню Конституции Российской Федерации

Алар 60 ел пар канатлы 12.12.2017 Алар 60 ел пар канатлы
Тәскирә апага Аллаһы Тәгалә бәхетле гомер, куанычлы картлык насыйп иткән — янәшәсендә ире Ришат абый хатынын кадерләп йөри, тирә-ягында терәкләре — балалары, оныклары тәгәрәшә. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап Тәскирә Абдрахманова янына район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! 11.12.2017 Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә! 

Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.

Арча Үзәк китапханәсендә Геройлар көненә багышланган кичә узды 10.12.2017 Арча Үзәк китапханәсендә Геройлар көненә багышланган кичә узды
8 декабря сотрудники библиотеки провели устный исторический журнал «Навечно памятью дано…», посвященный Дню Героев Отечества.

Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне! 10.12.2017 Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне!

Илшат Әхәт улы Галимуллин 1962 елның 10 декабрендә ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.

Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения! 10.12.2017 Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения!
Осина Любовь Михайловна родилась 10 декабря 1958 г. в д.Тюбяк-Чекурча Арского района Татарской АССР.

Заместитель главы Арского муниципального района, заместитель Председателя Арского районного Совета

Арчада бер көндә өч вакыйга 09.12.2017 Арчада бер көндә өч вакыйга
Кичә, изге җомга көнендә, Арча җирлегендә өч изге вакыйга булды – Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музее, Мәрҗани чишмәсе һәм Симетбашта “Нурислам” мәчете ачылды. Аларда күренекле шәхесләр, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бу чара мәгърифәтче, дин әһеле, күпкырлы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Безнең өчен боларны көтелмәгән хәл, дип әйтеп булмый, чөнки барысы да күз алдыбызда калкып чыкты. Барып күрергә дә, сокланырга да өлгердек.

Арчада Геройлар көнен билгеләп үттеләр 08.12.2017 Арчада Геройлар көнен билгеләп үттеләр
9 декабрь Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар оештыру матур да, патриотик тәрбия ягыннан файдалы да традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә бик теләп Россия Геройлары кайта, мәктәпләргә барып укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең яшь армиячеләр отрядына аның исеме дә бирелгән иде.

Арча фермерлары 07.12.2017 Арча фермерлары
Районның беренче фермерларыннан булган Камил Фатыйхов бүген инде көлке тоелган бер вакыйга турында сөйләде. Колхоз рәислегеннән китеп аерым хуҗалык төзергә тотынган иде ул.

– Эшләп йөрим шулай, танышларым очраганда нәрсә белән мәшгуль булуым турында сорыйлар. Фермер мин дип әйтергә оялам бит. Ул вакытта кимсетүле сүз кебек иде, бүген инде менә күпме кеше “Мин – фермер!” – дип күкрәк сугып әйтә ала.

Бер көндә Симетбашта мәчет, Ташкичүдә музей ачыла. Рәхим итегез! 06.12.2017 Бер көндә Симетбашта мәчет, Ташкичүдә музей ачыла. Рәхим итегез!
8 декабрь көнне Арча районында Ш.Мәрҗаниның 200 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узачак. 10.00 сәгатьтә Ташкичүдә Ш.Мәрҗани музеен ачу, 10.50 сәгатьтә Ш.Мәрҗани чишмәсен ачу,  11.30 сәгатьтә Симетбашта яңа мәчет ачу һәм җомга намазы көтелә. Райондашларны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз!

Курса–Почмак терлекчелек фермасы республика бәйгесендә җиңде 05.12.2017 Курса–Почмак терлекчелек фермасы республика бәйгесендә җиңде
Сентябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә республика бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгедә безнең районнан Курса–Почмак терлекчелек фермасы да (“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте) катнашты һәм беренче урынны яулады.

Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды 05.12.2017 Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды
“Рафис Тимерханович мәгарифнең нәрсә икәнен аңлый, шуңа күрә без аның Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүе турындагы хәбәрне сөенеп, әмма дулкынлану белән кабул иттек”, — дип белдерде Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Эльмира Сафина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Арчада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр концерт карады 04.12.2017 Арчада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр концерт карады
1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында район сәнгать осталары катнашында зур концерт булды.

Наласада көрәш буенча ачык район беренчелеге узды 03.12.2017 Наласада көрәш буенча ачык район беренчелеге узды
2 декабрьдә Наласа урта мәктәбендә 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар арасында «Игенче» хуҗалыгы призына милли көрәш буенча ачык район беренчелеге узды. Анда 17 командадан 100 дән артык көрәшче катнашты.

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 87 ел! 01.12.2017 Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 87 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе буенча җиде буын ата-бабасы мулла нәселеннән булып, әтисе Сөнгат мулла большевиклар инкыйлабыннан соң мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге 30.11.2017 “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге
Арчаның “Әдәбият һәм сәнгать” музее урнашкан бина — Х1Х гасыр ахырында төзелгән, ул республикабызның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кергән. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән.

Анда 1920-1930 елларда Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли, ә 1995 елдан районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Бүгенге көндә, музейлар берләшү сәбәпле, ул Арчаның “Казан арты” тарих — этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак эшли.

Син аңа Әни диячәксең 29.11.2017 Син аңа Әни диячәксең
Узган якшәмбе менә шушы фәрештәгә тиң әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне чәчәк кибетләре ишеге ябылып тормады. Яшь кенә бер кыз баланың сатучы белән сөйләшеп торуына колак салдым. “Миңа чәчәкләрнең иң-иң матурларын бирегез, зинһар. Алар минем әниемә”, – диде ул. Йөзендә елмаю балкый, күзләре яна… Үземнең балаларым бер кочак чәчәк бәйләме алып кулыма тоттыргач, ничек куанганымны күз алдына китерәсезме? Барлык балалар да шундый булсын, әниләрен күркәм гамәлләре белән куандырып торсын иде. Алар өчен кечкенә генә куаныч та чиксез дәрьяга тиң.

Арчаның каратэ осталары Мәскәүдән уңыш яулап кайтты 28.11.2017 Арчаның каратэ осталары Мәскәүдән уңыш яулап кайтты
Узган атнада Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче укучылар традицион каратэ буенча Мәскәү шәһәре кубогына узган ярышларда катнашып кайтты.

Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе узды 27.11.2017 Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе узды
Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе булды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. 24 районнан 38 кыз килгән иде. Икенче турга 11 гүзәл үтте. Беренче урынны Түбән Камадан Ләйсән Әхмәтҗанова алды һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Бүген якташыбыз, Галиуллин Рөстәм Госман улы, 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 26.11.2017 Бүген якташыбыз, Галиуллин Рөстәм Госман улы, 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 26 ноябрь көнне, якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 30 яшьлек юбилее!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Арчада “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт узды 25.11.2017 Арчада “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт узды
Кем ничектер, тик мин Арча һәвәскәрләре, үзешчәннәре катнашындагы концертны карарга яратам. Үзебезнекеләрнең чыгышы ничә карасаң да ялыктырмый. 22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортындагы ике сәгатьлек концерт та шулкадәр тиз узгандай булды, карап туеп та булмады.

Арчада конференция булды 24.11.2017 Арчада конференция булды
24 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясе булды.

Арчада мөнәҗәтләр кичәсе узды 24.11.2017 Арчада мөнәҗәтләр кичәсе узды
Район үзәк китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлекчәсенең чираттагы очрашуында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.

Арча Мәдәният йортының иҗат коллективы Халыкара фестиваль–конкурстан уңышлар яулап кайтты 23.11.2017 Арча Мәдәният йортының иҗат коллективы Халыкара фестиваль–конкурстан уңышлар яулап кайтты
18-19 ноябрьдә Екатеринбургта милли мәдәниятнең I нче Халыкара фестиваль–конкурсы узды. Татарстан данын яклап анда Арча Мәдәният йорты иҗади коллективы катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) “Инструменталь башкару.

Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе узды 22.11.2017 Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе узды
Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе старт алды. Беренчесе Үрнәк авыл җирлегендә булды.

Арчаның 11 нче балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” узды 21.11.2017 Арчаның 11 нче балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” узды
Узган атна безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның әти- әниләре өчен дә “Балалар китабы атналыгы” булып күңелләргә кереп калды. Атналык барышында күп төрле эшләр башкарылды . Һәр үткәрелгән чараның максаты нәниләргә китапка карата кече яшьтән мәхәббәт, хөрмәт , кызыксыну уяту иде.Бу оештырылган чараларга барлык группалар да бик ныклап әзерләнделәр,әти- әниләрдә үзләренең актив эшчәнлеген күрсәттеләр.

Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз 20.11.2017 Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз
Даны еракларга таралган, җырларда мактап җырланган, биш йөз еллык тарихы булган Наласа авылына багышланган “Гасырларны кичкән Наласа” китабы 2012 елда басылып чыкты. Якташыбыз Рөстәм Галиуллин бу китапка кереш сүзендә:“Авыл хәтере – мәңгелек. Изге эшләре, игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калучыларны буыннан-буынга үрнәк итеп сөйлиләр.

Фәрит Мөхәммәтшин Арчада семинар-киңәшмәдә катнашты 19.11.2017 Фәрит Мөхәммәтшин Арчада семинар-киңәшмәдә катнашты
17 ноябрьдә Арчада халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Поздравляем Ибрагимова Данила Исмагиловича с днем рождения 18.11.2017 Поздравляем Ибрагимова Данила Исмагиловича с днем рождения
Ибрагимов Данил Исмагилович родился 18 ноября 1949 г. в деревне Старый Кырлай Арского района Татарской АССР, был самым младшим среди 10 братьев и сестер. Отец - ветеран Первой мировой войны.

Арча районыннан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды 17.11.2017 Арча районыннан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды
2017 елның 3 августыннан 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы” дигән конкурс үткәрде. Аның максаты иген уңышын җыйнап алуда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып–җыю техникасының җитештерүчәнлеген арттыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү иде. Конкурста ашлык суктыру комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләүче 1000ләп механизатор катнашты.

Иске Ашыт халык театрын Казан тамашачысы көтә 16.11.2017 Иске Ашыт халык театрын Казан тамашачысы көтә
Иске Ашыт халык театры Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар” әсәрен сәхнәләштергән иде. Быел да коллектив шул спектакль белән иҗат сезонын башлап җибәрде. Шушмабаш, Ашытбаш, Сикертән, Әтнә районының Күшәр авылларында чыгыш ясады, 18 ноябрьдә Иске Иябаш, 20 ноябрьдә Иске Ашытта куячак.

Арча балалары «Кунаклашу»дан дәрәҗәле исемнәр яулап кайтты 15.11.2017 Арча балалары «Кунаклашу»дан дәрәҗәле исемнәр яулап кайтты
11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Кунаклашу» Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды. Татар халкының күпсанлы кунакларны үзенә җыючы милли традицион уңыш бәйрәме. Конкурс-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

Мөрәле балалар бакчасында «Уңыш» бәйрәме узды 14.11.2017 Мөрәле балалар бакчасында «Уңыш» бәйрәме узды
Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып бар җирне сихри матурлыкка күмә. Елның шундый сихри фасылында татар халкы элек- электән “Уңыш” бәйрәмнәре үткәргән.

Арчага ике чемпион, бер призчы кайтты 13.11.2017 Арчага ике чемпион, бер призчы кайтты
10-12 ноябрь көннәрендә Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал кубогы» бөтенрәсәй турниры булып узды. Быелгы турнирда Пермь өлкәсенең ике командасыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Мордовия һәм Оренбург көрәшчеләре бил алышты.

Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр укыдылар 12.11.2017 Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр укыдылар
Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр уку кичәсе булды. Аны зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Кеше күп килгән иде. Арча педагогика көллиятеннән дә төшкәннәр. Арчада яшәүче Әлфия Галимова, Рая Фәтхуллина, Нурфия Шәйхиева, Нурхадә Хәнәфиева, Мәрьям Кашапова, Хәсибә Гатауллина, кунагыбыз Рания Габдрахманова бик матур итеп мөнәҗәтләр укыдылар. Алар төрле темага иде.

ИЛНАЗ БАҺ БЕЛӘН ГҮЗӘЛ ИДРИСОВА ДҮРТЕНЧЕГӘ КЫЗ КӨТӘ? 11.11.2017 ИЛНАЗ БАҺ БЕЛӘН ГҮЗӘЛ ИДРИСОВА ДҮРТЕНЧЕГӘ КЫЗ КӨТӘ?
Казанның Филармония концертлар залында популяр җырчы Илназ Баһның концерты узды. Хәер, Баһ гаиләсенең матур концерты үтте дисәк, дөресрәк булыр, чөнки тамашада артистның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова белән уллары да катнашты.

Арчада яңа мәктәп ачылды 10.11.2017 Арчада яңа мәктәп ачылды
Яңа мәктәп төзелү Арча шәһәре мәктәпләрендә бер сменалы укытуга күчү юнәлешендә дә мөһим вакыйга булды.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантанадагы чыгышын республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады.

Җылы хатирәләр 09.11.2017 Җылы хатирәләр
Безнең халкыбызда “Күңел калмак – бер калҗа” дигән әйтем бар. Ә без өлкәннәр өчен үткәрелгән берсеннән–берсе күңелле чаралар, кадер-хөрмәт бер калҗалык кына булмагандыр. Сүзем шул турыда.

Газета аша район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы, мәдәният йортларында үткәрелгән спектакль, концертлар, музей һәм китапханәләрдә оештырылган тәэсирле очрашулар безнең күңелләрдә әйтеп бетергесез җылы хатирәләр булып саклана.

Барысына да дәшмәвебез сәбәпче 08.11.2017 Барысына да дәшмәвебез сәбәпче
Узган атнада Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф–гадәтләр: киләчәккә караш” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Максаты – туган телне камилләштерүнең яңа ысулларын барлау, гореф–гадәтләрне яшь буынга җиткерү, милли мәдәнияттә туган телнең һәм гореф–гадәтләрнең әһәмияте, балаларда туган телгә кызыксыну уяту, милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында туган телнең бөеклеген күрсәтү һәм башкалар.

Носыда урам концерты узды 08.11.2017 Носыда урам концерты узды
5 нче ноябрь көнне, Носы мәдәният йортында “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән урам концерты булып узды.Бу кичне Татарстан урамында яшәүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебез “Каз өмәсе” күренеше белән башланып китте.

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2017 Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Сикертәндә Ак калфак бәйрәме узды 07.11.2017 Сикертәндә Ак калфак бәйрәме узды
Ак калфаклар киеп,ак алъяпкыч бәйләп,күңелләргә сафлыйк салыйк без…

Күбәләктәй ап-ак кар бөртекләре әйләнгәләп җир өстенә куна. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Яңа яуган кар өстенә басып, ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле малайлар, калфак кигән кыз һәм апалар мәдәният йортына җыела. Бүген биредә “Милли гореф-гадәтләр-төбәгебезнең онытылмас хәзинәсе” дип исемләнгән күркәм бәйрәм чарасы булачак. Әйе, менә шулай матур башланып китте изге җомга иртәсе.

Бүген якташыбыз, Арча муниципаль район башлыгы, Илшат Габделфәрт улы Нуриев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 06.11.2017 Бүген якташыбыз, Арча муниципаль район башлыгы, Илшат Габделфәрт улы Нуриев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Бүген, 6 ноябрь көнне, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне - 50 яшьлек юбилее!

Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!

Арчада шашка ярышлары узды 05.11.2017 Арчада шашка ярышлары узды
Арча Укучылар сараенда районның мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлары узды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Һәм алар  арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.

Каенсардагы гаилә балалар бакчасында 03.11.2017 Каенсардагы гаилә балалар бакчасында
2009 елда гаилә балалар бакчалары модага кереп китте. Безнең районда һәм авылларда да шул чорда 7–8 гаилә балалар бакчасы ачылды. Әмма алар озын гомерле булмады, ничек шауладылар, шулай бик тиз сүнделәр дә. Районда гына түгел, республикада да. Ә менә Каенсар авылында, шулай ук районда гына түгел, бәлки, республикада да бердәнбердер, гаилә балалар бакчасы бүгенгәчә уңышлы гына эшләп килә.  

Арча Үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган уен узды 02.11.2017 Арча Үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган уен узды
1 ноября в Арской центральной библиотеке прошла интеллектуальная игра «Праздник мира и единства», посвященная Дню народного единства


Новости 2401 - 2500 из 3509
Страницы: