Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.11.2023
Милли мәдәният - саекмас чишмә
Район эчендәге конкурс булды ул. Китапханәләр арасында. Бүген йомгак ясалды. Арча районы язучылары әсәрләрендәге милли үзенчәлекләргә нигезләнгән сәхнә күренешләрен уйнадылар. Бүген аларның кайберләрен генә күрү бәхетенә ирештек. Китапханәчеләр үзләре, авылдашлары, мәктәп укучылары уйнады. Бик мәгьнәле, күңелле, күңелне кузгата торган булды.
10.11.2023
Легендар шәхескә һәйкәл ачылды
10 ноябрьдә Апаз авылында легендар шәхес Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улын искә алу көне үткәрелде.
Анда ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт советы депутатлары, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район башлыклары, мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре, гаиләсе, авылдашлары катнашты.
Башта легендар шәхескә һәйкәл ачтылар, аннан соң мәдәният йортында искә алу кичәсе булды.
09.11.2023
Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды
7 ноябрь көнне «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча районында Республикүләм масштаблы чара оештырылды.
Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү.
08.11.2023
Арча мәдәният йортында яңа сезон ачылышы
Узган җомгада Арча Мәдәният йортында яңа мәдәни сезонны ачу булды. Нәкъ узган елдагыча, быел да ул үзенчәлекле үтте.
Моңа кадәрге бертөрлелектән туйган тамашачы көлде дә, арганчы кул да чапты, соңыннан артистларыбызны басып алкышлады. Чөнки моңа кадәр мәдәният хезмәткәре – җырчы, биюче, оештыручы буларак таныш кешеләр бөтенләй икенче яктан танылды.
07.11.2023
Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
06.11.2023
Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!
04.11.2023
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
04.11.2023
Авылдашлар белән очрашуга ни җитә!
Күлтәс авылы клубында китапханә белән берлектә укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Өлкәннәребез иҗаты” дип исемләнгән кичә булды. Авыл ветераннар советы рәисе Роза Кәлимуллина бәйрәмнәр белән котлады. Казаннан кайткан өлкән авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова да изге теләкләрен җиткерде. “Без бүгенге картлык көнебезгә кадәр яшәгәнбез икән, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Раббыбызның рәхмәтендә, бәрәкәттә, тыныч илебездә яшәсәк иде”, - диде. Амин!
03.11.2023
Арча районы - җиңүче!
Арча районы “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйге-фестиваленең Гран при иясе булды. Монда үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре өлеше зур.
Район Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, урынбасары Марат Котдусов, сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы бн бүләкләде.
02.11.2023
Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын!
Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә алган куаныч, шатлыкларыбызны сезгә дә язарга булдык. Иң беренче бәйрәм Урта Курса мәктәбендә үтте. Биредәге үзгәрешләрне, матурлыкны, чисталыкны күреп сокландык. Балаларның чыгышларын карап, яңадан укыткан яшьлек елларына кайттык, күзләр яшьләнде. Радик Рәкыйпаович җитәкләгән колектив безне чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйлады.
01.11.2023
Кәчедә хәйрия концерты үтте
Кәчедә хәйрия концерты булды. Татар эстрадасынын танылган җырчылары тамашачыны яраткан җырлары белән сөендерде. Концерттан җыелган акча мобилизацияләнеп яки контракт белән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә тапшырылачак. Моннан тыш авылы яшьләре дә бердәм булып акча җыйган. Аңа егетләр өчен яңа киемнәр алырга уйлыйлар.
31.10.2023
Күптән көтелгән очрашу
Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга гына кайткан авылдашыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган патриот ир-егетебез –Саттаров Равил Гаптелхәй улы һәм аның тормыш иптәше Ракова Фәридә апа белән бик җылы очрашу булды. Очрашуда Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы да катнашты.
30.10.2023
Наласа авыл җирлегендәге тәҗрибәне өйрәнергә Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр
Район ветераннар советының (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Утырышта урыннардан башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.
Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм озатып йөрде. Иң башта ул безне яшь гаиләләргә төзелгән биш йорт янына алып килде. “Менә бу йортлар дәүләтнең махсус программасы нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә төзелде. Йорт бәясенең 30 процентын гына түләү программасы бу, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – “Игенче” агрофирмасында эшләүче яшь белгечләргә төзелде бу йортлар. Менә тагын 5 йортка урын алып куйдык”.
29.10.2023
Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады
Арча Мәдәният йортында яңа сезонны ачу булды. Бу чара икенче ел рәттән инде үзенчәлекле үтә. Моңа кадәрге бертөрлелектән туган тамашачы бүген көлде дә, арганчы кул дә чапты, соңыннан артистларыбызны Басып алкышлады.
28.10.2023
Таһир абыйга 95 яшь!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Симетбаш авылында яшәүче Таһир Мифтаховны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
27.10.2023
Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел...
Арчадан Гүзәл Валиева "Абилимпикс-2023" Бөтенроссия бәйгесендә алтын медаль иясе булган. Ул ыргак энә беләү бәйләү номинациясендә үз һөнәрен күрсәткән. Гүзәл сайлап алу турында җиңеп чыгып, республика буенча беренче булган һәм Татарстан командасы составына кергән.
27.10.2023
Җиңүле юлын дәвам итә
Арча Мәдәният йорты каршындагы "Арча бизәкләре" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) җиңүле юлын дәвам итә. Ансамль яңадан дипломант исеменә лаек булган. Бу юлы инде республикадан читтә, Сверлау өлкәсендә. Аракай Мәдәният йортында үткән "Уйнагыз, гармуннар" төбәкара әйгесендә катнашкан якташларыбыз һәм анда районыбыз гына түгел, республиканың да данын яклаган.
26.10.2023
Арчада шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр
26 октябрьдә Россия күләмендә шәҗәрә мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә районыбыздан чыккан һәм биредә гомер итүче шәҗәрә төзү осталары, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар җыелды.
25.10.2023
Арчада сугышчы Алишер белән хушлаштылар (ВИДЕО)
Бүген Арчаның үзәк мәчете янында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы Ашимханов Алишер Амирханович белән хушлаштылар. Әнисе Марина, әтисе Амирхан. Бер сеңлесе бар. Бар да биредә: якыннары, туганнары, иптәшләре, сыйныфташлары...Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, "Сугышчан дуслык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашып, хушлашу сүзе белән чыктылар.
24.10.2023
Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды
20 октябрьдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә агросыйныф ачылу тантанасы булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина, агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
23.10.2023
Тыныч йокла брат, Рәсүл... (ВИДЕО)
Арчаның тагын бер улын алып кайтып җирләделәр. Ул - Рәис улы Рәсүл Яһудин. Әтисе Айваннан, әнисе Иске Иябаштан Тәнзилә. Рәсүл Арчаның Балык хуҗалыгы бистәсендә үсте. Шуннан контракт белән хәрби хезмәткә алынды. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Соңгысы әле август ахырында гына 14 көнгә ялга кайткан булган.
22.10.2023
Кул көрәше буенча ярышлар
"Арча" спорткомплексында 2006-08, 2009-10 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Арча районы мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 152 бала катнашты.
Ярышлар барлыгы 28 үлчәү категориясендә, уң һәм сул куллар буенча, декабрь аенда узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры буларак үтте
21.10.2023
Якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Ул яраланып бер ай госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнү өчен бер айга өенә кайтты һәм үтенечебезне кире какмыйча, редакциягә килде.
Якташыбызның (куркынычсызлык максатында исемен әйтмибез, позывное “Дед”) узган елның октябрь аенда үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китүе турында язган идек инде. “Мин анда булырга тиеш”, – дигән карар белән китә ул. Операция кичереп, тернәкләнү өчен кайткан вакытында очраштык аның белән. Гыйнвар ахырында ул яңадан китте. Һәм менә тагын...
20.10.2023
Ташкичүдә хәйрия концерты
"Бергә булыйк бердәм булыйк,бердәмлекте көч диләр". Бик матур хайрия концерты үтте, якын тирә авылларда эшләүче, яшәүче хезмәттәшләребез, дусларыбыз белән бергәлектә, Яшел Үзән районы Күлбаш авылыннан, "Авылым җәүһәрләре" ансамбле ерак араларны якын итеп безнең белән бер сәхнәдә булып , бик зур концерт оештырдык. Килгән ,бу хәйрия концертына хезмәтләрен керткәннәрнең барчасына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез, Кичәбездә кадерле ханым, Арча районы ветераннар оешмасының рәисе Рамзия Шарип кызы да катнашты.
19.10.2023
Район ветераннар советының Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды
Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм Наласа, Урта Бирәзә авылларындагы тормыш белән таныштырды.
Район ветераннан советы (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) әгьзалары, урыннардагы башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре Наласа белән Урта Бирәзә авылларында социаль-мәдәни-мәгариф обьектларда булдылар. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАПлар, мәчет, авыл халкы тормышы белән танышып, соңыннан нәтиҗә ясап, киңәшмә үткәрделәр. Ветераннар бу җирлектәге яңалыкларны күрреп, канәгать булып кайттылар.
18.10.2023
Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
17.10.2023
Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.
Матур пар. Алардан яктылык бөркелә. Ярты гасыр элек гаилә корган ир белән хатын димәссең дә. Күзләре яна, йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны дөрли.
Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.
16.10.2023
Син – минем бәхет, мин – синең бәхет
Арча ЗАГСында Арчадан Флюра һәм Булат Галиуллиннар зөбәрҗәт, уллары белән киленнәре Айрат һәм Гүзәлия фарфор туйларын билгеләп үтте. Бер көндә ике юбилей!
Зөбәрҗәт сирәк очрый торган асыл таш булган кебек, зөбәрҗәт туй да еш булмый. 55 ел бергә яшәгән парлар гына зөбәрҗәт кебек асыл юбилейларын билгеләп үтә. Флюра һәм Булат Галиуллиннар ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп гомер иткән парларның берсе.
15.10.2023
Арчалар "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына җиңү яулый
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.
- Бүген Алексеевск районында "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров котлады. Арча районыннан "Иң яхшы теоритик белем" номинациясендә "Ак Барс агрокомплексы" ннан яшь комбайнчы Рамил Нуриев җиңүче булды. Котлыйбыз!
15.10.2023
Беренче тапкыр ипи ашадым
Наласа авылында яшәүче Илдус Насыйбуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Венгриядәге сугышчан хәрәкәттә катнашкан ул. Анда күргәннәрен берәүгә дә сөйләми, әмма шул куркыныч көннәр әле дә йөрәгендә саклана.
Юбилеена туганнары, якыннары да кайткан иде.
Кунакларны Илдус абый үзе каршы алды. Күзләр генә тия күрмәсен, аңа бу яшьне биреп булмый әле. Бик күп авырлыклар күреп үссә дә, тормыш юлы шома гына бармаса да, бирешмәгән ветеран. Озак яшәвенең сере белән кызыксынгач, хәрәкәттә, дип әйтүен көткән идек. Юк, икенче төрле җавап ишеттек. “Хезмәттә. Гаиләмдәге тынычлыкта”, – диде 66 ел дәвамында ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, терәге дә булган хатыны Оркыя апага ымлап.
14.10.2023
Арчада агач утырту акциясендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты
14 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклау» акциясе бара. Арчаның Казансу паркында да агач утырталар. Район башлыгы Илшат Нуриев та агач утыртты. 1 метрлы чыршы агачлары. Чыршылар әйбәт. Алла боерса, үсеп китәрләр. Кичә дә монда студентлар нарат агачлары утыртканнар. Паркта һава тагын да яхшырак булачак. Арчада барысы 1600 агач утыртылачак.
13.10.2023
Әтиләр көненә багышлап бик матур бәйрәм
12 октябрьдә Арчаның “Сандугач“ балалар бакчасының кече төркемендә Әтиләр көненә багышлап бик матур бәйрәм үткәрделәр.
12.10.2023
Утар-Аты мәктәбендә «Ком сәгате» тапшыруы узды
11 октябрь көнне районыбызның Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә төрле елларда укыткан укытучылар, җитәкчелек иткән директорлар бүген хезмәт куючы укытучылар һәм укучылар белән очрашты
Килгән кунакларны мәктәпнең ишек төбеннән үк укучылар кул чабып каршы алдылар.
Бәйрәм чарасын белем йортының директоры Руслан Низамов узган бәйрәмнәр белән котлап, мәктәпнең бүгенге торышы белән таныштырудан башлап җибәрде.
11.10.2023
Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне!
Сафин Габделфәт Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туган. Бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән Тукай–Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы. Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә.
11.10.2023
Курса Почмак авылында яраткан җырчыбыз Фердинанд Фәтхи һәм Иске Ашыт Сәяра халык театры артистлары өлкәннәргә менә дигән ял бүләк иттеләр
Искеашытлар, афәрин! Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи җырлап кына калмады, биетте дә. Иске Ашыт Сәяра халык театры артистлары классик әсәрләреннән өзекләр, шаян скетчлар да уйнадылар. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп утырдылар. Рәхмәт. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
10.10.2023
Мәдәният йортында районыбызның легендар шәхесе Тәнзилә Закированы хөрмәтләделәр
Тәнзилә Закирова туган авылы Урта Бирәзәдән җәяүләп менеп поездга утырып Казанга бара, шуннан күтәреп фильмнар алып кайта. Моның өчен күпме тырышлык кирәк. Аның хезмәтен югары бәяләделәр – Татарстанның, Россиянең атказанган киномеханигы исемнәрен йөртүче кешеләр тагын бармы икән!
09.10.2023
Күңелле очрашу
Минем оныгым Эвелина Гыйльфанова Арчаның алтынчы мәктәбендә бишенче сыйныфта укый. Дүртенче сыйныфтан соң аларга сыйныф җитәкчесе булып Гөлсирә Гыйльметдинова килде. Әле яңа гына булса да, балалар аны бик тиз үз итте. Ул да укучыларын яратты. Өлкәннәр көне уңаеннан ул әби-бабайларны кунакка чакырды.
08.10.2023
Гомере буе Лесхоз училищесында физика фәнен укыткан Рифат абый Гаттаровка 85 яшь тулды
ади, гадел, үз фәнен яхшы белгән укытучы ул
Чыгып киттек Үрнәккә! Укытучы кеше укытучы кеше инде, Рифат абый безне костюм-чалбар, ак күлмәктән каршы алды. Һәрвакыттагыча елмаеп сөйләшә. Тумышы белән Урта Пошалым авылыннан.
07.10.2023
“Күрше кызлары курчак белән уйнаганда без печәнлектә печән таптый идек“
Чиканас авылының төзеклегенә, матурлыгына сокланып кайттык. “Бу авылда тырыш кешеләр күп, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Булдыра алган һәркем нәрсә белән булса да шөгыльләнә“.
06.10.2023
Өлкәннәр хөрмәтенә турнир узды
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызды төрле чаралар дәвам итә.
5 октябрьдә район шахмат клубында ветераннар арасында шашка һәм шахмат турниры уздырылды.
6 октябрьдә ветераннар белән укучылар Укучылар сараенда шахмат буенча көч сынаштылар.
05.10.2023
Айван авылында ветераннарны хөрмәтләделәр (ВИДЕО)
Ветераннарны бәйрәмгә чакырып, авыл төркеменә язып элделәр. Теләгән кеше һәркем килә алды. Гомер буе мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзилә Миңнуллина, афәрин! Бүгенге мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина, авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авылның үзенең үзешчәннәре Светлана Хаҗиева, Резидә Газизова, Лилия Мангуткина, Гөлфия Рысаева, молодцы!
04.10.2023
Арчада Өлкәннәр ункөнлеге яшьлек җырлары белән башланып китте
2 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды.
Килгән кунакларны Мәдәният йортының ишек төбеннән үк тальян моңы каршы алды. Икенче катта кул эшләреннән күргәзмә, милли киемнәрдән тораган дефиле һәм йога белән шөгыльләнүче өлкән райондашларыбызның чыгышлары тәкъдим ителде.
03.10.2023
Өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очрашу оештырылды
Өлкәннәр көне уңаеннан Гөберчәк авылының өлкәннәре белән Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очраштык, - дип сөйләде музей җитәкчесе Халидә Габидуллина. - "Яшәгез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" исемле бәйрәм кичәсе хәер-догадан башланды. Өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Аларның үткән гомер юлына күз салдык. Тормышларындагы иң үзәккә үткән һәм күңелле мизгелләрне дә искә төшердек.
02.10.2023
Әниләрен тәрәзәдән алып чыгалар
Кызылъяр авылында йорты янган Гөлсинә апа үлемтекләр, сандык калды, дип бик өзгәләнде... Ярдәм итик.
Бу арада янгыннар еш булды. Күпербашта башта мунча белән сарай янды, бер тәүлектән соң төнлә йортлары да янды. Кызылъяр авылында иртәнге якта агач йортка ут капты. Арчада Галактионов урамында бер йортта янгын чыгып, өй эченнән 1984 елгы ир кешенең мәетен табып алдылар. Янгыннарның сәбәбен тикшерәләр.
01.10.2023
Арчадан Гаптелбәровлар гаиләсе финалга үтте
Арчадан Гаптелбәровлар гаиләсе "Нечкәбил-2023" республика фестивалендә район данын яклый. Алар уңышлы чыгыш ясап, фестивалънең финалына үтте. Финал ярышларында дә уңышлар телибез үзләренә. Ноябрьгә дә күп калмады.
29.09.2023
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе үз ветераннарын онытмый
Быел да Өлкән яшьтәге кешеләр көне уңаеннан 20дән артык ветеранга ашамлыклар тутырылган пакетлар өләштеләр. Бүләкләрне терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов белән ветераннар советы рәисе Илгиз Бәйрәмов тапшырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Мәгъсүмә Хәнәфиева юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
28.09.2023
Хәйрия концерты үтте
Хәйрия концертыннан җыелган акчаларны (барысы14600 сум) тапшыру өчен сәхнәгә Шәриповлар гаиләсен чакырдым. Аларның уллары Айзат мобилизацияләнде. Фирдия апа да, Рәфкать абый да елый-елый рәхмәт укыды. Ә алар аны Яңа Кенәрдән килгән волонтерларга тапшырды. “Минем балама гына түгел, бар кешенең дә газизенә булсын, – диде Фирдия апа.
27.09.2023
Якташыбыз, Илназ Баһның юбилей концертына чакырабыз!
Татарстан Республикасының атказанган артисты, автор, башкаручы, композитор, шагыйрь, актер - Илназ Бахның юбилей концерты.
Барыгызны да бәйрәм концертына чакырабыз! Баһны бергә котлыйбыз!
27 ноябрь 2023, Казан, Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексы
26.09.2023
Татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды
22-23 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча көзге сезонның беренче рәсми турниры -19-21 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге узды.
Әлеге ярышта Арча районы командасы да катнашты һәм 27 команда арасында 4 урынга чыкты.
25.09.2023
Арча стадионында укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр йөгерде
Арча стадионында Татарстан Республикасы профсоюзлар көненә багышланган кросс буенча ярышлар булды. Ярышларда район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз әгьзалары (башлангыч профсою оешмалары) катнашты. Җитәкчеләре - Вакыйф Харисов. Педагоглар һәм техник хезмәткәрләр ярышты.
25.09.2023
Олыгайган саен күбрәк сагынасың
“Туган ил кайдан башлана?” Узган уку елы дәвамында мәктәпләрдә шул теманы үз эченә алган лекцияләр циклы үтте. Ул быел да дәвам итәме?
Бу хакта без район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Мидхәтовна белән сөйләштек. Ул алып барган лекцияләр “Гаилә кыйммәтләре. Әхлаклылык” темасын үз эченә алды.
24.09.2023
Арчалар Казан яринкәсендә
- "Возрождение" агрофирмасы, "Тукай" хуҗалыгы, "Кырлай" агрофирмасы, "Ашытбаш" хуҗалыгы, Галәветдинов Альберт фермер хуҗалыгы, районның төрле оешмалары, Иске Чүриле, Кәче, Утар-Аты, Яңа Кырлай авыл җирлекләре Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырдылар.
23.09.2023
Урманчылар эшли дә, бәйрәм итә дә белә
Ярышта җиңгән командалар
Беренче урынны Тукай участогы урманчылыгы командасы алды. Икенче – Мари Иле Бәрәңге районы урманчылары, өченче – Сурнар участогы командасы.
Иң яхшы капитаннар
Алар: Фәнил Мәгъсумов (Тукай участогы), Юрий Николаев (Сурнар), Рүзәл Мөхәммәтов (Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” урман хуҗалыгы ширкәте бүлеге җитәкчесе), Фәргать Һадиев (Балтач участогы).
Һөнәр осталары да бүләкләнде
Алар: Рафис Исламов – Тукай произвоство участогы җитәкчесе, Илдар Нигъмәтҗанов – Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” ширкәте филиалы җитәкчесе, Алмаз Миннебаев – Тукай участогы урман мастеры.
22.09.2023
Тарихка уелып кала торган мизгелләр!
Шураларга исем китте: күпме энергия, дәрт-дәрман, җырга, гармунга осталык! Аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап биеп китә, кушылып җырлап та җибәрәсең!
Рәмзия Гайфуллина белән Кашаф Рәхмәтуллин рәхәтләнеп гармунда уйныйлар. Аларга кушылып Рафия Салихова, Нәкыйп Салихов, Люция Молчанова, Хәлисә Лотфуллина, Халидә Рәхмәтуллина, Люция Хәбибрахманова Мәүдүдә Муллагалиева, Клара Хөсәенова җырлыйлар.
21.09.2023
Бизәлгән җигүле атларда беренчелек - Курса-Почмактан Хәлил Хәсәновта
Яңа Кырлайда “Ат көне” буласы алдан газетага бирелде, электрон челтәрләргә таратылды. Казаннан артистлар киләсе булгангамы, көн әйбәт иде – шуңамы, әллә ат ярышларын яратучылар бихисап – халык күп килде.
20.09.2023
Бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны яулады
Бөгелмә шәһәрендә "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр бәйгесе үтте. Анда Арча районыннан Халидә Вафина, Рая Фәтхуллина, Гөлгенә Хәбибрахманова катнашты. Искиткеч моңлы тавышлы Халидә Вафина "Дин гыйлеме-татлы җимеш" мөнәҗәтен башкарып, беренче урынны яулады. Рая Фәтхуллина белән Гөлгенә Хабибрахманова да уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде.
19.09.2023
Күпербашта башта сарай белән мунча, бер тәүлектән соң йортлары янды
Бүген төнлә сәгать 1 тулганда (00.54) Күпербаш авылында йорт янды. Алдагы көнне кичен сарай белән мунчасы янган иде. "Янгын сүндерүчнләр килгәнче күршеләре хуҗабикәсен һәм улын тәрәзәдән чыгарган. Пешмәгәннәр, әмма бик нык курыкканнар. Әлегә тикшерү бара", - диде район янгын часте җитәкчесе урынбасары Наил Бәйрәмов. Берүк сак булыйк!
Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз.
18.09.2023
Танылган әдип Гариф Ахунов тууына 98 ел!
Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә.
18.09.2023
Бүген Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!
Бүген, 18 нче сентябрь көнне, якташыбыз Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!
18.09.2023
Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!
Бүген, якташыбыз, татар театрының беренче артисткаларыннан саналучы Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!
Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган. Татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947).
17.09.2023
“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”
Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында.
16.09.2023
70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит...
Арча Мәдәният йортында гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Наил Габдрахмановны искә алу кичәсе узды. Анда аның гаиләсе, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якын иткән кешеләр катнашты.
Соңыннан зиратка бардылар, аның рухына дога кылдылар
15.09.2023
«Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Балтач районы Чутай авылында “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдим иттеләр.
Китапның төп герое Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы Чутай авылында туып-үскән. Ул 1963нче елда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы 1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче бу вазыйфаны башкара.
14.09.2023
Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне!
Хөрмәтле Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
14.09.2023
Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты
Республика буенча 78 авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән.
Шушы көннәрдә Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.
13.09.2023
Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин батырлыгында тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...
Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.
13.09.2023
“Инвестор“ җимерүне дәвам итә
Складларны ватып-ишеп бетергәч ындыр табагына тотынганнар, “ЗАВ-10“ны кискәләгәннәр, металлдан булган һәр нәрсәне ваталар, җимерәләр.
Бу башбаштаклыкны оештыручыларга карата ник чара күрмиләр, дип шалтыраталар безгә.
12.09.2023
Районыбыз горурлыгы, алар!
12 сентябрьдә Арчада бик матур тантана булды – район хакимияте каршында Арча районының шәрәфле гражданнарының Мактау тактасы ачылды.
11.09.2023
Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар
Симетбаш авылында күп тапкырлар булган бар. Бу юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәннән соң басу ягыннан килеп кердек. Шунда агач-куаклар арасында посып утырган кечерәк кенә бинага күз төште.
10.09.2023
Яңа Кырлайда Ат көне
Атлар 160км, 120, 100, 80 һәм 40 км.га чаптылар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, ике ат 120 км.га кузгалды. Озын арага барысы 19 ат чапты. Быел атлар азрак,диделәр. Чөнки Россия күләмендәге ярыш. Халыкара ярыш булса, катнашучылар да күбрәк булыр иде. Башта яңгыр явар дип куркыткан иде, яумады. Көндез кыздырып та алды.
09.09.2023
Бүген, 9 сентябрьдә, Яңа Кырлайда «Ат көне» була
Ул үзе бер бәйрәм була. Ат ярышлары, төрле кызыклы уеннар, концерт... Кыскасы, килегез, күрегез бу бәйрәмне!
08.09.2023
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
07.09.2023
Арчаның 6нчы мәктәбенең үз гимны бар хәзер
1 сентябрьдә республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды.
Мәктәптә уку еллары кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган чор ул. Белгәнебезчә, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 868 укучысы, 35 сыйныф комплекты, 56 укытучысы булган белем йортында матур бәйрәм узды. Бу уку елында мәктәпкә 1нче сыйныфка 79 бала укырга керде.
06.09.2023
Мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк...
“Ашытбаш“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин әлеге хуҗалыкта яңа кеше. Әмма кешеләрне өйрәнергә өлгергән инде ул. Алар бик кадерле биредә.
“Җайларыннан гына торабыз, каты бәрелергә дә ярамый үзләренә, – ди ул. – Араларында алтынга тиңнәре бар. Менә Рамил Сибгатуллин – шуларның берсе. Бер үзенә ике комбайн, тракторы да бар
05.09.2023
Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел
Сәгыйдә Гаязова: “Мин әтигә охшаган – паровоздан алда барырга кирәк. Алдагы кешене куып җитеп узып китәргә, арттагысын уздырмаска”
Арчада яшәүче хезмәт ветераны Сәгыйдә ханым белән өендә очраштык. Соңгы елларда ул аеруча ачылып китте. Сәбәбен беләсе килде.
04.09.2023
Ленар Шакиров: «Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый»
Ленар Шакиров турында ел саен диярлек язып торабыз, “Курса МТСы“ ширкәтендә ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. Район, республика конкурсларында җиңүләр яулап тора. Россия конкурсында республика данын яклады һәм тагын якларга әзерләнә.
03.09.2023
Урта Пошалымда сыйныфташлар очрашты
50 елдан соң класташлар очрашуы. Урта Пошалым мәдәният йортында 50 елдан соң класташлар очрашуга җыелды. "Бик күңелле булды. Балачагыбызны, укытучыларыбызны, мәктәп елларын искә алыдык " -диеп үзенең сөенече бн уртаклашты Иҗау шәһәреннән кайткан апам Гөлфәния Гатиятуллина (фотода ак яулыктан). Оештыручыларга, мәдәният җитәкчесе Илсия Самигуллинага Аллаһның рәхмәте булсын, диде.
02.09.2023
Беренче кыңгырау беренче тапкыр чыңлады
Арчадагы Г. ЯКурсави исемендәге күппрофильле лицей кичә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы төстә файдалануга тапшырылган иде. Бүген ул үзенең укучыларын кабул итте.
Лицейны ачу тантанасын район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде.
01.09.2023
Лицей ишекләрен ачты!
Татарстан Республикасында яңа уку елында унбер яңа мәктәп төзелде. Шуларның берсе безнең районда.
31 август көнне Арчада Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейны файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде, Белем көнен бүгенге вәзгыятьне истән чыгармыйча, югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.
31.08.2023
Яңа Кырлайда “Ат көне“ үткәрелә
2023 елның 9 сентябрендә Яңа Кырлай авылында “Ат көне“ үткәрелә. Анда атлар белән күп төрле бәйгеләр уздырылачак. Төрле конкурслар да була. Рәхим итегез!
30.08.2023
Арча стадионында Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттеләр
29 август көнне кич Үзәк стадион җыр-бию, уеннардан гөрләп торды. Балалар мәйданчыгында нәни дусларыбыз өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Милли йортларда иҗат коллективлары чыгыш ясады, халкыбызның "Наза", "Түбәтәйле", "Капка" һ.б уеннар уйнатылды.
30.08.2023
Арчада бәйрәм концерты узды
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистларыбыз белән бергә илебезнең төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары да чыгыш ясады.
29.08.2023
Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр
Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Шул вакыт эчендә гуманитар ярдәм белән сигез йөк озатканнар. Беренче машина 26 ноябрьдә китсә, соңгысы әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.
Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.
28.08.2023
Подведены итоги республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан»
Награждение лучших землячеств по итогам 2022 года состоялось сегодня в Совете муниципальных образований Республики Татарстан. Мероприятие прошло в рамках заседания Координационного совета землячеств Республики Татарстан.
27.08.2023
Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле»
Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильмын төшереп бетереп килә.
Съемкаларның соңгы көннәренең берсе Питрәч районының Чыты авылында иде. Эш барышын күрергә дип, Чытыга килдем. Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Гөлчәчәк Хафизова Чытыга бара иде, мин дә алар машинасына сыйдым – рәхмәт Алмазга!
27.08.2023
Һәр атнаның сишәмбесендә Арча районындагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
Шура авылында 46 урынга күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә, эчке эшләрне, территорияне төзекләндерүне төгәллисе бар. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка аша. Шуралар бик лаек моңа!
26.08.2023
Бәхетле картлыгына сөенеп яши
Арча мөхтәсибәте өлкәннәрне олылый, аларга үзенең хөрмәтен һәм ихтирамын күрсәтә.
Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин Арча станциясендә яшәүче Дания апа Әсхетдинованы 91 яшь тулуы белән котлады, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Дания апа үз гомерендә ниләр генә күрмәгән. Малмыж районының Татар Кунбашы авылында туа ул. Гаиләдә өч кыз. Әти-әнисе колхозда. Шулай яшәп ятканда сугыш башлана. Өч карт белән өч кечкенә кызны урман кисәргә җибәрәләр. Ул вакытта Дания икенче сыйныфка күчкән генә була.
25.08.2023
Съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» подходят к завершению
В Пестречинском районе завершаются съемки татарского фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименному произведению народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В фильме рассказывается история татарской девушки Хамдии, на плечи которой легли все тяготы войны.
25.08.2023
Арчада мәктәп ярминкәсе гөрли
Бу көнне елдагыча Арча халкы көтеп алды. Чөнки мәктәп ярминкәсеннән арзан бәядән күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, кышка сакларга дип консервланган әйберләр һәм башка кирәк-яраклар туплап калырга була. Бүген дә халык бик күп килгән иде. Һәр мәктәп бик нык әзерләнгән. Сатыласы әйберләргә генә түгел, бизәлешкә, аларны, үзләрен тәкъдим итүгә дә зур урын биргәннәр. Нәкъ бәйрәм төсен алган ярминкә. Шунда гына концерты бара, паркта - чәчәкләр күргәзмәсе оештырылган. Андагы матурлыкка - исең китәрлек.
24.08.2023
Балаларны сөендерә алуыбызга шатмын
“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.
Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.
Һәрвакыттагыча, быел да акция кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, шулай ук әтиләре мобилизациягә алынган балаларгада уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла.
23.08.2023
«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә
«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә.
«Алдагы көннәрдә Питрәчтә һәм Юдинода төшердек. Ике көн Әтнәдә төшерәсе калды», – диде фильмның режиссёры Александр Далматов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
23.08.2023
Арчада мәктәп ярминкәсе көтелә
26 август, шимбә көнне Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәп ярминкәсе уздырылачак. Башлану вакыты - иртәнге сәгать 7.
22.08.2023
Беренче сыйныфка баручы Нәфисәгә «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды
«ТАТМЕДИА» агентлыгы традиция буенча, быел да, редакция хезмәткәрләренең беренче сыйнфка баручы балаларына бүләкләр әзерләде
21.08.2023
Арчалар Балык Бистәсенә «Бистә шәле» фестиваленә бардылар
Арчаның "Яшь йөрәкләр" ансамбле катнашты анда. Күргәзмәләр, чыгышлар карап, бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр алып, чәйләр эчеп, күпме тәэсирләр алганнар, бик күңелле булган. Йөреп, катнашып, җиңүләргә ирешергә язсын!
20.08.2023
Кәче халкының зары бар
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Кәче авылы кешеләре белән очрашты.
Очрашуда Экология министрлыгының Төньяк территория идарәсе, Арча сөт комбинаты, “Водоканал-Сервис“ ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
Кәче халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – авыл уртасыннан агучы Казансу елгасының пычрануы. Бу бүген генә туган проблема түгел. Сөт комбинаты, крахмал заводы аны дистә еллар буе пычратып килделәр, әле ул елларда елга мул сулы иде. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр шаулашып алалар да, шелтә-кисәтүләр ясап тынып калалар иде.
18.08.2023
Төзегәннең киләчәге бар
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
17.08.2023
Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
“Казан арты” тарих-этнография музее “Туган ягым - яшел бишек” проекты кысаларында оештырылган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмәне велоэкскурсиядә катнашучы яшьләргә тәкъдим итте. Күргәзмә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, күренекле Арча ягы шәхесләренә багышланган. Велоэскурсиядә катнашучылар , шулай ук оештыручылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
16.08.2023
“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”
Асия апаның күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри, әлегә кадәр хәтердән зарланмаган, соңгы вакытта гәҗит укый алмый башлаган, шуның өчен борчыла.
Шекә авылында яшәүче Асия апа Шәйхиевага йөз яшь тулды. Олы юбилеен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары арасында билгеләп үтте.
15.08.2023
Бар бала да букчалы булды
Апаз урта мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе кысаларында матур кичә үтте.
Бирегә быел Апаз авыл җирлегендәге мәктәпләргә беренче сыйныфка керәчәк балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.
14.08.2023
Киләчәктә дә бергә булыйк
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.