События

Тәгәри тормыш арбасы... 16.08.2022 Тәгәри тормыш арбасы...

Иске Ашыт мәдәният йорты хәзер ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртәчәк.

Узган атнада биредә зур тантана булды – Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү максатында мәдәният йорты стенасына мемориаль такта куелды.

Арча якларына килегез 15.08.2022 Арча якларына килегез

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арткан. Туроператорлар мәгълүматларына караганда, Казанда ку-наклар озаграк вакытка туктала башлаган.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сүз барды.

Гөлфирә Каюмова: "Дан өчен түгел, үзем өчен таптым" 15.08.2022 Гөлфирә Каюмова: "Дан өчен түгел, үзем өчен таптым"

Курса разъездында яшәүче 13 бала – 9 малай, 4 кыз (14 булган, берсе үлгән) анасы Гөлфирә Каюмова белән очрашу сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган тәэсирләр калдырды.

Тимер юл буенда ук урнашкан зур гына йортта яши бу гаилә. Кыйммәтле җиһазлар, затлы келәмнәр дә юк, әмма тынычлыгы, рәхәтлеге, хуҗабикәнең ачыклыгы белән бик бай һәм матур ул.

Күңелләрдәге авыл бетми ул! 14.08.2022 Күңелләрдәге авыл бетми ул!

Ашытбаш авылында яшәүче Сөләйман Галиуллин тормышның кайсы өлкәсенә генә кереп  китмә – барыннан да хәбәрдар кеше.

Тарих белән дә кызыксына, күп авылларның исемнәре килеп чыгышын да үзе белгәнчә аңлатырга тырыша. Көрәшче дә, шахматчы да әле ул, бөтен республиканы кузгатып төрле турнирлар оештырып йөри.

Шөгыльләре зур эшкә әверелгән 14.08.2022 Шөгыльләре зур эшкә әверелгән

Беркөн Арча станциясендә яшәүче Гөлназ Галимова өендә булдым һәм бу нәфис кенә гәүдәле, “булдырам”, дип янып торган ханымга сокланып туя алмадым.

Некрасовча әйткәндә, чабып барган атны туктата торган ханым бу. Эшкә килгәндә, кулында ут уйната, шул хакта күңелен биреп, тәмләп, тәфсилләп сөйли белә, йөзеннән елмаю китми. Кыскасы, сәгатьтән артык үзенә генә каратып торды ул. Юк, сөйләме белән генә түгел. Аның тырышлыгына, булганлыгына, ару-талуны белмәвенә, ут борчасы кебек көннәр буе бакчада бөтерелүенә сокланып утырдым.

Санаулы минутлар эчендә йорт күмергә әйләнгән 14.08.2022 Санаулы минутлар эчендә йорт күмергә әйләнгән

Узган атнада Наласада Резеда һәм Айрат Зариповлар хуҗалыгында янгын булып, йорт-җирләре, каралты-куралары янып бетте.

Гөрләтеп яшәп, эшләп яткан гаилә санаулы гына минутлар эчендә урамда калды. Мондый вакытта изге күңелле кешеләр ярдәменә өметләнәсең. Бу мәкаләне дә шуны күз алдында тотып язабыз. Хуҗаларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә йөрәксенмәдек, авыл җирлеге авылда булганның барысы турында да хәбәрдар була, дип Илфира Шакирова белән элемтәгә чыктык. Һәм ялгышмадык та.

Яңа Ашытта яңа мәчет 14.08.2022 Яңа Ашытта яңа мәчет
Бүген Яңа Ашыт авылында мәчет ачу тантанасы узды. Аңа читтә яшәүче авылл халкы да күп кайткан иде, дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Чараның тантаналы өлеше тәкъбир әйтеп тасма кисү белән тәмамланды. Өйлә намазын яңа мәчеттә укыдылар.

Иске-Йорт сулыгы бик хәтәр урын. Айнурның өч баласы ятим калды 13.08.2022 Иске-Йорт сулыгы бик хәтәр урын. Айнурның өч баласы ятим калды

Ир-атның гәүдәсен судан бүген генә чыгарганнар.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Иске-Йорт сулыгында бер кеше батып үлгән булырга мөмкин, дип хәбәр иткән идек. Әлегә гәүдәсе табылмаган булгач, күңел яхшыга өметләнсә дә, кызганыч, Утар-Аты авыл җирлегендә әлеге хәбәрнең дөрес булуын расладылар.

Айнурның әти-әнисе өчен дә зур кайгы. Өч бала да алар кармагында калды. Бәлки изге күңелле райондашларыбыз арасында аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр

Районыбыз көрәшчеләре бүләкләнде 13.08.2022 Районыбыз көрәшчеләре бүләкләнде
Спорт яратучылар көне уңаеннан дөньякүләм ярышларда җиңүче исемен яулаучы, район данын яклаучы көрәшчеләр бер урынга җыелды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук спорт өлкәсен үстерүгә өлешләрен керткән тренерлар да бүләкләнде.

"Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм” 13.08.2022 "Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм”
Рамил Мөхетдинов белән Арчада үткәрелгән “Әдәби Сабантуй”да очраклы рәвештә генә таныштык. Таныштык дип инде... Газетабызга бәйле берничә җөмлә алыштык. Аннары аны күп кенә каләмдәшләрем белүе ачыкланды. Миңа кызык булып китте: нишләп Рамилне (абый дип әйтергә башыма да килмәде, чөнки мин аны үземнән азга гына олырак дип уйладым) барысы да белә, ә мин – юк ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).

Кушлавычта киленгә су юлы күрсәттеләр 12.08.2022 Кушлавычта киленгә су юлы күрсәттеләр
Бүген Кушлавычта киленгә су юлы күрсәттеләр. Юк, уйланылган күренеш түгел, килен дә, барысы да чын. Кушлавычка килен төште. Башкортстанның Әлмөхәммәт авылыннан башкорт кызы Зәлия белән Зөфәр өйләнештеләр. Килен токмачыннан соң "Мулла" чишмәсенә суга киттеләр. Аңа су юлы күрсәттеләр. 

12 балалы һәм 34 оныклы гаилә Арча стадионында бәйрәм итә 12.08.2022 12 балалы һәм 34 оныклы гаилә Арча стадионында бәйрәм итә
Кичке сәгать 5тән соң Арчаның Казансу паркына төшеп барыш. Арча тавыннан төшүгә юлымда бер көтү бала-чага белән "Казан арты" тарих-этнография хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева очрады. Янында таныш түгел ханымнар да бар. "Нишләп йөрисез? Берәр төрле чара оештырасызмы әллә?" -- дип сорадым Гөлүсәдән. Гөлүсә бик ачык кеше, елмаеп: "12 балалы Галәветдиновлар гаиләсе Сабантуй-гаилә бәйрәмен оештыралар. Мине дә дәшми калмыйлар. 12 баланың берсе -- Миләүшә белән бергә укыдык без", -- дип сөйләде. 

Ветераннар көч сынашты 11.08.2022 Ветераннар көч сынашты
10 февральдә Арчада ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар булып узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары спортчылары катнашты.

Хатын-кызлар арасында Әтнәдән Әлфия Закирова җиңү яулады. Аны юбилее һәм шундый уңышы белән котлыйбыз!

Арчадан Гөлшат Нотфуллина аннан азга гына калышты.

Түләсәң – эшлиләр! 11.08.2022 Түләсәң – эшлиләр!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт      хакларын барлап утырдык әле.

Гадәттә кеше кесәсендәге акчаны санама, диләр. Ә без кесәләргә кермичә генә рәсми саннарны карап утырабыз.

Ресторанда балалар өчен осталык классы 10.08.2022 Ресторанда балалар өчен осталык классы
Яруллина Ләйсән җитәкчелегендәге "ТатАрская усадьба" хезмэткәрләре , официант Миләүшә Арча районы "Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләренә һәм үзәккә йөрүче балаларга профориентация буенча экскурсия, мастер класс күрсәттеләр . 

Агитбригада - ындыр табагында 09.08.2022 Агитбригада - ындыр табагында
Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә.

Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга, ындыр табагына концерт программалары белән чыга.

Иң югары уңыш – “Кырлай”да 08.08.2022 Иң югары уңыш – “Кырлай”да

8 августка район хуҗалыкларында 4181 гектарда  игеннәр урылды, 3462 гектарда суктырылды. Җыйнап алынырга тиешле мәйданнар – 55431 гектар.

Бер гектардан уртача уңыш – 33,2 центнер.

“Игенче” ширкәте 729 геактардагы игеннәрне суктырып алды. “Казанка”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыклары да урып-җыюга оешкан төстә кереште.

Бүләк алдылар 08.08.2022 Бүләк алдылар

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 7 августта басуларда кыр эшләренең барышы белән танышты.

Ул терлек азыгы әзерләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Рәмис Шәрәфиевкә, “Төрнәле–Пошалым”  ширкәтеннән Илнур Әһлиевкә, “Ватан” ширкәтеннән Әмир Газимовка, “Северный” ширкәтеннән Азат Рәхмәтуллинга,  “Ашытбаш” ширкәтеннән Мансур Халиковка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Алар тормышка гашыйк 07.08.2022 Алар тормышка гашыйк

Кушлавыч клубында “Мин тормышка гашыйк” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда районыбызның өлкән яшьтәге талантлы шәхесләре катнашты.

Зур булмаган авылдагы кечкенә, иске генә клуб гөрләп тора. Озак еллардан бирле эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиева турында тынгысыз җан дияргә була. Чираттагы ялда булуына карамастан, җәйге эш өстендә дә ул чара оештырып авылдашларының күңелләрен күрә. Кырык эшләрен кырык якка ташлап клубка очрашуга килгәннәр бит.

Эш өчен янып йөргән укытучылары бар 06.08.2022 Эш өчен янып йөргән укытучылары бар

1 сентябрьгә бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итәргә әзерме?

Ел да яңа уку елы алдыннан аларның әзерлеген тикшерү максаты белән  махсус төзелгән комиссия мәктәпләр, балалар бакчаларын йөреп чыга. Быел ул 21 июльдән башланып китте.

Наласа авылында зур янгын булды. Ярдәм кирәк... 05.08.2022 Наласа авылында зур янгын булды. Ярдәм кирәк...

Безгә татарча көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы Илшат Һидиятов борчылып шалтыратты.

- Көрәшче Фаяз Зариповның туган авылы Наласадагы туган йорты янды, - дип сөйләде ул. - Зыян бик зур. Ярдәм оештырырга кирәк.

Татарстан һәм Россия чемпионы Фаяз Зариповны яхшы беләбез. Яхшы көрәшче. Күптән түгел Сабада үткәрелгән ярышта дөнья чемпионы булды. Ул хәзер гаиләсе белән Биектауда яши. Наласада әтисе (Айрат) белән әнисе (Резедә) яшәгән йорт янган. Фаяз туып-үскән йорт. Кичә булды бу хәл. Бик авыр хәлләр. Безнең халыкта баш исән булсын, барысы да булыр, диләр. Иң мөһиме - үзләре исән-сау. Хөрмәтле райондашлар, сайтны укучылар, янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Мөмкинлектән чыгып. Бер рәхмәт мең бәладан коткарыр, ди. Эшлик без яхшылыкны. 

Өч Пошалым – өч игезәк 04.08.2022 Өч Пошалым – өч игезәк

Бу авылларны исемнәре генә түгел, уртак җырлары да берләштерә.

Малай чакта ук әтинең: “Арчага барып Пошалымнардан чана алып кайтам әле”, – дигәне хәтердә. Кул чанасы турында сүз бара инде. Чөнки ул елларда аерым кешеләргә ат асрау тыелган иде. Шуңа олысы, кечесе җәен “уфалла” арбасы, кышын кул чаналары тартты. Рәхмәт пошалымнарга, алар авыл кешесенең авыр хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте, ул чорда әлеге “техника”сы булмаган хуҗалык булмагандыр да.

Күңелләргә үтеп керсен иде 03.08.2022 Күңелләргә үтеп керсен иде

29 июльдә Арчада зур тантана булды – Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды.

Быел Татарстан Республикасы олуг бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп узды. 30 июль – Яңа 1444 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның беренче көне. Менә шундый ике истәлекле бәйрәм көннәренә туры килде әлеге тантана. Ул Коръән Кәрим уку (Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов) һәм дога кылу (Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев) белән башланып китте. Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи мөнәҗәт башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган кереш өлеше аны тагын да тулыландырды.

“Кемнәр кайда яшәсә дә, без бит Орнашлар" 02.08.2022 “Кемнәр кайда яшәсә дә, без бит Орнашлар"

Орнаш авылына ул көнне олысы-кечесе, яше-карты җыелды. Урамда казан асып, шунда корбан чалып, пылау пешерделәр, очраштылар, сөйләштеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Арча районында андый авыл бармыни, диярсез. Юк ул. Арчадан 17 километр ераклыктагы юкка чыккан авыл. Бары бер йорт моңаеп калган. Эшмәкәр Ядкәр Мөхәммәдиев тырышлыгы белән, авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсендә ел да җәйнең иң матур бер көнендә авылдашлар очраша. 2006 елга кадәр сабантуе оештырганнар, соңгы вакытта корбан чалалар, авыл зиратында күмелгән якыннары рухына багышлап дога кылалар. Туганнары каберен шул авыл зиратында эзләп тапкан Абдулкадыйр хәзрәт тә ел да шушы көндә Әрнәшкә кайта.

Раушания Нуриева : "Балаларга да, өйдәге эшләргә дә вакыт җитми иде. Әмма чәчәкләрне үстердем..." 01.08.2022 Раушания Нуриева : "Балаларга да, өйдәге эшләргә дә вакыт җитми иде. Әмма чәчәкләрне үстердем..."

Ишегалдына килеп кергәч, чәчәкләрне күреп бермәл югалып калдым. Һәркем чәчәкләр ярата, әмма барысы да мондый матурлыкны тудыра алмый. Күпме хезмәт, тырышлык, түземлек, вакыт кирәк аңа.

Арчадан өлкән яшьтәге бер ханым шалтыратып: “Сез чәчәк үстерүчеләр турында язасыз, Булгар урамы, 14нче йортка да барып килегез әле”, – диде. Телефон номерларын да бирде. Шалтыраттым. Бер ханым алды, үзен Раушания Нуриева дип таныштырды. Йомышымны әйткәч, көлеп җибәрде. “Минем әнидер инде ул. Безгә килә дә, чәчәкләрне күреп исе китә”, – диде.

Шушмабаш мәктәбеннән өйрәнергә була 30.07.2022 Шушмабаш мәктәбеннән өйрәнергә була

Шушмабаш урта мәктәбе коллективы ның  “Сәяхәтләр көндәлеге”  2022 елның  унөченче июль көнендә тагын бер биткә калынайды.

Җылылыгы, дымы мулдан булган, табигате яшеллеккә чумган  чып – чын җиләкле җәй. Күбебезнең яраткан ел фасылының нәкь уртасы, искитмәле матур көннәре.

Арчада рухи-мәгърифәт үзәге ачылды 29.07.2022 Арчада рухи-мәгърифәт үзәге ачылды
Бүген Арчада зур тантана булды - Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды. Дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Бүген Арчада Г. Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды. 
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

Уракка төшәр алдыннан 28.07.2022 Уракка төшәр алдыннан

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

27 июльдә “Игенче” ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга әзерлек, алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Шушмабаш урамнарында эш гөрли 27.07.2022 Шушмабаш урамнарында эш гөрли

Бу турыда Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрдәнова хәбәр итә.

Жэй башыннан Шушмабаш урамнары кырмыска оясын хәтерләтә.  Урамнарга  асфальт  юллар һәм дә шәһәрләргә, зур бистәләргә генә хас булган җәяүлеләр өчен тротуар җәю эшләре бара. Авылыбыз өчен горурлык хисләре  куңелне ашкындыра. Олылар : “Хай, балалар, моны да күрер көннәр бар икән”,-  дип куанса, яшь буын: “Шәһәрдән  кай җиребез ким,”- дип шатлана. Мәктәп, шифаханә, сәүдә үзәкләре, социаль объектлар -  барсының да каршысында парковка мәйданчыклары асфальтан булу исәпкә алынган.

“Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...” 26.07.2022 “Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...”

Яңа Кырлайдан Зәкия һәм Мансур Шакировлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Арчаның ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды.

Кулга-кул тотынып музыка астында балалары, туганнары, күршеләре, якыннары яныннан түргә үткәндә дә, алар турында матур сүзләр әйткәндә дә Мансур абыйның күзеннән яшь китмәде. “Шундый йомшак күңелле инде мин”, – диде ул сүз биргәч тә әйтә алмыйча урынына утырып һәм өмет белән хатыны Зәкиягә карап. Икесе дә шундый мөлаемнар, тыйнаклар. Бер мизгелдә күзләренә карап алып та бер-берсенең нәрсә әйтергә, эшләргә теләвен аңлап алалар. Алтмыш ел бергә – аз гомер түгел шул.

Балачак хатирәләре күңелгә сеңеп кала 25.07.2022 Балачак хатирәләре күңелгә сеңеп кала

Мирҗәм авылында тау астында, елга буенда, табигатьнең бик матур урынында балалар җыены гөрләп узды.

Нәкъ Корбан гаете көненә туры килде ул. Авыл халкы өчен икеләтә бәйрәм булды.

Бу авылның үзенә генә хас матур гореф-гадәтләре бар. Килен булып төшкән елларда аптырый да идем әле. Кечкенә генә авыл, ничек матур көн күрә! Бәйрәмнәр булса, кечкенә генә клуб яны шау итеп тора. Олысы-кечесе шунда җыела. Концертлар, кичәләр булса, ул клуб эче шыплап тула. Чын күңелдән бирелеп, уч төпләре арганчы алкышлап утырган тамашачы тагын кайда бар икән? Авыл яшьләре җыелып чишмә буенда да бәйрәм итәләр.

Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте 24.07.2022 Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте

“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ул көнне гади генә түгел, ә “йолдызлар яңгыры” яуды.

14 июнь көнне балалар белән очрашырга Казаннан бер төркем артистлар килде. Алар куйган концерт ике сәгать ярым барды. Балалар чыгышларны тын да алмый карады, артистларга кушылып җырлады, алкышларга күмде.

Беркөнне безгә “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт белгече булып эшләүче Гөлнара Сәлихҗанова шалтыратты.

Амбардагысы икмәк 23.07.2022 Амбардагысы икмәк

Ә иң зур амбарлар – элеваторда. Басуда үстерелгән мул уңышның шактый өлеше шунда китереләчәк.

Анда бит әле башка районнарныкы да килә. “Арча районы хуҗалыкларыннан китерелгән ашлыкны кабул итүдә бернинди тоткарлыклар  булмаячак”, – ди директор Ләйсән Әһлиуллина.

Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз! 23.07.2022 Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

Узган җомгада “Казансу” паркында “Кичке уен” дип исемләнгән ачык җәйге күңел ачу кичәсе булды

Бу шундый форматта үткәрелгән беренче чара гына түгел. 1 июльдән башлап җомга саен оештырыла ул. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре катнаша, арчалар алдында чыгыш ясый. Һәм “Кичке уен”нар 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Һәр җомга. Кичке 7дә башлана, ике сәгать дәвам итә. Җырлы-биюле уеннарда катнашып, күңелле итеп ял итәсе килгәннәр өчен мөмкинлек бар әле.

Сабада медиасабантуй узды 22.07.2022 Сабада медиасабантуй узды

15 июльдә булды ул. Анда без дә – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арск-информ” – “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” радиосы хезмәткәрләре дә бәйрәм иттек.

Төнлә яңгыр яуды. Иртән дә көн болытлы иде. Өстән яңгыр явып торырга ошаган, өскә, аякка нәрсә кияргә икән, дип икеләндек.

Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды 21.07.2022 Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды
Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылган. ("Татар-информ")

Республикада аларга тиңнәр юк! 20.07.2022 Республикада аларга тиңнәр юк!
19 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев республика бәйгесендә җиңү яулаган “Игенче” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин белән Түбән Аты ветеринария участогы мөдире Фидәрис Фәйзрахмановка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Югары Пошалымга җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты 19.07.2022 Югары Пошалымга җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты

Чөнки Югары Пошалымда кичке авыл бәйрәме булды. Бу турыда безгә Гөлгенә Гыйниятова хәбәр итте.

Бәйрәмне клуб җитәкчесе Илдус Саттаров оештыра. Әтнәдә яшәүче авылдашлары Рамил Шәрәфиев бәйрәмне алып бара. "Бик күңелле булды, - дип сөйли Гөлгенә Гыйниятова. - Бөтен авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Коймаклар, шашлыклар пешеп, чәй кайнап торды. Казаннан мөхтәрәм артистлар Рөстәм Закиров, аның хатыны Люция һәм Резедә Шәрәфиева кайтты. Үзебезнең үзешчәннәр дә бик матур чыгыш ясадылар. Бөтен авыл халкы оештыручыларга рәхмәт әйтте. Киләсе очрашуларга кадәр!".

Питрау бәйрәмендәге ат ярышында Арча егете Рамил Рәхмәтуллин икенче урынны яулаган 19.07.2022 Питрау бәйрәмендәге ат ярышында Арча егете Рамил Рәхмәтуллин икенче урынны яулаган

Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмдә Арча егете Рамил Рәхмәтуллин үзенең аты белән икенче булып килгән. Бу Рамилнең быел бишенче җиңүе. Котлыйбыз. Бүләкләрне дә муллан биргәннәр. Атчылар шуңа да канәгать.

Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туенда Арча егете скутер белән бүләкләнгән 18.07.2022 Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туенда Арча егете скутер белән бүләкләнгән
Балтач райнонының Бөрбаш авылында чираттагы Бөтенроссия мөселман балалары арасында Сабан туе узды. Бу юлы да төп мәйдан булып, мөгаен, көрәш мәйданы торгандыр. Балаларны, яшьләрне тарта бирегә Бөрбаш мәйданы. ("Шәһри Казан")

Бер очрашу – бер гомер 17.07.2022 Бер очрашу – бер гомер
Аларны дуслар – полкташлар, дип атасаң да ялгыш булмас. Сүзем Дәүләт автомобиль инспекциясе (элек ул шулай гади генә итеп атала иде) ветераннары турында. Һәр елны, июль аеның беренче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, истә калырлык итеп билгеләп үтә алар.

Арча районыннан А.Сәләхов аты "Мисс Татарстан - 2022" призын отты 16.07.2022 Арча районыннан А.Сәләхов аты "Мисс Татарстан - 2022" призын отты
15 июльдә Казан ипподромында "Мисс Татарстана" призына ат ярышлары булды. Ярышта Арча районыннан "А.Сәләхов" фермер хуҗалыгы атына (Сарагоса Мун) тиңнәр булмады. Төп приз аңа эләкте. Тренеры Анатолий Александров. Җайдагы Николай Ухванов. Котлыйбыз!

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык 15.07.2022 “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык

Яхшы агрономны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы кыен, дип әйтәләр. Бу һәр өлкәдә шулайдыр инде, чөнки яхшы белгечтән башка ниндидер үсеш, алга китү турында сүз алып баруы кыен.

Бу яктан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык. Монда иң беренче чиратта җитәкчесе Шәйдулла Сәләховның роле зур. Бу хуҗалыкны кадрлар әзерләү мәктәбе, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда эшли.

Сабада журналистларның Сабантуе узды 15.07.2022 Сабада журналистларның Сабантуе узды

"Арча хәбәрләре" район газетасы һәм радиосы хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Бүген булды ул. Яңгыр әледән әле килеп явып китсә дә зыяны булмады. Чөнки Сабаның бик уңайлы сабантуе үткәрә торган урыны бар. Ышыкланырга мөмкинлек иркен.

Җәяүле сәяхәт 14.07.2022 Җәяүле сәяхәт
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан олуг мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси, галим Рәхим Мөбәрәкшиннар туган һәм яшәгән Күлтәс авылындагы истәлекле урыннарда экскурсия, Әби патша юлы, Казансу елгасы башланган урыннар буенча җәяүле сәяхәт оештырдык.

Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!" 13.07.2022 Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!"
Зөлхиҗҗә аеның аеруча өстенлеккә ия беренче ун көнендә Яңа Кенәр мәчете каршында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Мөселманнарның ураза тотарга, күбрәк дога укырга, игелекле эшләр кылырга тырышкан бу көннәрендә узган әлеге матур бәйрәм авыл балаларын Аллаһ йорты каршына җыйды.
https://www.youtube.com/watch?v=hHvnSczPGvM

Тиздән – урак өсте! 12.07.2022 Тиздән – урак өсте!

Вакыт тиз уза. Әле кайчан гына язгы чәчүне тәмамлаган идек, инде менә урып-җыю якынлаша.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү башланды. Комиссия “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Северный”, “Кырлай” ширкәтләрендә, Арча элеваторында булды.

Чемпионнарны район башлыгы кабул итте 11.07.2022 Чемпионнарны район башлыгы кабул итте
Яңа Кенәр мәктәбенең регби тренеры Рәмис Хәйруллин: “Ярышларда катнашып торабыз, – дип сөйләде. – Районда 1нче, республикада 2нче урын алдык. Безнең мәктәптән Мәскәүгә ярышка Арча командасы составында ике укучы – Артем Карпов һәм Айдар Галимов барды. Командада барысы 8 бала”.

Олы тормышка – кызыл диплом белән! 10.07.2022 Олы тормышка – кызыл диплом белән!

Кабул ителгән традиция буенча Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә 1 июль – дипломнар тапшыру көне.

Быел да шулай булды.  Мәдәният йортына укуны тәмамлаган студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар җыйналды.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче сайланды 09.07.2022 Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче сайланды

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп Абдуллин Ленар Илсур улы билгеләнде.

Абдуллин Ленар Илсур улы 1985 елда Арча районының Урта Курса авылында туган, югары белемле, 2007 елда Казан дәүләт технология университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Ул хезмәт юлын “Ак барс Агро” ширкәтендә баш икътисадчы ярдәмчесе булып башлый. 2011 елда баш икътисадчы итеп билгеләнә, 2016 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә өлкән белгеч, 2018 елдан район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе. 2019 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Шәүкәт Зәйнуллинга 90 яшь тулды 08.07.2022 Шәүкәт Зәйнуллинга 90 яшь тулды
Районда җаваплы урыннарда эшләгән Зәйнуллин Шәүкәт Сибагәт улына 90 яшь тулды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Раил Шакирҗанов юбилярга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Арча стадионында гаиләләр ярышты 07.07.2022 Арча стадионында гаиләләр ярышты
Арча стадионында гаиләләр белән матур чара үтте. Кичке сәгать 6да башланды ул. Район социаль яклау идарәсе, китапханә, яшьләр бүлеге оештырды аны. Гаиләләр Арчаның 6нчы мәктәбеннән килделәр. Әти-әниләр балалары белән төрле кызыклы ярышларды катнаштылар. "Форпост" командасы да бар иде. Ахырдан гаиләләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр бирделәр.

Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым" 07.07.2022 Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым"
 “Алтын каләм” матбугат фестивалендә катнашкан яшь каләм тибрәтүчеләр танылган журналист, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов һәм "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Очрашу барышында  кызыклы сораулар бирелде, төпле фикерләр әйтелде, осталык дәресе һәм мавыктыргыч биремнәр  башкардылар.

“Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка” 06.07.2022 “Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка”
Ташкичүгә Казанның Тынычлык бистәсе Мәдәният йортының “Җәүһәр” фольклор ансамбле, “Казан татарлары” клубы әгьзалары, Илдус авылыннан “Зөбәрҗәт” фольклор триосы килде.

“Бу очрашу кичәсе тәжрибә уртаклашу, халкыбызның элеккеге гореф-гадәтләрен саклау максатыннан оештырылды. Кунакларны кара-каршы җырлашып каршы алдык, Мәрҗани музеена алып бардык, татар халкының милли ризыклары белән сыйладык. Ә зур концерттан соң үзебезнең матур чишмәләребезгә сәяхәт кылдык”, – диделәр Ташкичү мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Сәйдәгә ярдәм кирәк! 06.07.2022 Сәйдәгә ярдәм кирәк!

Арчада һәм Әлмәттә яңа креатив киңлекләр булдыру планлаштырыла 05.07.2022 Арчада һәм Әлмәттә яңа креатив киңлекләр булдыру планлаштырыла
Татарстанда креатив киңлекләр ясау буенча ике проект эшләнә. Аларның берсе Арчада булачак – монда традицион күн промыселы булдыру планлаштырыла. Ә Әлмәттә анимация һәм музыка мәдәнияте белән бәйле мәйданчык ясау күздә тотыла.

Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Иң осталар ярышты 05.07.2022 Иң осталар ярышты
5 июльдә “Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологларының конкурсы үтте.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны “Казанка” ширкәтеннән Васил Низаметдинов яулады.

Җәяүле сәяхәт 05.07.2022 Җәяүле сәяхәт
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан олуг мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси, галим Рәхим Мөбәрәкшиннар туган һәм яшәгән Күлтәс авылындагы истәлекле урыннарда экскурсия, Әби патша юлы, Казансу елгасы башланган урыннар буенча җәяүле сәяхәт оештырдык.

Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар! 04.07.2022 Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар!

Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” романы әнә шул җөмлә – фикер белән тәмамлана. Укыйсы киләме, килә, билгеле. Нинди татар кызы? Нинди горурлык ул?

Укырга кирәк бу китапны. Зиннур Хөсниярның әйтәсе килгән фикере бар, аның безне тәрбиялисе, милләтне саклыйсы килә. Булышыйк без авторга. Нияте изге...

Шурабаш мәчетендә яңа эшләр башланды 04.07.2022 Шурабаш мәчетендә яңа эшләр башланды
Райондашыбыз Таһир Әскәров фотолар җибәрде

"Шурабаш авылы мәчетенә газ, су, канализация кертелә. Аллаһка тапшырып тотындык",- дип язган ул фотолар астына

“Чордашлар” яши! 03.07.2022 “Чордашлар” яши!
“Безнекеләр хәбәр бирүгә килеп җитә”, – ди Шура авылы клуб мөдире Клара Хөсәенова.

“Безнекеләр” дигәне – “Чордашлар” халык фольклор коллективы. 2011 елдан оешып, шуннан соң күп урыннарда, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә чыгыш ясаган алар.

"Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды 03.07.2022 "Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды
Арчада төрле фән олимпиадалырнда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар, Дан Аллеясында яңа йолдызлар кабынды.

Бу көннәрдә бөтен республика буйлап чыгарылыш кичәләре гөрли. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бергә күңелле мәктәп еллары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы...

Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде 02.07.2022 Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде
2 июньдә Арчаның Коммуна урамында янган йорттан әбине коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Егетләрнең бу батырлыгы геройлыкка тиң. Менә кемнәр алар: Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов, Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин һәм Арчадан 1980 елгы Айрат Йосыпов. Район янгын күзәтчелеге тикшерүчесе Наил Бәйрәмов менә ниләр сөйләде: "Егетләр Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов һәм Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин кич чыккан җирдән 9лар тирәсендә бер йорттан төтен чыкканын күреп алалар. Һәм шунда йөгерәләр. Озак уйлап тормыйлар, тиз генә янган йортның бикле капкасын ватып кереп өйдән 85 яшьлек әбине алып чыгалар.

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты 02.07.2022 Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты

27 - 29 нчы июнь көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.

Анда бөтен илдән 400 гә якын делегат  катнашты.  Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре бар иде.

Арчадан өч дөнья чемпионы! 01.07.2022 Арчадан өч дөнья чемпионы!
24-26 июнь көннәрендә “Саба Арена” спорт комплексында   һәм Миңгәр Сабан туе була торган мәйданда көрәш буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты. Башта “Саба–арена” спорт комплексында көрәштеләр.  Батырлар 1нче, 2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында келәмгә чыктылар. Безнең район көрәшчеләре Арчадан Динияр Моратов (80 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (80кг), Наласадан Фаяз Зарипов (90кг) үз үлчәү авырлыкларында дөнья чемпионнары булдылар. Шулай итеп Арча тарихында беренче тапкыр Динияр, Илшат һәм Фаяз галәмнең иң көчле көрәшчеләре исемен яуладылар.

Яңа Кенәрдә традицион футбол ярышлары узды 01.07.2022 Яңа Кенәрдә традицион футбол ярышлары узды
Узган якшәмбедә футболчылар көч сынашты

26 июнь иртәсе Яңа Кенәрлеләр өчен футбол караудан башланды. Кырлай, Хәсәншәех, Шушмабаш, Лесхоз, Арча, Яңа Кенәр һәм эстрада йолдызлары командалары ярышты. Дүртенче ел рәттән барган әлеге уеннарны Кенәр яшьләре оештыра.

"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә  ясады 30.06.2022 "Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә ясады

"Мин Арча баласы"... Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар.

Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.

"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты 29.06.2022 "Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты

Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты.

Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар. Яшь журналистларның төп максаты - тәҗрибә туплау. Күп төрле очрашулар, мастер-класслар  фестивальне тагын да кызыклы итте. Биредә журналистлар 7 көн дәвамында журналистика серләренә төшенделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр.

“Китап”лы бәйрәм киче 28.06.2022 “Китап”лы бәйрәм киче

26 июньдә Арчада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шәһәребезнең үзәк стадионы бу кичне җыр-моң, нәфис сүз һәм алкышлардан гөрләп торды.

Тарихка күз салсак, “Совет яшьләре көне”н уздыру турындагы Указга 1958 елның февралендә кул куела. Аны июнь аеның соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә актив яшьләрнең очрашулары була, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.

Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте 27.06.2022 Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте

"Китап" радиосы Арчада булып китте

Яшьләр көнендә оештырылган бәйрәм чараларының бер өлешен "Китап" радиосы бизәде. Әдәби-музыкаль мизгелләр бүләк итүче Лилия Кадырова, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Сәйлән, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов берсеннән-берсе ихлас чыгышлары белән районыбыз халкына рухи ял бүләк иттеләр. 

"Хәтер йомгагын сүткәндә": Шекәдә китап тәкъдир итү кичәсе узды 26.06.2022 "Хәтер йомгагын сүткәндә": Шекәдә китап тәкъдир итү кичәсе узды

Шекә авылында Мөзәкир Габдрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Җәйнең кояшлы матур көнендә Шекә авылына юл тоттык. Районыбызда үзенең “пәриләре”  белән данлыклы  Шекә безне гүзәл табигате, мөлаем халкы белән каршы алды. Авыл урамнары буйлап бер-бер артлы печән төягән тракторлар, силос, сенаж төягән “КамАЗ” машиналары тыз да быз үтеп кенә тора. “Җәйнең бер көне ел туйдыра”, – дигән гыйбарәгә тугры калып, механизаторлар, тракторчылар кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши биредә. Чиста урамнар, төзек йорт-җир, каралты-куралар – үзләре өчен үзләре сөйли. Эшли дә, ял да итә белә шекәлеләр. Бу юлы да, уттай кызу эш өсте дип тормаганнар, олысы да, кечесе дә клубка авылдашлары Мөзәкир Гаптрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелганнар. Бу кичә аларның күңелендә җылы, матур бәйрәм булып истә калыр.

Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..." Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabantuyda-mashina-otuchy-ilshat-idiyatov-khis-kichereshlrne-chige-yuk-mony-alatyp-beterep-bulmyy 25.06.2022 Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..." Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabantuyda-mashina-otuchy-ilshat-idiyatov-khis-kichereshlrne-chige-yuk-mony-alatyp-beterep-bulmyy

Арча шау итә: көрәшче Илшат машина откан! Казанда яшәсә дә, ул безнеке – Арчаныкы!

Шалтыратып,  фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Күптән лаек иде инде ул моңа! Аның кебек көрәшче юк! Машинаны ул Арчада отарга тиеш иде! Шәп итеп языгыз әле Илшат турында! Бу сүзләрне үзе көрәшкән, көрәшне яхшы аңлаган ир-егетләр, күпне күргән абзыйлар әйтте.

Арчада республика китапханәчеләре киңәште 24.06.2022 Арчада республика китапханәчеләре киңәште

Китапханәләр системасы базасында “Библиотека как важное звено в процессе популяризации здорового образа жизни” дигән республика күләм семинар үтте.

Әлеге семинарда Казан шәһәренең Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханәсе хезмәткәрләре, шулай ук Республикабызның төрле районнарыннан килгән китапханә директорлары һәм модель китапханә китапханәчеләре катнашты. 

Арча станциясендә амбулатория ачылды 24.06.2022 Арча станциясендә амбулатория ачылды

Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде. 

Басулар, кырлар буйлап 24.06.2022 Басулар, кырлар буйлап

23 июньдә районда чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде.

Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин җитәкчелегендә, автобуска утырып басулар буйлап уздылар, чәчүлекләрнең торышына бәя бирделәр.

Җидегән чишмәләрдә җиде улак 23.06.2022 Җидегән чишмәләрдә җиде улак

Яңасала авылында булдык.

Сүзебез җырлы авыллар турында. Җырсыз авыл бармы икән, диярсез. Юктыр, мөгаен. Ә мин шундый җырлы авылларның берсе Яңасала турында язарга булдым. Ни өчен? Чөнки ул минем әни  – Айван авылында гомер иткән Әлфия Саттарованың (кыз фамилиясе Гыйниятуллина) туган авылы. Чөнки ул атаклы язучы Гомәр Бәшировның туган авылы. Җырлы авыл. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән һәм Арчада яшәгән Хаҗи Фәтхуллин заманында туган авылы Яңасала турында “Яңасала утлары” дигән шигырь һәм көй язган.

Район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды 22.06.2022 Район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды
Картинг буенча ярышлар булды

21 июньдә Арча районында «Картинг –яшьләрне сайлау» проекты кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар булды. Ярышлар Арча Укучылар Сарае, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Арча районы балалар һәм яшьләр арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылды.

Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022 Хәтер һәм кайгы көне
Моннан 81 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, күпләр әле татлы йокыда вакытта немец фашистлары илебезгә бәреп керә. Тыныч шәһәрләре, авыллары өстенә бомбалар ява, Бөек Ватан сугышы башлана...

"А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы аты республикада дан яулый 21.06.2022 "А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы аты республикада дан яулый
ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән 1800 метр ераклыктагы ярышта Арча аты - "А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы атына тиңнәр булмый. Җайдагы - Мари иле егете Александр Александров. Молодец егет! Афәрин малкай Брейзен Зип! Котлыйбыз!

Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз! 20.06.2022 Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз!

Казан сабантуе көнне Аккош күлендә "Сибур Казаноргсинтез" та Сабантуй оештырды.

-Бу ярышның буласын һәм баш батырга машина биреләсен алдан ишетеп белдем. Һәм бу ярышка алдан әзерләнеп килдем, - дип сөйли Күпербаш егете Илшат Һидиятов. - Мин Казанда яшим һәм бу компаниядә погрузчикта шофер булып эшлим. Арчада көрәшчеләр әзерлим. 39 яшемдә татарча көрәштә беренче тапкыр бүләккә машина (Лада гранта) алдым. Бик сөендем. 100 килога кадәрле көрәшчеләр арасында көрәштем. Читләрне көрәшкә кертмәделәр. Көчле көрәшчеләр бар иде. 9 яшьтән көрәшәм. Мин Казанда туып үстем. Әни Күпербаштан, әти Чөмә- Елгадан. 22 яшемдә Арчага Күпербашка кайттым. Арчаның 120нче һөнәр училищесын һәм Арчаның педагогия училищесын тәмамладым. Арча мине кеше итте дисәң дә була. Арчага мин бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт Көрәшкә зур игьтибар бирә. Көрәштә иң мөһиме - тренировка.

Арчалар "Барда җыены"нда 19.06.2022 Арчалар "Барда җыены"нда
Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.

Арчалар башкаланы яулый 18.06.2022 Арчалар башкаланы яулый
Әлеге бәйге чиратлап Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Безнекеләр 2019 елда Сочига барып чыгыш ясаган булган инде. Быел Мәскәүнең үзенә бару бәхетенә ирештеләр. Һәм биш беренче урын гына алып кайттылар! 2-3 дәрәҗә лауреатларыбыз да бар. Барлыгы ике меңгә якын кеше, күпме коллектив арасында! Редакциядә без әлеге укучыларның укытучылары Чулпан Харисова, Булат Гайнуллин, Альбина Фатыйхова, Алена Ганиева белән очраштык.

Арчалар Сочидан җиңеп кайттылар 17.06.2022 Арчалар Сочидан җиңеп кайттылар
Айван авылыннан Дания Хәйретдинова хәбәр итә. Фотода Алмаз Хәйретдинов өстә-штурвал артында.

-16 июньдә Укучылары сараенда шөгыльләнүче "Сөембикэ" бию коллективы Сочи шэһэрендэ узган Халыкара конкурс-фестивальдә ("Мир на ладони"), ике бию белэн катнашып,1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар - дип сөйли Айваннан Дания Хәйретдинова. - 1нче дәрәҗә "по морям, по волнам" биюенә бирелде.

"Экояз 2022" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеләнде 16.06.2022 "Экояз 2022" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеләнде

"Экояз" бәйгесенең район этабына нәтиҗә ясалды.

"Экобакча" номинациясендә  4нче балалар бакчасы җиңүче булды. Мәктәпләр арасында өченче мәктәп беренче урынны алды. "Экогаилә" номинациясендә Наласадан Төхфәтуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, Министрлык дипломнары тапшырылды.

Арча тренерлары арасында рейтингка нәтиҗә ясалды 15.06.2022 Арча тренерлары арасында рейтингка нәтиҗә ясалды
Тренерларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г,. диплом hәм акчалата буләкләр тапшырды.

2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, "Арча" спорт мәктәбендә эшләгән көрәш тренерлары арасында рейтинг уткэрелде. Арча Сабантуенда шуңа нәтиҗә ясалды.

Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша 14.06.2022 Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша
Айван авылында туып-үскән сыйныфташлар (1972 елда 8 сыйныфны тәмамлаучылар) сабантуена дулкынланып килделәр. Алар иртәдән Арчага сыйныф җитәкчеләре Сәрия Гимаевна Абдуллина янында булганнар. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашкан. 8не бетергәнгә 50 ел, дип үзләре дә шаккаткан. Гомер шулай тиз үтә бит ул. "Безне авылдашыбыз, сыйныфташыбыз Рифкать Абдуллин оештырды, - дип сөйли Дилбәр. - Аңа бик зур рэхмэт. Эле килэчэктэ дэ очрашырга сүз куешып аерылыштык. Бик күңелле булды. Сәрия Гимаевна белән бик күрешэсе килэ иде. 50 ел утсэ дэ, һаман шундый мөлаем, матур әле. Күргәч елыйсылар килде. Күзләр яшьләнде... Киләсе очрашуларга кадэр!".

Арча Сабантуенда абсолют батыр булып кем калды? 13.06.2022 Арча Сабантуенда абсолют батыр булып кем калды?
Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә безнең халык. Һава шартларының шактый катлаулы булуына карамастан, районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев кырларда намус белән эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтте, барлык райондашларны Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне белән тәбрик итте.

Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә 12.06.2022 Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә
Үзара салым акчасын авыл халкы белән җыя -җыя Курса Почмак авылында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар. Ә менә икенче балалар мәйданчыгын Тимербулат Хәсәнов авыл башына бары үз хезмәте белән генә эшләп куйган. Өлкәннәр өчен ял итү урыннарын да күз уңында тотып эскәмияләр куелган.Балалар уйнаган арада өлкәннәр ял итеп җаннарына сихәт ала.Камырсаздан ишетелеп торган тәкәрлек җырын тыңлап, янәшәдә генә үсеп утырган урманны күзләп утырасың, җанга рәхәт.Ике гает арасында Тимербулат абыйның сабыйлар өчен куйган хезмәте аллах тарафыннан иң олы сәдакалардан саналса иде. Сабыйларны куандыру олы бәхет!

Авылларда сабантуйлары гөрләде 11.06.2022 Авылларда сабантуйлары гөрләде
Бүген халык сабантуйларына агылды. Без Айван сабантуенда булдык. Сабантуен күңелле итеп Альмира Гатауллина белән Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Мәйданга бар халыкны шаккатырып татар эстрадасы артисты, шаян тел остасы, тамада Рамил Шәрәпов чыкты. Уен-көлке сөйләп, җырлап халыкның күңелен күреп китте. Авыл халкы Казан артистын көтмәгән иде. Чөнки аларга түләргә акча күп кирәк. Ә Рамил бушка концерт куеп китте. Хәл болай була. Авылдашыбыз Алсу Әхмәтшинаның (кыз фамилиясе) кызы Алия электрон челтәрләр аша Рамилне Айванга кунакка-концерт куярга чакыра. Ә Рамил кайта! Билгеле, шактый сөйләшүләр аша. Менә бит хыяллар тормышка аша!

Арчалар Бөтенроссия ярышларында беренче булды! 10.06.2022 Арчалар Бөтенроссия ярышларында беренче булды!

Россия чемпионнарын котлыйбыз

Мәскәүдә үткән "Регби мәктәп лигасы" Бөтенроссия ярышларында безнең 6нчы мәктәп командасы беренче урынны яулаган. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин.

Яңа Кенәрнең соңгы ветераны вафат булды 10.06.2022 Яңа Кенәрнең соңгы ветераны вафат булды
Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый.

Яңа Кенәр авылында яшәүче сугыш ветераны Мидхәт абый Сәфәров вафат булган. Әле 9 май алдыннан гына аның белән очрашкан идек бит. Бик озак сөйләшеп утырдык. Көлешә-көлешә истәлекләре белән уртаклашканын тыңлап утырдык. "Парадка киләм, машинада булам, кул болгап китәрмен", дигән иде. 97 яшендә булса да бик матур күренә иде әле. Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый (рәсемдә уңда).

Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды 09.06.2022 Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
8 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында намус белән хезмәт иткән, июнь аенда юбилейларын билгеләп үтүче втераннарга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Арчада бүген кич зур концерт була 09.06.2022 Арчада бүген кич зур концерт була

«Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыга! Сәяхәтнең максаты – әлеге районнардагы радиотыңлаучыларыбыз белән якыннан танышып, аралашып кайту. Беренче сәфәребезне Арча районыннан башлыйбыз! 


Эстрадабызның популяр артистлары һәм радио алып баручылары кич дәвамында сезнең кәефне күтәрәчәк  «Күнел» радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән фотога төшү – болар барысы да бер кичтә 
9 июнь 18:00дә Арча районы Стадионында очрашканга кадәр! #күңелрадиосы

Ни хикмәт, күзләре күрә башлады... 08.06.2022 Ни хикмәт, күзләре күрә башлады...
Ташкичүдә "Хаҗ могҗизалары" исемле искиткеч мәгънәле, файдалы кичә үтте.Кичәгә Түбән Камадан Марфуга ханым һәм Үзбәкстаннан кунакка кайткан Райля ханым, ХАҖИЯ ләр чакырылган иде. Алар Хаҗда вакытта үзләре бөлән булган могҗизалар турында, Аллаһның кодрәте, көче хакында бик күп мавыктыргыч, дулкынландыргыч сүзләр сойләделәр. Мәсәлән: "Хәрәм" мәчетенә барганда күзлегемне онытканмын. Аллаһтан сорыйм, Әй, Аллаһым, күзләрем күрсә укыр идем, күзлек калган, күзләремә нур бир, дигән,ни күрсен,чынлап та күзләре күзлексез  күрә,"әәә, Аллаһ, аның кодрәте бу мәчәттә күренә икән, "-дип уйладым, ләкин бүлмәгә кайткач та, киретТуган якларыма кайткач та күзләрем күрә. Бу Аллаһның ярдеме, могҗизә бит", дип сөйли Райля ханым.

Һөнәри бәйрәмегез белән, социаль хезмәткәрләр 08.06.2022 Һөнәри бәйрәмегез белән, социаль хезмәткәрләр

8 июнь социаль хезмәткәрләр көне. Бу изге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Бәйрәм уңаеннан бкез Казанбашта социаль хезмәткәр Дамира Лотфуллина белән очраштык. Ул 7 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.

- Алар минем өчен балаларым кебек якын, - ди Дамира.

Бу хакта тулырак газетабызның җомга санында.

Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды” 07.06.2022 Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды”
“Арча хәбәрләре” газетасының 6 май санында Курса-Почмактан укучыбыз Лимара Мөхәммәдиеваның “Ирем Хариска мәдхия” дигән мәкаләсе бусылып чыккан иде. 28 яшендә районыбызның “Фрунзе” колхозы рәисе итеп билгеләнгән Харис Мөхәммәдиевның хезмәт биографиясен бик матур итеп тасвирлаган ул. Әлеге мәкаләне укыганнан соң 1984 – 1996 елларда Арча районы “Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән райондашыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Васил Мифтахов та Харис әфәнде турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу 07.06.2022 Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу
Арча сәнгать мәктәбендә язучы, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. "Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар белән конференция узды. Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр түгел. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. "Үзешчәннәргә киңәшләрегез", -- дип тә сорадык язучыдан. "Күп укырга кирәк, -- диде Зиннур Хөснияр.

Мөнәҗәтләр – халык байлыгы 06.06.2022 Мөнәҗәтләр – халык байлыгы

Район мәдәният идарәсе, Арча район Мәдәният йорты тарафыннан “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дигән бәйге игълан ителгән иде.

Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адрес-ка җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.

Арчада Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр 06.06.2022 Арчада Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бүген район мәдәният йорты каршында әкият иленә сәяхәт оештырдылар. Ул Александр Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан үткәрелде.Балалар Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Музыкаль паузалар чараны бизәп җибәрде. 

Артист булып туган ул 05.06.2022 Артист булып туган ул

Иске Төрнәле клубында 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаучы авылдашлары Илдус Хәбибуллин белән очрашу кичәсе узды.

Кечкенә генә клуб. Мәктәпнең спортзалы. Сәхнәсе дә юк. Әмма эшлим, дигән кешегә бернинди уңайсызлыклар да киртә була алмый икән. Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бер коллектив булып авыллар саен концерт куеп йөриләр. Бу очрашу да аларның чыгышлары белән үрелеп барды.


Новости 701 - 800 из 3537
Страницы: