События

Иске Ашытта “Сәяра” халык театр ветераннарының иҗат кичәсе узды 24.01.2018

Иске Ашытта “Сәяра” халык театр ветераннарының иҗат кичәсе узды

Шимбә көн кич белән авыл халкы Иске Ашыт клубына “Сәяра” халык театр ветераннары Илшат Заһидуллин белән Галимулла Шәрәфиевның иҗат кичәсенә җыелды.

Зал тулы халык иде. Юбилярларга район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова, хезмәтләре турында җылы итеп сөйләп, район мәдәният идарәсенең Рәхмәт  хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин шулай ук авылдашларын матур итеп котлады. Туган авылындагы әлеге очрашуны Татарстан халык артисты Фердинанд Фәтхи оештырды һәм алып барды.

Сүз ерактан башланды. “Сәяра” халык театры шушы авыл ветераны Сәяра Фәтхрахманова исеме белән бәйле иде. Иске Ашыт клубында 1948 елның 1 декабреннән Саяра ханым Фәтхрахманова эшли башлый. Көндезен колхоз эшендә булса, кичләрен клубта үткәрә Саяра ханым. Авыл халкы белән бергә концертлар әзерли, спектакльләр куя. Якын-тирәдә алар бармаган авыл калмый. Иске Ашыт “Сәяра” халык театрының тарихы арбалы елларга барып тоташа. Фердинанд Фәтхи электән театр уйнаган сәхнә ветераннарын зур ихтирам белән атап үтте. Алар: Ингил Фәйзуллин, Камилә Шәймәрданова, Кафия Борһанова, Гәрәй Шәнгәрәев, Зиннур Кадыйров, Рәшидә Сәйфетдинова, ирле-хатынлы Дамира–Әдһәм Әхмәдуллиннар…

Соңыннан Фединанд Фәтхи:

– Спектакльгә әзерләнү, сәхнәдә уйнау искиткеч зур хезмәт, – дип сөйләде. – Афәрин, авылдашлар, көн–төн, гаилә, эш дими, спектакльгә өйрәнәләр…

– Әле беркөнне төнге сәгать 2дә дә клубта идек! – дип сүзгә кушылды Илшат Заһидуллин.

– Сәхнәгә тормышларын багышлаган ветераннарның хезмәтен авыл халкы алдында ничек күрсәтеп була, ә моны күрсәтергә кирәк, дип уйландым да, тәвәккәләп, Илшат белән Галимуллага әйттем, – диде Фердинанд Фәтхи.

– Аңламаслар, авыл халкы тамашага килмәс, дип икеләндем, – диде Галимулла Шәрәфиев. – Мондый җылы очрашу булыр дип уйламаган идем…

Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи тотынса, җиренә җиткереп оештыра инде ул аны! Очрашуга күрше-тирә авыл халкы гына түгел, Арчадан, Казаннан да кайткан иделәр. Күр син, Фәрит белән Фәргать Әхмәтовларны! Икесе дә гармунда уйнап җырладылар. Шундый йомшак итеп, матур итеп җырлыйлар… Тамашачы дәррәү кул чабып озатты үзләрен. Кунаклар Гөлфия белән Рүзәл Шәрәфиевларның, Газинур Тимергалиевның җырлавын шулай ук яратып тыңладык. Сүз озынга китәр дип, чыгышларның барысын да язып бетереп кенә булмый. Күңелле сәхнә күренешләре, пьесалардан өзекләр – алар инде бүгенге “Сәяра” халык театры үзешчәннәренең театр осталыгын күрсәтте. Сәхнәдә 43 ел хезмәт иткән Зөлфия Фәтхуллина, Иске Ашыт мәдәният йорты җитәкчесе  Гөлсинә Халикова, Гөлзадә Вахитова, Гөлнара Мәгъсумова, Әлфия Мөхәммәдиева, афәрин, спектакльдә бергә уйнаган авылдашлары  Галимулла белән Илшатның иҗат кичәсен ничек итеп күтәрделәр! Галимулла үзе гармунда да уйный. Яшьтән сәхнәгә тартылган кеше. Гомеренең күп өлешен шәһәрдә үткәрсә дә, туган авылына яңадан кайта. Мәктәптә газ операторы булып эшләп пенсиягә чыга.  Менә инде 20 елдан артык сәхнәдә. Ә Илшат Галимуллин гомерен шушында үткәрә. Театр режиссеры булып эшли. Яшь вакытта җырлап йөргән “Кыңгыраулар” җырын башкарды. Шәп җырлый! Аларны сәхнәдә генә түгел, тормышта да һәрнәрсәгә куллары ята, дип мактадылар. Соңыннан Фердинанд Фәтхи:

– Без бу очрашуны ике якның да туганнары белән генә оештырдык, – дип сөйләде.

Туганнар, кода-кодагыйлар, дуслар, авылдашлар белән әнә шулай иҗат кичәсе оештыру – бу инде синең хезмәтеңә бәя генә түгел, тарихка тиң җылы бер очрашу да иде. Шәһәр сәхнәләрендә күрсәтерлек тамаша булды ул.

Румия Надршина   Автор фотолары





http://arskmedia.ru/2018/01/24/iske-ashyitta-sayara-halyik-teatr-veterannaryinyi-i-at-kichase-uzdyi-...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение