События

Арчада лаеклылар бүләк алды 25.01.2018

Арчада лаеклылар бүләк алды

19 гыйнварда “Лотфуллин З.Р.” ширкәте базасында терлекчелектә 2017 ел йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма фөдирләре, ясалма орлыкландыру техниклары катнашты.

– Соңгы вакытларда еш очрашабыз, яңа технологияләр кертү турында сөйләшәбез, һәрберегез нәтиҗә ясап үзгәрешләр керткәндер, дип  ышанам, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. Ул азыкларның төгәл исәбен булдырып, әрәм–шәрәм итмәскә кирәклеген искәртте. Чөнки быел  корылык яңадан кабатланырга мөмкин, дигән фаразлар бар.

Кукмара районының “Вахит” хуҗалыгында сыерларның кан анализларын, азык сыйфатын  Мәскәүгә кадәр җибәреп тикшертәләр. Чынлап та, кулда шушы нәтиҗәләр булмый торып рационны ничек төзергә кирәк?

Район башлыгы Саратов өлкәсендәге хуҗалыкларда сыердан көнгә 50 литрдан артык сөт савулары турында сөйләде.

– Иң күп биргәне – 53, иң аз дигәне 39 литр бирә, – диде ул. – Анда 20 литр сөт биргән сыерны тотмыйлар да. Анализларны чит илгә җибәреп тә тикшертәләр.

Илшат Габделфәртович терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләреннән хәлне төзәтүне таләп итте. Моның өчен бозау алу белән чын–чынлап шөгыльләнергә кирәк. Узган ел район буенча 100 сыердан 84 бозау алынды, 2016 елда 91 иде. “Кишет” ширкәтендә нибары – 46, “Казанка”да – 52, “Кызыл Яр”да 66 бозау туры килә.

Мондый хәлнең сәбәпләрен ачыклап, анализлап, алдагы киңәшмәдә бу турыда аерым сөйләшергә туры киләчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов кайбер хуҗалыкларның эшне һаман да үзгәртеп кора алмауларын әйтеп үтте. Яңа оешкан ун хуҗалык турында сүз бармый монда, саллылар исәбендә йөргән хуҗалыклар да үсеш бирә алмыйлар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов, нәсел эше буенча инспектор Зәмхәрия  Зарифуллина хуҗалыкларның эшчәнлегенә бик әйбәт анализ ясадылар.

– Ясалма орлыкландыру техникларын окладка утыртып бозау алуны яхшыртып булмаячак, – диде З.Зарифуллина. – Аларга соңгы нәтиҗәгә карап түләү билгеләнергә тиеш. Техникларны еш алыштыралар, бу да тискәре йогынты ясый.

“Элита” акционерлык җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров ясалма орлыкландыруда яңа технологияләр белән таныштырды.

Район башлыгы  Илшат Нуриев 2017 ел йомгаклары буенча терлекчелектә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка, шушы хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафил Абдуллинга, Урта Курса фермасы мөдире Марс Хәйруллинга күчмә кубоклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр, алдынгы белгечләргә, юбилярларга Мактау грамоталары,  Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар Югары Пошалым фермасында эшләрнең барышы белән таныштылар.

Ильяс Фәттахов   Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2018/01/24/archada-laeklyilar-b-lak-aldyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение