События

Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты 26.01.2018

Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Очрашу Казан федераль университеты бинасында узды .

Лотфулла Шәфигуллин Татарстанда хәйрияче буларак билгеле. Ул биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм итте.

Life порталы язуынача, Путин «Таттелеком» директорын телевидениедәге чыгышын күргәннән соң чакырган. «Кичә очраклы рәвештә телевизор карадым, сез аңлаешлы итеп аңлаттыгыз. Татарстанда төрле дин вәкилләре үзләрен иркен тота, яраткан эшләре белән шөгыльләнә ала. Бу яктан Татарстан күтәренке атмосфера булдыруда күркәм үрнәк булып тора», - дигән Путин. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/26/156792/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение