События

Аты якларында чын ир солтаннары яши 27.01.2018

Аты якларында чын ир солтаннары яши

“Ир солтаны – 2018” бәйгесенең чираттагысы Түбән Аты мәдәният йортында узды. Биредә Урта Сәрдәдән Илдар Зарипов, Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев, Утар Атыдан Руслан Хәкимҗанов, Кушлавычтан Раил Фәттахов, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов ир солтаны исемен яулау өчен көрәште.

Дамир Зариповка халык теле белән әйткәндә “ничарадан бичара” сәхнәгә чыгарга туры килгән.

– Хатының мәдәният йортында эшләсә шулай икән инде ул, – диде юмор хисенә бай Дамир шаяртып. – Эзләп йөри торгач, авылда ир солтаны булырдай миннән башка кеше юк булып чыкты. Хатын хакына сәхнәгә чыгарга туры килде. Кая барасың?

Бу фикерләрен ул үзе иҗат иткән шигырь юлларына да язган. Тамашачыга укып та күрсәтте. Залдагылар аның иҗат җимешен рәхәтләнеп көлеп тыңлады, аннан гөрләтеп кул чапты. Әмма осталыгың булмаса, хатын кушып кына сәхнәгә чыгып булмый. “Булганнан була”, – диләр бездә.

Армиядән кайткач авылда кала Илдар. Тракторда эшли, авыл кызына өйләнеп, тормыш кора, балалар үстерә. “Ир-ат йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш. Мин барысын да эшләдем, – диде ул.  – Хезмәтемне яратам. Елга ике тапкыр хезмәт хакы бирсәләр дә, шуңа ябышып ятам”.

Буш вакытын остаханәсендә үткәрә. Үзенең станоклары бар. Агачтан төрле әйберләр ясый, тимер бөгеп бизәкләр эшли. Үзе трактор җыеп чыккан. Терлек, кош-корт асрыйлар. Хатыны белән бергәләп чәчәкләр үстерәләр.

Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев та оста кеше булып чыкты. Тимердән гөлләр ясый, диделәр аның турында. “Капка төбебез кышын матур сыннар белән бизәлсә, җәен чәчәкләргә күмелә. Чәчәкләр үстерергә ярата ул. Өйдә дә. Ят гөл күрсә, өйгә алып кайта. Үзе карый. Яңа орлыклар табып утырта. Чәчәкләрне кешеләргә өләшә. Беренче сентябрьдә безнең апка төбенә балалар җыела. Менә шундый хыялый, булган, уңган кеше безнең Айдар”, – дип мактады үзен хатыны.

Утар Атыдан Руслан Хәкимҗанов бәйгедә катнашса да, үзен сәхнәдә күрү бәхетенә ирешә алмадык. Аны тәкъдим иткән Гүзәл Гайнетдинова сөйләве буенча, сәхнә түрендә торырлыгы бар, югыйсә. Гел үсү өстендә эшли Руслан. Башта калай эшләрен башкара, калайдан бизәкләп тәрәзә йөзлекләре ясый, аннан сыерлар асрый, грант отып, бакча башына ферма төзеп куя, бал кортларын тота. Буш вакытында балык тотарга ярата, кулына гармунын ала. Эх, Руслан, бик күрәсе килгән иде сезне.

Кушлавычтан Раил Фәттахов та һәрьяктан уңган. Бии, спорт белән шөгыльләнә. Авылда заправкада эшли, гараж мөдире дә. Ә куллары – алтын. Капка-коймаларга тимердән бизәкләр, агачтан умарта оялары, рамнары ясый. Өен бөтен уңайлыклары белән бик матур итеп төзеп чыккан. Буш вакытын умартачылыкта үткәрә. Кортлар өстенә ябылган такталарга ятып дәвалану бүлмәсе ясаган. Бәйгегә кәрәзле бал, прополис, чәчәк серкәсе, корт ипие алып килгән иде. Аларның кеше организмына файдасы турында бирелеп сөйләде.

– Мине агач башында күрсәгез, бер дә аптырамагыз. Кеше гөмбә, җиләк җыйса, мин оясыннан качкан кортларны җыярга яратам, – диде ул көлеп.

Раил алкышлар астында бию осталыгын күрсәтте. Сокланып утырдык без аңа. Кызлар колагына шыпырт кына әйтим әле: Раил өйләнмәгән, үз бәхетен көтә. Бәлкем, ул сездер. Мондый егетне кулга эләктергән кыз уңачак.

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовтан оештыручылар чын солтан ясаган иде. “Башваткыч” тапшыруы җиңүчесен паланкинга (махсус кеше утырту өчен носилка) утыртып, аны дүрт башыннан дүрт кеше күтәреп чыкты, кызлар биеп каршы алды. Ә, нәрсә, Дамирның солтаннан кай җире ким? Хур кызыдай хатыны янында бөтерелеп йөри, дуслары аның өчен җан атып тора.

– Мин аның күршесе, ялгыз хатын. Газым бетсә дә, кышын суым катса да аңа керәм. Рәхим-шәфкатьле кеше ул. Зиратны, мәчетне карап тора, – ди күршесе Гөлфия апа. – Бер миңа гына түгел, ярдәм сорап килгән һәр кешегә булышырга әзер.

Дамирның шигырьләр язуы, аларның газета-журналлар битләрендә урын алуы турында беләбез. Күптән түгел шигырьләр җыентыгы да басылып чыкты. Каян шундый матур шигырьләр иҗат итәргә илһам ала дисәк, безгә мәгълүм булмаган шөгыльләре дә бар икән бит аның. Бала вакыттан балык тотарга йөри.

– Балык тоту ялкаулар эше, дию белән килешмим. Ялкау кеше көне буе көтеп утыра алмый. Кайчак бер балыксыз кайтасың. Шунда башка шигырь юллары килә. Икенче шөгылем – аучылык. Аннан җиләк, гөмбә җыям, үзем өчен умартачылык белән шөгыльләнәм, – диде.

Табигать икән Дамирның илһам чыганагы. Юкка гына шигырьләре җырга салынган кебек матур чыкмый.

Менә шундый ир солтаннары белән таныштык без Түбән Атыда. Алар барысы да бу исемгә лаек.

Гөлсинә Зәкиева   Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2018/01/26/atyi-yaklaryinda-chyin-ir-soltannaryi-yashi-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение