События

Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр 31.01.2018

Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр

27 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, 1995 елда туган Артур Тумаковның «Арск. Новые подробности, факты и открытия» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. 

Тарих белән егет 13 яшендә үк кызыксына башлый. «Кечкенә чагымда ук, туган өйемнән каядыр ераккарак китсәк, әти белән әнине, «Бу йортны кем төзегән, кайчан төзелгән ул, монда кемнәр яшәгән?» кебек сораулар белән йөдәтеп бетерә идем. Үсә төшкән әти белән чит шәһәрләргә йөри башладым. Эзләнүдән язылган язмаларым күбәйгәч, аны кайдадыр саклау. халыкка җиткерү максатыннан, китап итеп чыгарырга ниятләдем», — ди юрист белгечлеге алучы автор. Китапка фотосурәтләр төшерүдә, эзләнүләрдә Артурның дусты Булат Гыйниятов ярдәм иткән.Кичәдә ул да бар иде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов егетләргә уңышлар теләде, Арчабыз турында яңа мәгълүмат туплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.





http://arskmedia.ru/2018/01/27/archada-artur-tumakovnyi-kitabyin-takdir-ittelar-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение