События

Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде 24.10.2015

Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде

Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде. Балалар мәйданчыгы куелганнан бирле анда балаларның күңелле тавышлары тынмый. Төрле чаралар үткәрү өчен дә уңай урын булды ул.

Кичә бирегә “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар җыелды. Аларны анда Арча педагогика көллиятенең 2Б курсы студентлары Гөлүсә Шәмсевәлиева, Гөлинә Гыймранова, Айнур Минһаҗев, Алия Шәрәпова каршы алды.

– Безгә балалар белән эшләү бик ошый. Бу без оештырган беренче чара һәм аңа яратып әзерләндек, – диделәр булачак башлангыч сыйныфлар укытучылары бертавыштан.

Алар балаларга төрле уеннар әзерләп алып килгән. Малайлар һәм кызлар ике командага бүленеп, шарлар, туплар белән уйнадылар, рәхәтләнеп йөгерделәр дә, үзара узыштылар да. Бу минутларда парк балаларның шатлыклы көлү авазларыннан гөр килеп торды. Алар белән килгән әти–әниләре балалары өчен сөенеп туя алмадылар, шундый матур чара оештырган өчен студентларга рәхмәт белдерделәр.

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение