События

Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде 02.02.2018

Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде

Арча педагогика көллиятендә III Халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.

– Бу чараны без ел да үткәрәбез. Педагоглар өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданчыгы ул. Ә толерантлык бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова конференциянең пленар утырышында. – Җиде илдән (Россия – Татарстан, Башкортстан Республикалары), Таҗикстан, Казахстан, Америка Кушма Штатлары, Куба, Кытай, Иран) 500 заявка килде. 16 секция эшләячәк.

– Катнашучыларның географиясе киң. Толерантлык мәсьәләсе каралуы зур мәгънәгә ия. Чөнки мәгарифнең кайсы гына өлкәсен алма, ул иң актуаль проблемаларның берсе булып тора, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов.

Арча педагогика көллиятендә, мәсәлән, 21 районнан килгән студентлар укый. Араларында төрле милләт вәкилләре, мигрантлар да бар.

– Һәр халык үз мәдәнияты, мәгарифе, традицияләре белән горурлана. Аларның һәрберсендә кабатланмас үзенчәлек бар. Һәм ул шуның белән югары бәяләнә дә, – диде үзенең чыгышында Гөлнара Гарипова.

Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтытың кафедра мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, Америка Кушма Штатларының Феррис исемендәге Дәүләт университеты өлкән укытучысы Лилия Касерта, Казан федераль университетның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты кафедра бүлеге Мәстурә Әхмәдова, Казан федераль университет магистранты Халинуэр Нуэрсятиның һәм башкаларның чыгышлары бик кызыклы булды.

Кытайдан килгән бездә укыган Халинуэрның “Уйгур телендә бизәнү әйберләре атамалары” турындагы чыгышы кызыксыну уятса, чип–чиста татар телендә сөйләве сокландырды. Бу хакта үзеннән сорагач:

– Мин татар (әтисе уйгур, әнисе татар) бит. Ничек инде үз телемне белмим? Халинуэр татарча Миннур дигәнне аңлата. Нуэрсяти әтиемнең исеме. Бездә фамилия юк, – дип аңлатып китте.

Ә Мичиган штатыннан килгән Лилия Касерта осталык классы да күрсәтте. Җиде минут эчендә спагеттидан (озын токмач) башня төзергә, башына зефир куярга кушты.

– Күрсәткеч түгел, эшнең барышы мөһим. Бүген барып чыкмады, иртәгә килеп чыгар. Хаталардан нәтиҗә ясала, – диде Лилия Касерта.

Ул Арча педагогика көллияте студентларын ике атнага Америкага чакырды. Халыкара практика турында Арча педагогика көллияте белән Феррис исемендәге Дәүләт университеты арасында килешү дә төзелде. Аңа Гөлнара Гарипова һәм Лилия Феррис кул куйды.

Конференция эше секцияләрдә дәвам итте.

Гөлсинә Зәкиева    Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2018/01/30/archada-uku-yortlaryi-arasyinda-kilesh-t-zelde/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение