События

Киләчәк бүгенге студентлар кулында 07.02.2018

Киләчәк бүгенге студентлар кулында

Соңгы елларда районда яшьләргә эшләү, ял итү, күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен яңа объектлар калкып чыга, төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырыла. Яшьләр тәкъдим иткән идеяләргә дә игътибар бирелә.

Алай гына да түгел, районыбыз яшьләре фикерләрен ишетү, шулар буенча фикер алышу, тормышта куллану юлларын эзләү, киңәшләр бирү, бергәләп проектлар төзү өчен очрашулар да оештырыла. Шуларның берсе – төрле уку йортларында белем алучы безнең район студентлары белән очрашу. Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә үткән “Безнең киләчәк” студентлар форумы да шундый чараларның берсе.

– Мин үзем Яшел Үзән районыннан, әмма мине анда бер дә чакырганнары юк. Сездә шундый чара булуы үзе үк яхшы, – диде Казан ачык талантлар университеты директоры Айдар Акмалов. – Яшерен сер түгел, проблемаларны сездән башка да чишә алалар, әмма сезнең фикер белән кызыксыналар, сездән идеяләр көтәләр. Бүген хакимиятнең бөтен җитәкчеләре диярлек сезнең каршыда.

Студентлар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәтханов, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, башкарма комитетның инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин, мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм башкалар чыгыш ясады.

– Шәһәрне төзекләндерү, уңайлы мохит тудыру буенча бурычлар һәм проблемалар күп. Казансу паркының өченче чиратын эшлисе, Зур урамны (шәһәр үзәгеннән алып бишенче гимназиягә кадәр) ял итү урыннары белән парк кебек  ясау буенча сезнең фикерләрне дә ишетәсе килә, – диде Рөстәм Хәбибуллин.

Ильяс Габделгазизов массакүләм чараларны популярлаштыру, яшьләрне генә түгел, өлкән буын вәкилләрен дә спортка тарту, Рамил Мөхетдинов авыл җирлекләрендә мәдәният учреждениеләрен җанландыру буенча яңа фикерләргә өметләнүләрен белдерделәр. Авылда һәм шәһәрдә балалар бер үк дәрәҗәдә белем алсын өчен нишләргә? Алмаз Ибраһимов уртага салып сөйләшергә шушы сорауны куйды.

Бу юлы да студентлар төркемнәргә бүленеп проектлар эшләде.Төзелеш юнәлешен дә алдылар, мәдәният, мәгариф өлкәсе белән дә кызыксындылар, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә кызыксындырды, инженерлык иҗаты буенча да проектка алындылар, спорт  чаралары оештыру да читтә калмады. Һәр төркемдәге студентлар бирелеп, кайбер урыннарда бәхәсләшеп, киңәшләшеп үз идеяләрен, фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан барысы бергә җыелып, район башлыгы Илшат Нуриев һәм район җитәкчеләре каршында проектларны тәкъдир иттеләр.

Бер төркем авылларда кооператив төзү,  анда эшләү, җитештерелгән продукцияне сату буенча проект төзегән, аның уңай, тискәре якларын да искә алган. Икенчеләре Казансу паркын кафе, ачык һавадагы кинотеатр, көлке бүлмәсе һәм башкалар белән тулыландыру турында үз фикерләрен җиткерделәр. Ә менә Зур урамны Мәскәү Арбаты яки Казан Бауманы кебек күрүне алар ничектер күз алдына китерә алмаган.

Кырлай марафонының үзенчәлекле вариантын да тәкъдим иттеләр студентлар. Алар фикеренчә, яшьләр генә түгел, өлкәннәр өчен дә ул кызыклы булачак. Мәдәният, бу өлкәгә халыкны тарту буенча да сүз булды. Тик гомуми сүзләр белән генә чикләнеп калдылар, ниндидер яңалык ишетелмәде. Мәгариф буенча “Үсеш” проектын, үзенчәлекле сайт тәкъдим иттеләр.Укучылар шушы сайтка кереп, кирәкле фән укытучысын сайлап алалар. Ахырдан онлайн-видео дәрестә шөгыльләнәчәкләр. Студентлар бу ысулның укучы өчен дә, укытучы өчен дә файдалы якларын санап күрсәттеләр.

– Ни өчен яшьләр авылдан китә? Форумның төп темасы да шушы. Беренчедән, авылга кайтканга карап, яшь белгечләрнең фикерләрен исәпкә алмыйлар. Хезмәт хакы да зур роль уйный. Авылда сезонлы эш. Кыш буе нишләргә? Бәлки, вакытлыча барып эшләргә вахта методы кертергәдер?

Төрле фикерләр яңгырады ул көнне. Район башлыгына да сораулар яуды. Ул һәрберсенә тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирде.

– Күптән түгел Липецк өлкәсендә булып кайттык. Анда һәр авыл җирлегендә кооперативлар төзелгән. Без дә шул хакта уйлыйбыз. Авылларда белгечләргә йорт салырга, Арчада 18 фатирлы йорт төзергә планлаштырабыз. Акчалата ярдәм бирелә. Социаль объектлар төзелә. Сезнең сорауларыгыз, идеяләрегез, фикерләрегез безнең өчен бик кызыклы. Без аларны да исәпкә алачакбыз, – диде Илшат Нуриев. – Шуны исегездән чыгармагыз, киләчәк – сезнең кулда.

Гөлсинә Зәкиева   Автор фотолары







http://arskmedia.ru/2018/02/06/kilachak-b-genge-studentlar-kulyinda/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение