События

Меңе белән әйләнеп кайтыр 26.10.2015

Меңе белән әйләнеп кайтыр

Беркөн редакциягә Яңа Кырлайдан Зәйтүнә Гарипова шалтыратты. – Узган якшәмбедә безнең Яңа Кырлай мәчетендә зур бәйрәм булды. Аны Казанда яшәүче авылдашыбыз, эшмәкәр Камил Насретдинов ярдәме белән оештырдык, – диде ул.

Без, журналист халкы, ишеткән хәбәрнең төбенә төшкәнче белешмичә туктамыйбыз бит. Бу юлы да Зәйтүнә апа белән сөйләшә торгач, күп нәрсәләр ачыкланды.

Яңа Кырлай мәчетендә шундый бәйрәмнәрнең берсендә булганым бар иде инде. Аңа бөтен авыллары белән әзерләнәләр, дисәң дә ялгыш булмастыр. Шул көннән күңелдә биредә бердәм халык яши икән, дигән фикер калды. Бу юлы шуңа тәмам инандым.

– Яңа Кырлай мәктәбенең данлыклы, олы ихтирамга лаек ветеран укытучысы Рәйсә Насретдинованың улы ул Камил. Рәйсә апа күптән вафат, әмма аңа булган хөрмәтне хәзер балалары аклый, әти-әниләре исеменә тап төшермичә, авыл халкы тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яши, – ди Зәйтүнә Гарипова. – Арча педагогика көллиятендә белем бирүче кызлары Наилә Галимуллина белән авыл халкы очрашып, аралашып йөри. Ә менә Камил турында бик белеп бетерми идек. Хәзер ул үзенең изге эшләре белән олы ихтирам яулады.

100 еллык тарихы булган Яңа Кырлай мәчетенең коймаларын буяткан шәхси эшмәкәр. Дөресрәге, буяулар кайтарткан. Ә булган әйбер белән ни эшләргә дә мөмкин. Мәктәпнең югары сыйныф укучылары ялт иттереп буяп та куйганнар.

– Мәдрәсәгә укырга килгән балаларга чәй куеп эчертәм мин. Мәчетнең үзендә булмагач, балалар суны күршеләрдән ташыйлар иде. Бер кайтканында Камил шуны күреп алган. Рамазан аенда кайтып, кое да казытып куйды. Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәте төшсен аңа, – ди Зәйтүнә апа. – Аннан инде авыл зираты коймасына тотынды. Бик ямьсезләнгән иде. Өч яктан да профнастил коймалар белән әйләндереп алдырды.

Казанда эретеп ябыштыручы булып эшләүче Яңа Кырлай егетләрен дә ярдәмгә кайтара Камил Насретдинов. Авыл халкы да бердәм булып өмәгә чыга.

– Белдерүләр язып элдек. 70ләп кеше җыелды. Хатын-кызлар тимер баганаларны буяса, ирләр койма корды, – ди Зәйтүнә Гарипова. – Шунда Камил: “Шушы эшкә көчләре кергән кешеләргә урамда пылау пешереп бәйрәм үткәрәм”, – диде. Һәм сүзендә торды. Табын әзерләү өчен бөтен әйберләрен кайтартуны да үз өстенә алды. Узган якшәмбедә мәчеттә шул бәйрәм үткәрелде дә инде.

Мәхәллә халкы исеменнән Вазыйх хәзрәт Камил Насретдиновка рәхмәт хаты һәм бүләккә электрон Коръән тапшырган. Икенче көнне Зәйтүнә абыстай быел беренче тапкыр мәчеткә килгән укучыларына да чәй өстәле әзерләп сыйларга онытмаган.

– Мин сеңлем Ләйлә Галина белән (ул 20нче Казан шәһәр поликлиникасында баш табиб ярдәмчесе) туган нигеземә даими кайтып торам. Зират коймасын үткән саен карап йөрдем. Яңартырга кирәк, дигән уй һич башымнан чыкмады. Ниһаять, хыялым тормышка ашты, – ди Камил Насретдинов. – Киләчәктә дә туган авылым белән элемтәне өзмичә, авылдашларыма изгелек эшләп торырга язсын.

Ә изгелек, Камил әфәнде, җирдә ятмый. Ул сезгә кешеләрнең рәхмәте аша меңе белән әйләнеп кайтачак.

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение