События

Гыйнварда терлекчелек буенча «Сафиуллин А.В.» хуҗалыгы җиңүче 12.02.2018

Гыйнварда терлекчелек буенча «Сафиуллин А.В.» хуҗалыгы җиңүче

10 нчы февральдә район башлыгы катнашында үткән киңәшмәдә  гыйнвар аена терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясалды. Гомумән алганда, ел башын уңышлы дип санарга мөмкин. Сөт һәм ит җитештерүдә узган елның шул чоры белән чагыштырганда бераз алга китеш бар. Әмма 2018 елга  үзләре килешеп алган йөкләмәләрне үтәп җиткермәүчеләр дә шактый әле. Бигрәк тә, «Тукай» ширкәте нык артка чиккән.Район авыл хуҗалыгы һәм идарәсе белгечләренә Илшат Габделфәртович  «кызыл» зонага кергән һәм районны артка сөйрәүче мондый хуҗалыкларның эшчәнлегенә аерым анализ ясарга, кимчелекләрне бетерү юлларын табарга кушты.

Узган айда бөтен күрсәткечләр буенча диярлек «Сафиуллин А. В.» крестьян -фермер хуҗалыгы (Күлтәс) беренчелекне яулады. Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен бу хуҗалык җитәкчесе Раиф Зәйниев  һәм ферма мөдире Наҗия Галәветдинова диплом һәм күчмә кубоклар белән бүләкләнде.



http://arskmedia.ru/2018/02/11/gyiynvarda-terlekchelek-buencha-safiullin-a-v-hu-alyigyi-i-che/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение