События

Кытай татары Арча төбәгендә туганнарын эзли 07.08.2015

Кытай татары Арча төбәгендә туганнарын эзли

Арча педагогика көллиятендә “Безнең мирас” журналы хезмәткәрләре кунакта булды. Баш мөхәррир, шагыйрь, прозаик Ләбиб Лерон, мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марат Закир, яшь шагыйрь, «Ак бүре” операсы авторы Рүзәл Мөхәммәтшин журнал турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Кунаклар арасында әлеге журналга нигез салучыларның берсе, аның иң беренче номерын чыгарган “Безнең мирасның” тарих, педагогика, дин бүлеге мөдире, Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин да бар иде.

Арча педагогика көллияте студентлары арасында да искиткеч матур шигырьләр иҗат итүчеләр бар. Райондагы Гариф Ахунов исемендәге премия ияләре Гөлзилә Гафурова һәм Гөлүсә Мөхәммәтҗанова кунакларга җавап итеп, үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Ә иң кызыгы — очрашуда Кытайдан килгән милләттәшебез Гыйззәтулла Хәсән белән аралашу булды.

Журнал редакциясе Германия, Төркия татарлары, татар телен белгән немец галимнәре белән дә очрашулар оештыра икән. Ә югары уку йортында кытай теле һәм әдәбияты укытучысы, мөгаллим, шагыйрь, тәрҗемәче, Кытайда депутат Гыйззәтулла Хәсән элек-электән Татарстан, Казан белән тыгыз элемтәдә торган. Бу юлы туган төбәгендә дә булырга карар кылган. Әйе, Арча ягы–аның туган төбәге булып чыкты.

— Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, — диде ул. — Шуңа биредә булуыма мин бик шатмын.

Гыйззәтулла Хәсән шигырьләр яза, тальянда уйный, бик матур җырлый. Бу көнне дә ул үзе язган шигырен укыды, Тукайның “Туган тел”ен кытай телендә сөйләде, сүзләрен һәм көен үзе иҗат иткән җырын тальянда уйнап башкарды. Буш кул белән дә кайтмаган иде. “Әлифба” музеена истәлек итеп уйгур әлифбасын тапшырды.

— Кытайда 56 милләт вәкиле яши. Мөселманнар бик күп. Хәтта кытайлыларның да кайберләре мөселман динен кабул иткән. Мин яшәгән Голҗа шәһәрендә 86 мәчет бар. Бездә татарлар иң зыя- лы кешеләр санала. Алар я укытучылар, я табиблар, я эшмәкәрләр. Без аларның уңганлыклары, тырышлык- лары белән аерылып торуларын күреп горурланабыз. Аннан хөкүмәт тарафыннан да мөселманнарга карата мөнәсәбәт яхшы. Кытай хатын-кызларына бер бала табарга рөхсәт ителсә, мөселманнарга 3не тудырырга ярый. Минем дә 3 улым бар, — диде ул. — Тагын Кытайда 1936 елда салынган татар мәктәбе (хәзер музей), татар каберлеге бар. 5 имән агачы утыртылган булган, алар да әле үсә.

Гыйззәтулла Хәсән Татарстанга килеп, 2002 елдан бирле әти-әнисенең туган авылын эзли. Хатыны Хәлимә ханым Башкортстан ягыннан, Бакалы районыннан. Аның туганнары табылган. Ә менә үзенекеләрнең эзенә әле дә төшә алмый.

— Минем әти-әнием кимсетүләргә түзә алмыйча, 1916 елда Кытайга килеп урнашкан. Гомер буе Татарстаным, Казаным, Арчам, дип яшәделәр. Аларның Арча төбәгеннән булуларын беләм, тик кайсы авылдан икәне мәгьлүм түгел, — диде Гыйззәтулла әфәнде.

Бәлкем, берәрегез үз авылларыннан Кытайга чыгып китүчеләрне хәтерлидер? Фамилияләре Хәсәнов, әнисе Сәрвәр, әтисе Әнвәр исемле. Белсәгез, редакциягә хәбәр итегез. Әйдәгез, милләттәшебезгә туганнарын табарга булышыйк.

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение