События

Арча көрәшчеләре – дүртенче 27.10.2015

Арча көрәшчеләре – дүртенче

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призына үткәрелгән авыл батырлары бәйгесе тәмамланды. Бу ярышлар быел егерменче тапкыр оештырылган. Анда 55 командадан 355 көрәшче чыгыш ясаган. Иң сөенечлесе–безнең арчалылар дүртенче урынны яулады. Узган ел безнекеләр бишенче булган. Димәк, мондый адымнар белән алга барганда, иң югары баскычка күтәрелергә дә күп калмаган.

– Районда оештырылган милли көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алиев белән тренер Фәнис Зарипов җитәкчелегендәге команда составына Сабантуйларда җиңүләр яулап килгән батырларыбыз Иске Чуриледән Рамил Хәсәнов, Наласадан Дамир Әһлиуллин, Күпербаштан Илшат Һидиятов, Арчадан Илһам Касыймов, Илнур Зәйнуллин, Яңа Кишеттән Альберт Ситдыйков, Түбән Мәтәскәдән Фаил Рәхимов бар. Иң зур уңышка ирешкәннәре– Фаил Рәхимов белән Илшат Идиятов, алар үзләре генә дә дүртенче урыннарны алдылар, – ди районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. – Район башлыгы Илшат Нуриев уңышлары өчен көрәшчеләргә премия тапшырды.

Безнең егетләрне дөньякүләм ярышларга алып чыга һәм таныта алырлык билбау көрәше буенча Татарстан республикасы беренчелеге дә икенче елга Арчада үтәчәк.

– Үзебезгә дә әлеге ярышларда катнашырга туры киләчәк. Ә бездә спортның бу төре җәелдерелмәгән. Шуңа әлеге көрәшче егетләребезне билбау көрәшенә дә өйрәтәчәкбез, – ди Зиннур Сәгыйтов.

Безнең егетләр сыната торганнардан түгел. Димәк, җиңүләр алда әле. Уңышлар сезгә, көрәшчеләребез.

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение